Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты


Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты (1996 елдан алып) — татар халкы тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән ТР ФАсе каршындагы фәнни оешма. Татар тарихына багышланган күптомлы энциклопедияләр һәм башка фәнни хезмәтләр булдыру институтның төп вазифалары булып тора.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Нигезләнү датасы 14 июнь 1996
Логотип
Сурәт
Кыскача исем Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ һәм ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. тарих институты
Эшчәнлек өлкәсе тарих
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Урам Батурин урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Бәйле оешмалар Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге
Штаб-фатирының урнашуы Вахитов районы, Казан, Россия
Адрес 420111, г. Казань, ул. Батурина, 7
Почта индексы 420111
E-mail mailto:history@tataroved.ru
Рәсми веб-сайт татаровед.рф
Карта
 Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Викиҗыентыкта

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Җитәкчеләр
Директор

Радик Салихов[1]

Фәнни җитәкче

Рафаил Хәким

Статус

үзгәртү

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.11.2023 № 1432 карары белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең аерым структура бүлекчәсе итеп үзгәртелә[2][3].

Институт тарихы Тел, әдәбият һәм тарих институтының 1939 елда оешуыннан башлана[4]. 1939-1996 елларда институт тарих бүлеге дәрәҗәсендә генә хезмәтен алып бара, ә 1996 елның 14 июнендә ТР Президентының №VII-354 боерыгы буенча, ТР ФА каршында аерым институт буларак оеша[4][5].

1997 елның 17 февралендә ТР Министрлар кабинеты карары чыгу белән институт белән бәйле юридик сораулар чишелә, ул гамәлгә куела һәм аның җитәкчесе буларак Рафаил Хәким билгеләнә[4]. 2002 елның 19 февралендә институтка мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә[6]. 2014 елдан институт оештыручы вазифасы Татарстанның мәгариф министрлыгына, фәнни-методик җитәкчелеге ТР Фәннәр Академиясенә йөкләнә[4].

2014 елда институт Россия ислам университетын һәм Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасын булдыруга зур өлеш кертә[7]. Шул ук елда институттан археология бүлеге аерыла һәм А.Х.Халиков исемендәге Археология институт барлыкка килә[8]. 2014 елдан институт ТӘһСИ белән берлектә Болгар шәһәрендә Төрки-татар язуы музеен төзүгә зур элеш кертеп бара[9]. 2014 елда Тарих институтының фәнни үзәге Бакчасарай шәһәрендә ачыла[10]. Кырым татар халкы мирасын өйрәнү һәм саклау үзәкнең төп вазифасы булып тора. 2015 елда институтның Л.Н. Гумилев исемендәге Төньяк-көнбатыш фәнни үзәге Петербург шәһәрендә дә ачыла[11].

2016 елда җидетомлык "Татар тарихы" җыентыгын 2002-2013 елларда нәшер итү өчен институт хезмәткәрләре ТРның фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар[12]. 2020 елның 20 февралендә институт архивына Япониянең Кобе шәһәрендә гомер иткән татар вәкилләренең документлары тапшырыла[13].

 
ТР Фәннәр академиясенең туграсы

2020 елның маенда институтны Татарстан фәннәр академиясенә кайтарып, Альфред Халиков исемендәге Археология институты кул астына күчерү турында ТР президенты карары кабул ителгән[14]. Институт галимнәре һәм хезмәткәрләре Татарстан президентына ачык хат белән чыккан[15]. Институтны ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә ябу аеруча мыскыл итү буларак бәяләнә, диелә ачык хатта.

Тасвирлама

үзгәртү
 
Тарих институты бинасы

Татар тарихы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бару һәм тарих өлкәсендә белгечләр әзерләү институтның беренче көненнән үк төп максатлары булып тора[4]. Институт татар тарихын өйрәнү эшен Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши, Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин һ.б. галимнәр нигезләгән юнәлештә алып бара.

