Муса Җәлил премиясе
(Муса Җәлил исемендәге премия битеннән юнәлтелде)
Муса Җәлил премиясе (Муса Җәлил исемендәге премия) — Татарстанның Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге. 1968 елда нигезләнгән. Татарстан президенты указы[1] белән 1997 елда яңадан булдырылган. Каһарман татар шагыйре Муса Җәлил исемен йөртә.
Муса Җәлил премиясе | |
Нигезләнү датасы | 14 февраль 1997 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Муса Җәлил |
Дәүләт | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары |
Муса Җәлил премиясе Викиҗыентыкта |
Максаты
үзгәртүТатарстанның интеллектуаль һәм рухи куәтен үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен булдырылган.
Статут
үзгәртү- Татарстанның, Тукай премиясеннән кала, икенче дәрәҗәдәге дәүләт бүләге.
- Татарстан министрлар кабинеты карары белән рәсмиләштерелә.
- 2011 елдан ике елга бер мәртәбә, кагыйдә буларак, 4 премия тапшырыла.
- Лауреатларга исем, диплом, күкрәк тамгасы, акчалата бүләк тапшырыла.
- Акчалата бүләк 1968-2007 елларда 40 МРОТка тиң була, 2007 елдан соң — 100 000 сум, 2015 елда — 200 000 сум (һәрберсе)[2].
Тарих
үзгәртү- 1968 елда Татарстан АССР комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе булдырыла. 1991 елдан соң премияне тапшыру тукталып тора. 1997 елның 14 февраленнән премияне янәдән торгызу турында указга кул куела. 2002 елдан башлап тапшырыла.
- 30 яшькә хәтле шәхесләр (коллективлар) намзәт була ала. Искәрмә буларак, яшьләр өчен иҗат итүче һәм яшьләр белән эшләүче шәхесләрнең яше чикләнми.
1968-1976 елларда 5 номинация булган:
- Композиторлар
- Сынлы сәнгать осталары
- Башкаручылар
- Кинематографлар
- Журналистлар
1976 елда 2 номинация өстәлгән:
- Фән-сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр
- Мәгариф хезмәткәрләре
2024 елда Премия турындагы нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер ул цирк сәнгате, фән, мәгариф, тәрбия һәм яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендәге казанышлар өчен бирелмәячәк[3][4].
М. Җәлил премиясе лауреатлары
үзгәртүТАССР комсомолы премиясе лауреатлары
үзгәртү- 1968 Илдар Юзеев, шагыйрь — «Миләүшә» китабы өчен.
- 1972 Мирсәет Яруллин, композитор.[5]
- 1974 Туфан Миңнуллин, драматург — «татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәте өчен».
- 1974 Вәзил Мәүликов бригадасы, Яр Чаллы шәһәрендә биналарны тиз һәм сыйфатлы итеп корган өчен.
- 1978 Фәнис Яруллин, язучы — «Сулыш», «Аерылмас дус» китаплары өчен[6].
- 1978 Наил Дунаев, Камал театры артисты.
- 1982 Разил Вәлиев, язучы — «Яшисе килә» китабы өчен.
- 1982 Роберт Миңнуллин, шагыйрь — «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) китаплары өчен.
- 1985 Әнвәр Хуҗиәхмәтов, галим — «авыл мәктәбе укучыларын һөнәргә өйрәтү системасын булдырган өчен».[7]
- 1987 А. Алиш исемендәге Казан балалар иҗаты шәһәр үзәге балалар хоры (җитәкче Владислав Лукьянов, КДК профессоры).[8]
- 1987 Альберт Әсәдуллин, музыкант (виолончель).
- 1987 Марат Зарипов, музыкант (эскрипкә).
- 1987 Шамил Монасыйпов, музыкант (эскрипкә).
- 1987 Камил Монасыйпов, музыкант (альт).
- 1988 Константин Васильев, рәссам — Бөек Ватан сугышы турындагы картиналар шәлкеме өчен.
- 1988 Илдус Әхмәтҗанов, Камал театры артисты.
- 1988 Рубин Абдуллин, органчы, професссор, ректор.
- 1988 Равил Бохараев, шагыйрь — Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә иткән өчен.
- 1988 Риф Гатауллин, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 1989 Нариман Гарифуллин, артист — Ташчәйнәр («Ахырзаман», Ч. Айтматов) роле өчен.
- 1989 Зөлфирә Зарипова, артист — Ак бүре («Ахырзаман», Ч. Айтматов) роле өчен.
- 1989 Дамир Сираҗиев, режиссёр — «Ахырзаман», Ч. Айтматов) спектаклен сәхнәгә куйган өчен.
- 1990 Владимир Федотов, баянчы.
- 1990 «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
- …
- 1999 Надежда Петина, скульптор (Ырынбур).
- Зөлфәт, шагыйрь.
- Валерий Скобеев, рәссам.
- Васил Маликов, сынчы.
- Римма Ибраһимова, җырчы.
