Золотоордынское обозрение

Золотоордынское обозрение (тат. Алтын Урда күзәтүе; ингл. Golden Horde review) ― фәнни журнал, Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихына багышланган халыкара рецензияләнә торган гыйльми басма.

«Золотоордынское обозрение»
«Золотоордынское обозрение ― Golden Horde review»
Tөр

фәнни, тарихи журнал

Формат

70×108 1/16 офсет


Гамәлгә куючы

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты»

Нәшер итүче

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты»

Баш мөхәррир

Илнур Миргалиев

Нигезләнде

2013

Тел

рус, ингл

Бәясе

ирекле

Төп офис

420111, РФ, ТР, Казан, Батурин урамы, 7А, 2нчы кат.

Тиражы

1000 (июль, 2013)


язылу индексы

П7934

Веб-сайт: Золотоордынское обозрение

Журналның төп бурычы ― координация һәм төрки-татар тарихы проблемалары буенча фәнни тикшеренүләрне халыкара дәрәҗәдә популярлаштыру. Журнал битләрендә Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнүгә кагылышлы тарихи, историографик һәм чыганаклар характерындагы фәнни басмалар басыла.

Журнал 2013 елдан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының чыгарыла. Журнал рус һәм инглиз телләрендә Россия һәм чит ил авторларының элек басылмаган, оригиналь мәкаләләрен бастыра. «Алтын Урда күзәтүе» шулай ук яңа фәнни басмаларны (монографияләр, академик басмалар) тикшерүгә зур игътибар бирә, ул рецензияләр форматында башкарыла. Барлык публикацияләр рецензияләнә, рус һәм инглиз телләрендә резюме белән тәэмин ителә.

Тарих үзгәртү

 
Золотоордынское обозрение. 2022 г. №4.

Журнал 2013 елның апрелендә нигезләнгән. 2013 елның 9 июлендәге ФС77-54682 номерлы ПИ Массакүләм мәгълүмат чараларны теркәү турында таныклык Роскомнадзор тарафыннан бирелгән[1].

2023 елның 31 октябрендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Золотоордынское обозрение»фәнни журналының 10 еллык юбилеен билгеләп үттеләр[2].

Баш мөхәррирләр үзгәртү

Редакция коллегиясе үзгәртү

Рубрикалар үзгәртү

  • Алтын Урданың элгәрләре;
  • Алтын Урда цивилизациясе һәм Алтын Урдадан соңгы киңлек;
  • Татар ханлыклары тарихы;
  • Чыңгыз дәүләтләре тарихы;
  • Татар тарихы контекстында (XVI-XVII гасыр) Мәскәү дәүләте белән кушылу чорында Идел-Урал, Себер һәм Кара диңгез янындагы далалар;
  • Алтын Урда киңлегеннән читтә татар сәясәтчеләре;
  • Төрки-татар тарихының чыганак белеме һәм татар (Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы) нумизматикасы;
  • Бүгенге дөньяда урта гасыр төрки-татар тарихына тарихи карашлар;
  • Төп фәнни вакыйгалар хроникасы (конференцияләр, басмалар).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Золотоордынское обозрение" сайты, 02.12.2023
  2. "Золотоордынское обозрение" журналының 10 еллыгыннан фоторепортаж. Татар-информ, 02.12.2023