Бүгенге көндә институтта 40 фәннәр кандидаты һәм 10 фәннәр докторы хезмәт итә[6]. Институтның төзелеше түбәндә китерелгән бүлекләрдән гыйбарәт[16]:

Институт журналлары

үзгәртү

Төп фәнни хезмәтләр

үзгәртү
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т. I: Народы степной Евразии в древности. — Казань: Изд-во «Рухият». 2002. — 552 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: II. Волжская Булгария и Великая Степь. — Казань: Изд-во «РухИЛ», 2006. — 960 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII — середина XV в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2009. — 1056 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: IV. Татарские государства XV—XVIII вв. — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1080 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: V. Татарский народ в составе Российского государства (вторая половина XVI—XVIII вв.). — Казань: Институт истории АН РТ, 2014. — 1032 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VI. Формирование татарской нации. XIX — начало XX в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1172 с.
  • История татар с древнейших времён: В 7 т. — Т: VII. Татары и Татарстан в XX — начале XXI в. — Казань: Институт истории АН РТ, 2013. — 1008 с.

Танылган хезмәткәрләре

үзгәртү
  • ...
башлау тәмамлау исем туу датасы туу урыны әлма-матер медиа үлем датасы
1998 2012 Рамил Хәйретдинев 1964-06-16 Буа районы Казан (Идел буе) федераль университеты Ramil Khairutdinov
1996 2017 Дамир Исхаков 1951-12-11
1952
Шәмәрдән Казан (Идел буе) федераль университеты
РФА антропология һәм этнология институты
Damir Iskhakov
2004 Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова 1952-01-02 Казан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Guzel Valeeva-Suleymanova
2007 2016 Геннадий Макаров 1952-03-21 Әлмәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Gennady Mikhaylovich Makarov
1997 Радик Салихов 1965-04-10 Мамадыш районы Казан (Идел буе) федераль университеты Radik Salihov
2002 Марат Гыйбатдинов 1974-10-05 Казан
2014 Андрей Непомнящий 1969-03-24 Бабруйск Таврия милли университеты
2010 Бәхтияр Измайлов 1983-05-24 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты Bakhtiar Izmaylov
2006 2014 Искәндәр Измайлов 1960-12-12 Seymchan Казан (Идел буе) федераль университеты Iskander Izmaylov
1996 Әлфия Галләмова 1955-11-09 Дәтково Казан (Идел буе) федераль университеты Alfiya Gallyamova
1997 2012 Пётр Старостин 1936-07-24 Пӱнчэҥер (Марий Тӱрек кундем) Мари дәүләт педагогия университеты 2012-07-03
1997 Рөстәм Габәшев 1941-05-10 Уфа Казан (Идел буе) федераль университеты 2010-01-02
No/unknown value 2006-10-16 Фәридә Гаффарова 1951 Казан (Идел буе) федераль университеты 2006-10-16
Луиза Фәсхетдинова 1968-12-31 Казан Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Казан (Идел буе) федераль университеты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Институт истории им. Марджани возглавил Радик Салихов. БИЗНЕС Online, 9.06.2020
  2. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О реорганизации научных учреждений Республики Татарстан»(үле сылтама)
  3. Татарстанда берничә фәнни оешманы Фәннәр академиясенә кушалар. Татар-информ, 14.11.2023
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Устав ГБУ "Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ" татаровед.рф
  5. Институт истории имени Шигабутдина Марджани millattashlar.ru
  6. 6,0 6,1 Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
  7. Какие задачи стоят перед Российским исламским институтом сегодня? business-gazeta.ru
  8. Отдел средневековой археологии archtat.ru
  9. Отчёты институтов, центров и отделений Академии наук Республики Татарстан за 2015 год. — Казань: АН РТ, 2015. — 83 с.
  10. Мирхәев Р.Ф. Г. Тукай әсәрләренең теле хакында ft.antat.ru
  11. Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф
  12. Татар тарихы — 7 томда tatar-congress.org
  13. 2020 елның 20 февралендә Татартан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитетына Япониянең Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең документларын тапшырды 2021 елның 29 апрель көнендә архивланган. ga.tatarstan.ru
  14. Рафаил Хәкимов Тарих институтының ябылуы турында хәбәр итте. Азатлык радиосы, 27.05.2020
  15. Тарих институты галимнәре Миңнехановтан институтны саклап калуны сорый. Азатлык радиосы, 30.05.2020
  16. Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан татаровед.рф

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай да карагыз

үзгәртү