- Ренат Харис, шагыйрь.
- Ркаил Зәйдулла, язучы.
- Шамил Бариев, Камал театры артисты.
- Юрий Федотов, Качалов театры артисты.
- Наил Зәбиров, химик-галим, профессор.
Татарстан хөкүмәте премиясе лауреатлары
үзгәртүЕл | Бүләкләнүче | Һөнәре, вазыйфасы | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|---|
2003 | Мөдәррис Вәлиев | «Мәгариф» нәшрияты директоры | «яшь авторларны хуплавы, балалар әдәбияты шәлкемен чыгарган өчен» |
Салават Фәтхетдинов | «Салават» җыр театры җитәкчесе | «яшьләр арасында татар җыр сәнгатен популярлаштырган һәм хәйриячелек эшчәнлеге өчен» | |
«Ватан» берлеге | иҗтимагый яшьләр оешмасы | «яшьләрне ватандарлык-патриотик рухта тәрбияләүне үстергән өчен» | |
Сәләт | татар республика фонды | «сәләтле яшьләр белән иҗади эшләү системасын булдырган өчен»[9] | |
2005 | «Бәхетле балачак» | үрнәк бию ансамбле (җитәкчесе С. Ишкузина) | «иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлек өчен» |
Минзәлә театры | иҗат коллективы | «балаларда Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксыну тәрбияләгән өчен» | |
Рифат Фәттахов | «Татарстан» журналы баш мөхәррире | «яшьләр арасында милли мәдәни мирасны (Рәшит Ваһапов иҗаты мисалында) пропагандалаган өчен»[10] | |
2007 | Фаил Ибраһимов | Чаллы театры режиссёры | «Саташу» (Т. Миңнуллин) спектаклен сәхнәгә куйган өчен. |
Чулпан Садыйкова | Чаллы театры артисты | «Саташу» (Т. Миңнуллин) спектаклендә баш рольне башкарган өчен[11] | |
«Созвездие-Йолдызлык» | Ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты | «сәләтле балаларга һәм таланталы яшьләргә булышлык итүе өчен» | |
Булат Гыйльванов | рәссам | «Алтынчәч» графика рәсемнәре шәлкеме (2000—2006) өчен | |
Газинур Морат | язучы | «Төнге әверелеш» китабы өчен | |
Ләбиб Лерон | язучы | «Кояшны кочкан малай» китабы өчен | |
2009 | Фирдәвес Кәбиров | КамАЗ-Мастер автоузышучысы | «яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдәге хезмәте өчен» |
Елена Ишбулатова | «Мгновение» бию театры сәнгать җитәкчесе | «яшьләрне эстетик тәрбияләүдәге хезмәте өчен» | |
Илгиз Зәйниев | драматург | «хәзерге заман татар драматургиясен үстерүдәге хезмәте өчен» | |
Нәбирә Гыйматдинова | язучы | «Сөю тамчысы» китабы өчен | |
Зиннур Хөснияр | язучы, мөхәррир | «Сәхнә», «Салават күпере» журналларын чыгарудагы хезмәтләре өчен[12] | |
2011 | Филүс Каһиров | җырчы | «татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен башкарудагы осталыгы, „Күңелем җырдан тора“, „Исеңдәме“ CD-дисклары өчен»[13] |
Алия Иксанова | чаңгычы | «XXV Кышкы Универсиадада (Эрзурум, Төркия) күрсәткән уңышлары өчен»[14] | |
Ярослав Ключников | Казан милли тикшеренү технология университеты аспиранты | «гамәли сәнгатьне „Арт-пластилин“ инновацион эшләнмәсе белән баеткан өчен» | |
Әлмәт театры | иҗат коллективы | «Балакаем» спектаклен сәхнәгә куйган өчен | |
Ялкын | балалар һәм яшүсмерләр өчен айлык журнал | «балаларның хокукларын яклауга, һәнәри тәрбия бирүгә багышланган мәкаләләр өчен» | |
Татарстанның яшьләр үзәге | дәүләт оешмасы | «яшьләр сәясәтен уздыруга ярдәм иткән, хәйриячелек эшчәнлеге өчен»[15] | |
2013 | Эмиль Талипов | Г. Камал театры артисты | Корбанов («Үлеп яратты», Р. Зәйдулла), Әсфәндияр («Мулла», Т. Миңнуллин) рольләрен башкарган өчен |
Эльмира Галимова | композитор | «Сөембикә канаты» арт-операсы, «Изге ядкәр» ораториясе, «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасын иҗат иткән өчен | |
Ленар Шәех | шагыйрь | «Дүртенче кат… Бишенче кат…», «Җылытасы килә дөньяны» китаплары өчен | |
Рүзәл Мөхәммәтшин | шагыйрь | «Каралама» китабы өчен | |
Николай Улитин | Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры | «Проектирование радиопрозрачных композиционных материалов с использованием фундаментального системного подхода» хезмәте өчен | |
Татармультфильм | иҗат берләшмәсе | «татар мультфильмнары тупланмасын иҗат иткән өчен»[16] | |
2015 | «Идел» | яшьләр үзәге | «милли тәрбиягә керткән хезмәт һәм татар яшьләре арасында рухи мирасны пропагандалаган өчен» |
Александра Буховец | КДМУ ассистенты | «фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендә инновацион эшкәртмәләр өчен» | |
Эльмир Низамов | композитор | «Алтын Казан» мюзиклын иҗат иткән һәм ТР музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен" | |
Рөстәм Галиуллин | язучы | «Юлларда жил ак иде» китабы һәм татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен" | |
