Әминә Сафиуллина

Әминә Сафиуллина, Әминә Кәрим кызы Сафиуллина (22 июнь 1925 ел, ТАССР, Биектау районы, Ямаширмә авылы — 16 гыйнвар 2015, Казан) — Татарстан телевидениесенең беренче дикторы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Әминә Сафиуллина
Туган телдә исем Сафиуллина Әминә Кәрим кызы
Туган 22 июнь 1925(1925-06-22)
ТАССР, Биектау районы, Ямаширмә
Үлгән 16 гыйнвар 2015(2015-01-16)[1] (89 яшь)
Казан, Россия[1]
Яшәгән урын Шамил Усманов урамы[2]
Милләт татар
Һөнәре диктор
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре
Сайт https://aminatv.ru/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 22 июнендә ТАССРның Биектау районы Ямаширмә авылында туа. 16 яшендә Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән Калинин исемендәге хәрби заводта эшли башлый. Анда 1941 елдан алып 1945 елга кадәр эшләгән. Шуның өчен «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Казан театр училищесын тәмамлый һәм татар радиокомитетына эшкә чакырыла. 1949—1959 елларда радио дикторы булып эшли һәм популяр дикторларның берсе була.

1959 елда радио иҗат эшчеләренең инициатив төркеме арасында Казан телевидениесе студиясен ачуга әзерлек эшләре алып барыла. Телевидениегә нигез салучылар белән бер рәттә була.

1959 елның ноябрендә Татарстан телевидениесен ачу тантанасында алып баручыларның берсе була. Соңрак күп еллар дәвамында телевизион алып баручы була. 1961 елда Әминә Кәрим кызына югары категорияле диктор квалификациясе бирелә. Ә 1964 елда «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

1966 елда ТВ студиясенең сәнгать программалары баш редакторы вазыйфасына тәкъдим ителә.

1993—2000 елларда — Татарстан Республикасының татар музыка гимназиясендә укытучы. Үзе төзегән программа белән 7 ел балаларга Әдәплелек дәресләре укыта (Этика дәресләре).

Җәмәгать тормышы үзгәртү

Иҗади эшчәнлек белән беррәттән җәмәгать тормышыннан да читтә калмый. М. Җәлил исемендәге Ленин Комсомолы премияләре буенча республика комиссиясе әгъзасы була, ТВ һәм радио буенча Дәүләт комитеты коллегиясе әгъзасы, ТВ студиясенең сәнгать советының алыштыргысыз әгъзасы, 15 елдан артык партбюро секретаре урынбасары була, студиянең җирле комитеты рәисе итеп сайлана.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү