Роман Абдуллин

рәссам

Роман Фәрист улы Абдуллин — рәссам-монументалист, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы (2019), Санкт-Петербург Хөкүмәте премиясе лауреаты (2019)[1]Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты (2021).[1] Россия Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты(2022);

Роман Абдуллин
Туган телдә исем Роман Фәрист улы Абдуллин
Туган 25 октябрь 1991(1991-10-25) (32 яшь)
СССР, РСФСР, Екатеринбург
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре 2017 — «Маршал Жуков» медале, Советлар Союзы маршалы Г. К. Жуков истәлеге комитеты Мәскәү шәһәре;

2018 — Советлар Союзы маршалы Г. К. Жуков истәлеге комитетының «100 ел РККА» медале белән бүләкләнә;

2019 — Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, Милли Совет рәисе Василий Шәйхразиевтан Рәхмәт хаты;

2019 — "Сынлы сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен «номинациясендә ел өчен Санкт-Петербургның сәнгать иҗаты өлкәсендә яшьләр премиясе» Санкт-Петербург Хөкүмәте премиясе лауреаты;

2019 — Монголия Президенты Указы белән Монголия Оборона министрлыгының истәлекле медале белән бүләкләнә «Халхин-Голда җиңүгә 80 ел» Улан-Батор шәһәре, Монголия;

2020 — «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» РТ Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Казан шәһәре;

2021 — «Сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлар өчен» Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты;

2021 — Россия Рәссамнар берлегенең алтын медале белән бүләкләнгән «Рухият. Традицияләр. Осталык.»;

2021 — алтын медаль белән бүләкләнгән «Достойному» Россия Сәнгать Академиясе Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган эшләр сериясе өчен;

2021 — медаль «Г.К. Жуковның тууына 125 ел» Свердловск төбәк иҗтимагый оешмасы Г.К. Жуков фонды;

2022 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе;

2022 — Россия Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты;

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Абдуллин Роман Фарис улы 1991 елның 25 октябрендә Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә туган.[2]

Әтисе ягыннан бабасы Кәлимулла Габдулла улы — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылыннан, ә дәү әнисе — Фәрхебану Әмирһади кызы Башкортстанның Калтасы районы Ваныш авылы кызы, 1954 елны Свердловск шәһәренә килеп төп­ләнгәннәр.[1]

1996—2006 елларда Роман шайбалы хоккей буенча «Спартаковец» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәмә белем алган.

2007—2011 елларда Екатеринбург сәнгать училищесының график дизайн бүлегендә укый. 2011—2017 елларда Санкт-Петербург дәүләт рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының рәсем факультетында белем ала. 2017 елдан Екатеринбург шәһәрендә Г. К. Жуков исемендәге Свердловск өлкәсе региональ иҗтимагый фонды әгъзасы, 2019 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы була. 2019 елдан Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасына кабул ителә.[2]

Шәхси күргәзмәләре Урал археологиясе музеенда, Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда, Санкт-Петербургның Оборона һәм Ленинград блокадасы дәүләт музеенда, Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегендә үткән. Рәссам эшләре Россиядән тыш, Украина, Белоруссия, Польша, Италия, Болгария, Швейцария, АКШ, Канада, Монголия, Япония, Кытай дәүләтләрендә саклана.Әсәрләре Мәскәүдә, РФ Оборона министрлыгының РФ Хәрби көчләре Үзәк музеенда, Санкт-Петербургтагы Артиллерия, инженерлар һәм элемтә гаскәрләренең Сугышчан тарихи музеенда бар.[1]

2020 елда «Русское искусство» журналында хезмәтләре дә нәшер ителгән.[1]

Шәхси күргәзмәләре үзгәртү

  • 2007 елда Екатеринбург шәһәре курчак театры фойесында курчакларының шәхси күргәзмәсе.
  • 2017 елда Екатеринбург шәһәренең Свердловск өлкәсе Туган якны өйрәнү музеенда «Победа. 1945» картинасы күргәзмәзсе.
  • 2018 елда Санкт-Петербург шәһәренең Ленинградның Дәүләт мемориаль музеенда «Ленинград блокадасы» бер картиналы күргәзмәсе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
  • 2018 елда Екатеринбург шәһәренең Свердловск өлкәсенең Туган якны өйрәнү музеенда «Листопад» бер картина күргәзмәсе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
  • 2019 «Җиңү юллары буйлап» шәхси күргәзмәсе Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә

Искәрмәләр үзгәртү

3. Роман Абдуллин: «Мое детство и юность пропитаны историями о том нелегком времени» [2]

4. Запомните это имя! Музей получил в дар полотно Петербургского художника 2023 елның 22 апрель көнендә архивланган.

5. Золотой медали «Достойному» удостоен Абдуллин Роман Фаристович за серию работ, посвященных героям Великой Отечественной войны.[3]

Сылтамалар үзгәртү