Луиза Янсуар (Луиза Шарова) | шагыйрә | «Болан кызы» шигырьләр җыентыгы һәм яшьләр белән иҗтимагый-агарту эшчәнлеге өчен"[17] | |
2017 | ТР иҗади яшьләр академиясе | иҗтимагый оешма | «ТР дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән сизелерлек өлеше өчен» |
Рәмис Аймәт | шагыйрь | «иҗади яшьләр белән күпьеллык уңышлы эшчәнлеге өчен» | |
Артем Пискунов Резеда Сәләхова |
Тинчурин театры актерлары | «театр сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен» | |
Марат Шәрипов | җәмәгать эшлеклесе | «актив иҗтимагый-агарту эшчәнлеге һәм яшьләр программаларын тормышка ашыруга керткән сизелерлек өлеше өчен»[18][19] | |
2019 | Нурбәк Батулла | Кариев театры хореографы | «„Алтын битлек“ премиясенә лаек булган „Әлиф“ спектаклендәге роле өчен» |
Айдар Сөләйманов | ТР атказанган артисты, «Йолдызлык» фестиваленың Гран-при иясе | «музыка сәнгатендәге уңышлары өчен» | |
Канәфи Бадыйков | галим, язучы | «мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен» | |
Илфир Якупов Нияз Игъламов |
Камал театры директоры, театрның әдәби бүлек мөдире |
«»Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештырган өчен«[20][21] | |
2021 | Илнур Ильяс улы Закиров; Динә Ильяс кызы Закирова |
Камал театры актеры; театр оркестры скрпикачысы |
»татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәннәре өчен« |
Иван Василий улы Захаров | »«CLEAPL» инновацион проектын hәм экологик яктан зыянсыз технологияләр булдырганы өчен« | ||
Ильяс Фәйзрахман улы Камалов | композитор | »Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен« | |
Булат Хәким улы Ибраһимов | шагыйрь, БТК хезмәткәре | »«яңа буын татар шигъриятендә әдәби-эстетик кыйммәтләр өчен» | |
Роман Фарист улы Абдуллин | рәссам | «сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен»[22] | |
2023 | «Шаян ТВ» | телеканал | |
Рифат Сәлах | шагыйрь | ||
Илүсә Хуҗина | җырчы | ||
Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ләйсән Гатауллина | Камал театры актерлары | [23] |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарстан президенты указы № УП-88 14.02.1997, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-23
- ↑ Казанда Муса Җәлил республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр
- ↑ Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премияне бирү шартлары үзгәрде. Татар-информ, 13.09.2024
- ↑ https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1462601 Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан "О внесении изменений в постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27.02.1997 № 175 «О Республиканской премии им. М.Джалиля»
- ↑ Казан консерваториясе сайты, archived from the original on 2020-10-22, retrieved 2015-02-23
- ↑ Казан.24.ру сайты(үле сылтама)
- ↑ КФУ сайты, archived from the original on 2014-07-17, retrieved 2015-02-23
- ↑ Балалар хоры сайты
- ↑ Салават сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-02-23
- ↑ [1](үле сылтама) «Республика Татарстан», 28.06.2005
- ↑ Челны 09 сайты(үле сылтама)
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары 13.02.2009 № 79, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-23
- ↑ Килемнән чыккан җырчыга Җәлил премиясе бирелде, archived from the original on 2011-10-31, retrieved 2015-02-23
- ↑ «Нефтехимик» СК сайты(үле сылтама)
- ↑ Татарстан 24 сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-23
- ↑ Татпресса.ру сайты
- ↑ В Казани наградили лауреатов Республиканской премии имени Мусы Джалиля
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 420 23.06.2017 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-13, retrieved 2017-07-04
- ↑ Стали известны имена лауреатов премии им. М. Джалиля. «Вечерняя Казань»
- ↑ В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля. 2019 елның 18 февраль көнендә архивланган. Сайт Министерства по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019
- ↑ КАМАЛ ТЕАТРЫ ДИРЕКТОРЫ ҺӘМ ӘДӘБИ БҮЛЕК МӨДИРЕ РЕСПУБЛИКАНЫҢ МУСА ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ. Камал театры сайты, 15.02.2019
- ↑ Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары исемнәре билгеле. 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайты, 15.02.2021
- ↑ Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле — исемлек. Татар-информ, 15.02.2023
Әдәбият
үзгәртү- «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002—2014.