Рәфис Кашапов

(Рафис Кашапов битеннән юнәлтелде)

Рәфис Рафаил улы Кашапов (1958 елның 2 июле, Азнакай районы, Тымытык авылы) — Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Яр Чаллы бүлекчәсенең рәисе, 2014 елда сәяси чыгышлар өчен кулга алынган, Мемориал хокук яклаучы оешмасы буенча сәяси тоткын[2]. Россия тарихында "сепаратизмга чакыру" өчен беренче хөкем ителгән тоткын[3].

Рәфис Кашапов
Туган телдә исем Рәфис Рафаил улы Кашапов
Туган 2 июль 1958(1958-07-02) (65 яшь)
Татарстан АССР, Азнакай районы, Тымытык авылы
Яшәгән урын Халыклар Дуслыгы проспекты[d], Чаллы[1]
Милләт татар
Һөнәре сәясәтче, язучы

Рәфис Кашапов "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Кайда Россия, шунда яшь һәм үлем", "Украинаны һәм бөтен төрки дөньяны саклыйк", Путинны Гитлер белән чагыштырган мәкаләләрен, Кырымның Россиягә кушылуына каршы язуларын бастырган өчен 2014 елның декабрендә кулга алынган.

Тикшерү юрамасы буенча Кашапов үз язмаларында "Алар/агрессор", "ярымутрауның яңа танылмаган хакимияте", "Россия җәза бирүчеләре", "Владимир Путин", "урыслар" категориясенә карата нәфрәт хисләрен кузгата[4]. Шуның өчен 2015 елның 16 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең мәхкәмәсе Кашаповны өч еллык төрмә җәзасына хөкем итә.

Төрмәдә Кашаповка карата төрле җәберләү чаралары кулланылган дип белдерелә[5].

2016 елның гыйнварында Кашапов Россия мәхкәмәсе карарына Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять җибәрә[6].

"Мемориал" хокук яклаучы оешмасы һәм "Сәяси тоткыннарга теләктәшлек берлеге" Кашаповны сәяси тоткын буларак таныйлар. Россия хөкүмәте яклы матбугатында Кашапов татар милләтчесе дип йөртелә.

2017 елның 27 декабрендә иреккә чыгарыла.[7] 2018 елда Р.Кашапов Бөекбритания хөкүмәтеннән сәяси сыену сораган.[8] Хәзерге вакытта Лондонда яши.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү