Төп менюны ачу

Светлана Алексиевич

Светлана Алексиевич, Светлана Александровна Алексиевич, (белар. Святлана Аляксандраўна Алексіевічсовет һәм беларус язучысы, журналист, публицист, документаль фильмнар сценарие авторы[2]. Рус телле язучы. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2015) [3]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983).

Светлана Алексиевич
С.А.Алексиевич.jpg
С.А. Алексиевич
Тугач бирелгән исеме: Светлана Александровна Алексиевич
Туу датасы: 31 май 1948(1948-05-31) (71 яшь)
Туу урыны: Украина ССР Ивано-Франковск
Милләт: беларус-украин[1]
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Юнәлеш: нон-фикшн, публицистика
Жанр: документаль роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «У войны не женское лицо» (1983)
Премияләр: Nobel prize medal.svg Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2015)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
«Табуттагы малайлар» китабы

1948 елның 31 маенда Көнбатыш Украинаның Станислав (хәзерге Украинаның Ивано-Франковск) шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган. Гомель өлкәсе Петриков районы Копаткевичи урта мәктәбен (1965), Беларус дәүләт университетының журналистика факультетын (1972) тәмамлаган.

2000 еллар башында Италия, Франция, Алманиядә яши. 2013 елдан янәдән Беларусиядә яши.

Хезмәт юлыҮзгәртү

Мозырь районында тәрбияче, тарих һәм алман теле укыучысы булып эшләгән. БДУны (Минск) тәмамлагач, журналистика эшендә: «Прыпяцкая праўда» (Наровля районы, Гомель өлкәсе), «Маяк коммунизма» (Береза районы, Брест өлкәсе), «Сельская газета» (Минск), «Нёман» журналында (Минск) эшли.

Нобель премиясе лауреатыҮзгәртү

2015 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булды. Нобель комитетының Алексиевич иҗатына биргән тәгъбире: «Прозасының күпаһәңле яңгырашы һәм газап белән батырлыкны мәңгеләштерүе өчен»[4].

Светлана Алексиевичка Нобель премиясен бирү карарын чыгарганда, авторның «Утопия авазлары» (Голоса утопии) китаплар шәкеле күздә тотыла. Бу шәкел үз эченә 4 китапны ала: «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» (У войны не женское лицо) (1985), «Соңгы шаһитлар. Бала тавышы өчен соло» (Последние свидетели. Соло для детского голоса) (1985), «Табуттагы малайлар» (Цинковые мальчики) (1989), «Чернобыль догасы. Киләчәк елъязмасы» (Чернобыльская молитва. Хроника будущего) (1997).

Кызыклы фактҮзгәртү

  Әниеңне сайлап булмагандай, Ватаныңны да сайлый алмыйсың. Ул ничек бар – шундый. Ватаның турында яман сүз сөйлисең, аннан ояласың икән, димәк, синВатаныңның яман улы
 
  • Светлана Алексиевич — 1987 елдан соң Нобель премиясенә лаек булган беренче рус телле язучы[5].
  • Ярты гасырга беренче мәртәбә Нобель премиясе күбрәк документаль әдәбият жанрында иҗат итүчегә бирелде.
  • Светлана Алексиевич йөзендә Нобель премиясе беренче мәртәбә һөнәри журналистка бирелде[6].
  • Премиянең акчалата сәрмаясы — 8 млн швед кронасы (~953 мең $)[7]

ИҗатыҮзгәртү

Светлана Алексиевичның язу стиле ике чиктә — публицистика һәм әдәбият. 3 пьеса авторы.

КитапларыҮзгәртү

Китаплары буенча төшерелгән фильмнарҮзгәртү

 
«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» китабы
  • «Утопия хәрабәләрендә» (На руинах утопии) (1999, Алмания).
  • «Русия. Бәләкәй кеше тарихы» (Россия. История маленького человека) (2000, NHK, Япония, режиссёр Хидея Камакура)[10][11].
  • «Ишек» (Дверь) (Ирландия, 2008), режиссёр Хуанита Уилсон, ингл. Juanita Wilson} — «Чернобыль догасы» (Чернобыльская молитва) китабы буенча кыскаметражлы фильм[12].
  • «Сугыш балалары. Соңгы шаһитлар» (Дети войны. Последние свидетели), документаль фильм, режиссёр Алексей Китайцев, сценарий Людмила Романенко. Студия МБ Групп, Мәскәү, 2009, 45 мин.[13]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Луиза Янсуар. «Куркыныч әдәбият», яки «Утопия авазлары». «Татарстан», 2015 ел. № 11.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү