Наил Зәбиров
Наил Зәбиров (Наил Гали улы Зәбиров) – галим-химик, оештыручы, профессор (2004), химия фәннәре докторы (1995). «Плезир» компанияләр төркеме холдингы[2] генераль директоры. Муса Җәлил премиясе лауреаты. ССРБ уйлап табучысы.
Наил Зәбиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Наил Гали улы Зәбиров |
Туган | 5 сентябрь 1953 (71 яшь) Татарстан, Казан |
Яшәгән урын | Кремль урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | химик-галим |
Җефет | Ләйлә Рафаэль кызы (1958), кунакханә бизнесында |
Балалар | кызлары Дина (1983), Карина (1989) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Муса Җәлил премиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | химия фәннәре докторы[d] |
Сайт | www.plaisir.ru http://zabirov.com/ |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1953 елның 5 сентябренда Казанда туган. Утыз Имәни нәселеннән. Казан дәүләт университетының химия факультетын (1975), шул ук уку йортында аспирантура (1979) тәмамлаган. Кандидатлык (1979), докторлык (1995) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1980-1994 Казан дәүләт университетында: кече фәнни хезмәткәр, 1986 өлкән фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, 1995-2007 әйдәүче фәнни хезмәткәр.
- 1991 елдан «Плезир» ААҖ оештыручысы, генераль директоры.
- 2002 елдан «АгрохимКомпани» ААҖ генераль директоры.
- 2007 елдан «Плезир» компанияләр төркеме директорлары шурасы рәисе.
- Казан дәүләт университетының, Казан дәүләт технология университетының, А.М. Бутлеров исемендәге химиия институтының гыйльми шурасы әгъзасы.
Хезмәтләре
үзгәртү300 фәнни хезмәте, 40 патенты һәм уйлап табу таныкнамәсе бар. Чит ил һәм Россия махсуслашкан матбугат чараларында фәнни мәкаләләре белән даими катнаша.[3]
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- «Киләчәк буынын булдыру» хәйрия фонды президенты.
- «Плезир» компанияләр төркемен оештыру.
- Америка химия җәмгыяте әгъзасы.
- Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге (International Union of Pure and Applied Chemistry, IUPAC) әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Муса Җәлил премиясе (фән һәм техника өлкәсендә)
- ССРБ ВДНХ көмеш медале
- II дәрәҗә Миротворец ордены
Сылтамалар
үзгәртү- Шәхси сайты 2014 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
- Чиксез татарлар сайты 2021 елның 7 май көнендә архивланган.
- business-gazeta, 04.05.2009