Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге

фәнни оешма (үзәк)

Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге (рус. Центр изучения истории и культуры татар-кряшен и нагайбаков при Институте истории им. Ш. Марджани АН РТ) — 2010 елда оештырылган, гыйльми-методик һәм координацияләү эшен алып баручы фәнни оешма.

Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге
Адрес:

Россия байрагы Россия Федерациясе, 420111,
Татарстан Республикасы,
Казан шәһәренең
Батурин ур., 7А

Оешма төре:

фәнни оешма

Рәсми теле:

татар теле, рус теле

Җитәкчеләр
2015 елдан мөдир

Радик Равил улы Исхаков

2010-2015 елларда мөдир

Геннадий Михаил улы Макаров

Нигезләү

2010

http://татаровед.рф/departments/5

2010—2015 елларда Үзәкнең җитәкчесе — сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Михаил улы Макаров[1].
2015 елның маеннан Үзәкнең мөдире — тарих фәннәре докторы Радик Равил улы Исхаков.

Тарих үзгәртү

1990 елда керәшен җәмәгатьчелеге тарафыннан «Этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте» төзелә.

2003 елның 11 апрелендә «Бәрмәнчек» ансамбле оештырыла[2].

2007 елда «Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы» төзелә.

2010 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге ачыла. Үзәк 3 фәнни хезмәткәр һәм лаборант штаты белән эшен башлый.

Үзәкне матди-техник чаралар белән тәэмин итүдә «Ак Барс» Холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте (генераль директоры Иван Михаил улы Егоров [3]) ярдәм итә.

Үзәк Татарстандагы һәм РФ төбәкләрендәге төрле фәнни, мәдәни, иҗтимагый оешмалар белән элемтәдә тора.

Үзәкнең эш юнәлешләре үзгәртү

 
Үзәкнең 2010—2015 еллардагы җитәкчесе Г. М. Макаров

Үзәкнең эше керәшеннәр һәм нугайбәкләрнең мәдәни һәм этник тарихын, рухи һәм матди мирасын өйрәнү, саклау һәм куллануга юнәлгән программаларны тәэмин итүгә багышлана. Үзәк – фәнни-методик һәм координацияләү эшен алып бара торган фәнни оешма. Гыйльми кызыксынулар өлкәсе:

  • урта гасыр төрки җәмгыятьләрендә христианлык
  • XVIXX гасыр башында керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте
  • керәшеннәрнең музыкаль сәнгате һәм фольклоры
  • совет чорында (1917—1980 еллар) керәшеннәрнең мәдәни-агарту һәм иҗтимагый хәрәкәте
  • нугайбәкларнең XVIII—XX гасыр башында социаль тарихы

Үзәк гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәрне, төбәк тарихын өйрәнүчеләрне, укытучыларны һәм мәдәният хезмәткәрләрен Идел буе төбәгендә сибелеп яшәүче керәшеннәрнең тарихын өйрәнүгә тарту, керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең этнографик, матди һәм рухи мәдәният үрнәкләрен туплау, тикшерү һәм җәмәгатьчелек игътибарына җиткерү эшләрен оештыру белән шөгыльләнә.

Үзәк планында фәнни хезмәтләр әзерләү, тарих, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият буенча фәнни-популяр һәм уку-укыту өчен китаплар чыгару тора.

Фәнни журнал үзгәртү

Үзәк тарафыннан «Кряшенское историческое обозрение» журналы нәшер ителә. Баш мөхәррир — Радик Равил улы Исхаков. Фәнни журналда керәшеннәрнең (керәшен татарлары) тарихы һәм мәдәнияте, Идел-Урал төбәгендәге конфессияара һәм этникара мөнәсәбәтләр тарихы, шулай ук төрки җәмгыятьләрдә христианлык тарихы буенча гуманитар профильле мәкаләләр басыла[4].

Фәнни проблемалар һәм темалар үзгәртү

  • Керәшеннәр һәм нугайбәкләрнең христианлык һәм төрки-татар мәдәнияте традицияләрен өйрәнү (Казан ханлыгы чоры, Алтын Урда, Идел буе Болгары, Азов-Дунай Болгарстаны дәверләрен кертеп).
  • XX гасыр башында керәшен интеллигенциясе формалашу
  • Керәшеннәр һәм нугайбәкләрнең казакчылык тарихы
  • Керәшеннәрнең китаби телләре формалашу
  • Керәшеннәрнең дини һәм дөньяви мәктәп мәгарифе үсеше
  • Керәшеннәрнең китап бастыру тарихы
  • Керәшеннәрнең гамәли-декоратив сәнгате һ. б.

Эш нәтиҗәсе үзгәртү

  • 2011 елда Татарстан телевидениесеннән кинорежиссер Салават Юзеев әзерләгән «Тавышны тергезү» (Возрождение звука), «Нугайбәкләр юлы» (Путь нагайбаков), «Питрау» документаль фильмнары күрсәтелә.
  • 2014 елда Питрәч, Әлмәт районнарында «Качману», «Җапрак бәйрәме» документаль фильмнары төшерелә.
  • Татарстан милли архивы белән берлектә керәшеннәрнең музыкаль фольклор язмаларын электрон форматка күчерү һәм архив сакланышына күчерү эше алып барыла.
  • Үзәк Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен музыкаль-этнографик материаллар, халык җырлары, биюләре язмалары, эшкәртмәләре белән тәэмин итә.
  • Керәшен җырларын җырлаучы яшь башкаручыларның «Туым җондызы» фестиваль-конкурсын уздыру аша керәшен җырларының абруе, куллану чикләре киңәя [5].
  • Керәшен җырларын, көйләрен башкаручы балалар фестивале өчен балалар җырларлык репертуар булдырыла, яшь буынга халык сәнгатен тапшыру механизмы тергезелә.
  • фәнни хезмәтләр нәшер ителә
  • конференцияләр үткәрелә

Әдәбият үзгәртү

  1. Илдус Заһидуллин. Гомумтатар мәдәнияте өчен мөһим. Геннадий Макаров белән әңгәмә. «Чын мирас», 2012 ел, июль, 38-45нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү