Рәмис Кыям улы Аймәтевтатар шагыйре, җырчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001 елдан). Һ. Такташ (2012) һәм М. Җәлил (2017) исемендәге әдәби премияләр лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).

Рәмис Аймәт
Туган телдә исем Рәмис Кыям улы Аймәтев
Туган 4 октябрь 1968(1968-10-04) (55 яшь)
Мунчалы авылы, Чүпрәле районы, Татарстан АССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь, җырчы
Эш бирүче Татарстан язучылар берлеге, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры һәм Тукай музее
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе (2017)
Һади Такташ премиясе
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

 Рәмис Аймәт Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Бала чактан ук шигырьгә-җырга мавыгып үсә. Урта мәктәпне 1986 елда тәмамлагач, ул Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. 2000 елда аның «Шомырт салкыннары» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре). 2005 елда Рәмис Аймәтнең «Мәгариф» нәшриятында «Айның аръягында» исемле шигъри җыентыгы басылып чыга.

Университетны тәмамлаганнан соң, Рәмис Аймәт биш-алты ел чамасы газета редакцияләрендә («Мәгърифәт», «Шәһри Казан») хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, 19951998 елларда Татарстан язучылар берлегендә рәис ярдәмчесе сыйфатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 19982004 елларда Рәмис Аймәт — Шәриф Камал музееның директоры. Бу эштә үзен оста оештыручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашуларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2004 елдан ул — Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире. 2013 елдан Татарстан язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Татар язучылары порталы

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү