Михеил Саакашвили

(Михаил Саакашвили битеннән юнәлтелде)

Михеил Николозис дзе Саакашвили (гөрҗ. მიხეილ სააკაშვილი, укр. Міхеіл Саакашвілі, рус. Михаил Николозович (вариант: Николаевич) Саакашвили) — грузин чыгышлы Гөрҗистан һәм Украина сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе. "Гөлчәчәк инкыйлабы"ның җитәкчеләренең берсе, аның нәтиҗәсендә Эдуард Шеварднадзе хакимияттән киткән.

Михеил Саакашвили
Одесса өлкәсе хакимияте башлыгы
Вазыйфада
2015 елның 30 мае – 2016 елның 9 ноябре
Гөрҗистан президенты
Вазыйфада
2004 – 2013
Туган 21 декабрь 1967(1967-12-21) (56 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Җефет Сандра Рулофс[d]
Әни Гиули Аласания
Әти Николоз Саакашвили
Белем Школа права Университета Джорджа Вашингтона[d], Колумбия университетының хокук мәктәбе[d], Киев милли университетының халыкара мөнәсәбәтләр институты[d], Страсбур үнивирситите[d], Халыкара хокук академиясе[d], Маями университеты[d], Колумбия үнивирситите, Җорҗ Вашиңтон университеты[d] һәм Европейский университетский институт[d]

2014 елда Гөрҗистан мәхкәмәсе Саакашвилигә каршы берничә җинаять эшен кузгата (шул исәптән акча өскә чыгару, вәкаләттән читкә чыгуга гаепләнә)[1][2], һәм Саакашвили халыкара эзләүгә игълан ителә. Евромәйдан нәтиҗәсендә килгән Украина яңа хакимияте Саакашвилине мәхкәмәгә тапшырырга баш тарта[3].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1967 елның 21 декабрендә Тифлистә туган. Әтисе Николоз Саакашвили (табиб) гаиләсеннән киткәч, әнисе Гиули Аласания һәм үги әтисе Зураб Кометиани белән үскән.

Белеме үзгәртү

  • Тифлистә 51- урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган (1984).
  • Т.Г. Шеченко исемендәге Киев дәүләт университетының халыкара хокук факультетын кызыл дипломга тәмамлаган (1992). Диссидент әдәбиятын тараткан өчен ВЛКСМ сафларыннан чыгарылган (1988).
  • Грант буенча халыкара Страсбург кеше хокуклары институтында укыган.
  • Колумбия университетында (АКШ) хокук магистры дәрәҗәсе ала (1994).
  • Дж. Вашингтон университетында укый.
  • Һаагада халыкара хокук академиясендә укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хакимияткә килү үзгәртү

2003 елда узган сайлаулар нәтиҗәләрен оппозицион фиркәләр танымады һәм гөлчәчәк белән кулларында парламент бинасын басып ала. Ризасызлык нәтиҗәсендә хакимият алыштырыла, Шеварнадзе отставкага китәргә мәҗбүр була. 2004 елда узган президент сайлауларында Саакашвили җиңә.

Низаг һәм сугыш үзгәртү

2008 елның 7 августында солых килешүенә карамастан Гөрҗистан артиллериясе Көньяк Осетия башкаласына туплардан атып һөҗүм итә. Россия гаскәрләре Осетия ватандашларын яклау максатыннан низагка тыгыла, нәтиҗәдә Көньяк Осетияне Гөрҗистан гаскәрләренәән азат ителә, ә соңрак Россия Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген таный.

Гөрҗистанда реформалар үзгәртү

2012 елда Саакашвили фиркасе парламент сайлауларында җиңелә.

2014 елда Саакашвилигә каршы берничә җинаять эше кузгатыла һәм халыкара эзләүгә игълан ителә.

5 көнлек сугыш үзгәртү

Борынгы низаг үзгәртү

Борынгы заманнан осетиннар Кавказ таулары ике ягыннан торган. Сталин идарә иткән вакытта Төньяк Осетия Россиягә, ә Көньяк Осетия Гөрҗистанга тапшырыла, осетин халкы бүленә.

1989 елда Гөрҗистан хакимиятенә Звияд Гамсахурдия җитәкчелегендә милләтчеләр килә һәм гөрҗи теле — бердәнбер дәүләт рәсми теле итеп раслый, осетин теле кысыла башлый. 1989 елда Көньяк Осетия өлкәсе үзен Көньяк Осетия автоном җөмһүрияте итеп игълан итә, Тбилиси бу карарны канунсыз булып таный һәм низаг вакыт-вакыт сугышка әверелә.

Канкойгыч сугыш күп корбаннар белән тик 1992 елда тәмамлана һәм Көньяк Осетия фактик рәвештә Тифлиска буйсынмый башлый.

"Тиз һөҗүм" үзгәртү

М. Саакашвили хакимияттә булган чорда сәяси хата җибәрә: Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге сепаратлык хәрәкәте белән конструктив сөйләшү башламый яки әлеге хәрәкәтне тулысынча бастыра алмый. Шул сәбәпле 2008 елда провокацияләр ясауга һәм 5 көнлек сугыш игълан ителеп, өлешчә танылган Абхазия һәм Көньяк Осетия җөмһүриятләренең барлыкка килүенә юл ача. 5 көнлек сугышта катнашу илнең икътисадын какшата. М. Саакашвили ил икътисадын коллапска җиткерми, ләкин халык ышанычын югалта. Парламент сайлауларында аның Бердәм милли хәрәкәт фиркасе җиңелә, һәм М. Саакашвили президентлыктан китәргә мәҗбүр була.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү