Флера Гыйззәтуллина

Флера Гыйззәтуллина - шагыйрә, 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Азнакай районының мактаулы гражданы (2001).[1] Татарстан Республикасының халык шагыйре (2023).

Флера Гыйззәтуллина
Туган телдә исем Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы
Туган 3 сентябрь 1931(1931-09-03) (92 яшь)
Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрә
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының халык шагыйре - 2023
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» (1992), 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 Флера Гыйззәтуллина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында дөньяга килә. Бала чагы сугыш елларына туры килгән. 7 сыйныфны укып бетергәч, колхоз фермасында терлек карый. 16 яшеннән Кемерово якларында шахтада эшли, Ом–Том тимер юлын салыша. Өч ел Украинаның Донбасс төбәгендәге «Калиновка» шахтасында откатчица булып хезмәт итә.

1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайта. 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсе ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, төп хезмәт вазифасыннан аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970–1979 елларда ул, тормыш ихтыяҗларына бәйле рәвештә, гаиләсе белән янәдән читтә – Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши һәм эшли. 1980 елда Казанга кайтып төпләнәләр.

Иҗат эшчәнлеге үзгәртү

Әдәби иҗат эше белән яшьтән үк кызыксына һәм, каләм тибрәтә башлавына карамастан, Флера Гыйззәтуллина матбугат мәйданында чагыштырмача соң – узган гасырның алтмышынчы елларында гына күренә башлый. Беренче шигырьләре 1963 елда район газетасында басыла. Карабашта яшәгән елларында ул, еш кына Әлмәткә килеп, андагы танылган язучылар – Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Шамил Бикчурин, Мәхмүт Хәсәневләр белән таныша һәм якыннан аралаша, әдәби-иҗат берләшмәләренә йөреп, шигърият серләрен тирәнрәк үзләштерә. Тора-бара аның шигырьләре республика газета-журналларында даими басыла, зур-зур шигырь бәйләмнәре «Беренче карлыгачлар» (1968), «Кешеләр һәм чәчәкләр» (1968), «Юл башы» (1972) кебек күмәк җыентыкларга урнаштырыла, ә 1974 елда Татарстан китап нәшриятында Шәйхи Маннур кереш сүзе белән беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. 1981 елда дөнья күргән "Сәлам хаты" дигән икенче шигырь китабына күренекле шагыйрь Әхсән Баян кереш сүз яза. Флера Гыйззәтуллина – поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә.

Мактаулы исеме үзгәртү

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Чишмә юлы: шигырьләр / кереш сүз авт. Ш.Маннур. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 127 б. – 2000 д.
  • Сәлам хаты: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 144 б. – 2000 д.
  • Акчарлагым – асыл кошым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 72 б. – 4000 д.
  • Утлы минутлар: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 159 б. – 1200 д.
  • Сер ачкычым сердәштә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 175 б. – 4300 д.
  • Яшеннәрнең күз яше: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 136 б. – 2000 д.
  • Йөрәгемдә шаулый карурман: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2001. – 448 б. – 2000 д.
  • Күз нурларым: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 367 б. – 2000 д.
  • Башкаемда дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 287 б. – 2000 д.

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланылган әдәбият үзгәртү

  • Туфан Х. Шигърият офыгы киңәя // Соц. Татарстан. – 1973. – 4 март.
  • Баян Ә. Флера Гыйззәтуллина шигырьләре // Соц. Татарстан. – 1981. – 15 окт. Мулланурова Р. Килсә язлар шагыйрь күңеленә // Сөембикә. – 1991. – № 9. – 16–17 б.
  • Әхмәтҗанов Р. Язмышымда – яшәү дәрте // Соц. Татарстан. – 1991. – 20 сент. Әгъләмов М. Күз яше дә шатлык китерә // Ватаным Татарстан. – 1996. – 8 март.
  • Зәйнашева Г. Язмыш белән көрәшеп // Ватаным Татарстан. – 1996. – 5 окт. Ихсанова Л. Кызлар йолдызлыгы нур чәчә // Заман-Татарстан. – 2001. – 8 март.
  • Аймәт Р. Җидегән яшем җиз кыңгырау кага // Шәһри Казан. – 2001. – 7 сент. Мансуров З. Йөрәгемдә шаулый карурман // Заман-Татарстан. – 2001. – 7 сент.
  • Бәшир Ф. Кеше күңеле – карурман // Казан утлары. – 2003. – № 3. – 154–157 б.
  • Сафиуллина Г. Киң сулыш бирелә тумыштан... // Мәдәни җомга. – 2004. – 3 дек.
  • Җәлилова Г. Язмыш данын ач, шагыйрь // Шәһри Казан. – 2006. – 18 окт. Рахман Р. Минем үз илемдә антым бар, атым бар // Мәдәни җомга. – 2006. – 1 сент.
  • Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү