Татар ханлыклары
Татар ханлыклары яки төрки-татар дәүләтләре — XV—XVI гасырларда Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләр:
Шулай ук соңрак барлыкка килгән Касыйм ханлыгы, Курск төмәнлеге һәм Төмән кенәзлеге (бүгенге Мордовиядә урнашкан) татар дәүләтләренә карыйлар, алар 15 гасырда Рус дәүләте бәйлелегенә эләгә инде.
Татар ханлыкларында Алтын Урданың гадәти идарә институтлары сакланган:
- хан диваны,
- идарә-территориаль бүленеше:олыслар, даруглар һ.б.,
- катлаулар бүленеше: әмирләр, бәкләр, морзалар, огланнан, кара халык,
- төп хакимлек итүче нәселләр: Аргын, Барын, Кыпчак, Ширин.
Татар дәүләтләрендә татар халкының төп төркемнәре формалашкан:
- Идел-Урал татарлары (Казан татарлары, мишәр татарлары)
- Әстерхан татарлары
- Себер татарлары
- Кырым татарлары
- Ногай татарлары яки ногайлар
Шулай ук карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- М. Г.Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган.