Проект:Вики-яз — 2019
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар төркәлгән катнашучылар катнаша ала (төркәлү вакыты әһәмиятле түгел).
- Бәйге зачётына түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
- Мәкалә 2019 елның 21 март белән 31 май көннәре арасында татар телендә язылган.
- Мәкалә темасы түбәндә күрсәтелгән мәкаләләр исемлегеннән сайланган (башка мәкаләләр бәйге зачётына кабул ителми), әмма Татарстан, Башкортстан, Дон регионы һәм гомумән Россия исемлекләренә керми.
- Мәкаләне үзегез башладыгыз.
- Мәкаләнең минималь күләме 100 сүз.
- Мәкалә предметы әһәмиятле, текстындагы мәгълүматның чыганаклары күрсәтелгән.
- Мәкалә автоматик тәрҗемә түгел.
- Мәкаләдә критик җитешсезлекләр турында кисәтү калыплар очрамый (мәсь. {{Орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} һ.б.).
- Критерийларга туры килүче һәр мәкалә өчен 1 белән 3 арасы балл бирелә ала.
Авторлык хокукларын бозу мәсьәләсендәге тәртип
Бәйге жюрисы кертелгән мәкаләләрне авторлык хокукларны хөрмәт итү мәсьәләсенә тикшерә (барысын яки өлешчә). Өлешчә тикшерү заманында авторлык хокукларны бозу очрагы ачыкланганда түбәндәге ике вариант мөмкин:
- бу кулланучы язган бар мәкаләләрне тикшерү;
- бу кулланучы язган тагын бер өлеш мәкаләләрен тикшерү, яңа очраклары ачыкланган очрагында тулы тикшерүне уздырмыйча катнашучының дисквалификациясе.
Автоматик дисквалификация шартлары: Катнашучы ВП:АХ таләпләре турында белми алмаган очракта һәм аның бәйгегә керткән мәкаләләрендә идарәчеләр яки жюри әгъзалары түбәндәге шартларга туры килүче авторлык хокукларын бозу очракларын ачыклаганда (кимендә берсе):
- а) 2 яки күбрәк мәкаләләрдә ачыкланган тәртип бозулары мәкаләне бетерүгә, аны тулаем яки зур өлешендә төптән үзгәртелүенә кирәклеге туганда;
- б) тәртип бозулары систематик халәтеннән.
Нәрсә турында язырга / Булдыру өчен мәкаләләр исемлекләре
Мәкаләләр исемлеге үзгәртү |
---|
Бүләкләр
- Гомуми бүләкләү фонды – 400€. Иң күп баллар җыйган кулланучы 200€ акчалата бүләккә ия була, икенче урын яулаган мөхәррир – 150€, өченче – 50€.
"Вики-яз 2019" проекты графигыҮзгәртү
Гомуми графикҮзгәртү
- Грантка гариза (31 гыйнвар көнне игълан ителгән)
- 21 март – 31 май: Мәкаләләр бәйгесе
- 1 – 30 июнь: Нәтиҗәләр билгеләү
- 1 – 31 июль: Бүләкләр тапшыру тантаналары (аерым бүлекләрнең карамагында)
- 15 – 31 июль: Нәтиҗәләрне бәяләү
"Илләр атналары" графигыҮзгәртү
Мәкаләләр язу өчен илләр һәм темалар буенча хронология тәкъдим ителә, әммә ул мотлак түгел.
Атна # | Көннәр | Җәмгыятьләр / телләр | темалар |
---|---|---|---|
Атна 1 | 21 март – 24 март | Россия, Хорватия | Сәясәт |
Атна 2 | 25 март – 31 март | Румыния / Молдова, Башкортстан | Спорт |
Атна 3 | 1 апрель – 7 апрель | Украина, Азәрбайҗан, Босния һәм Герцеговина | Азык-төлек / Икътисад |
Атна 4 | 8 апрель – 14 апрель | Австрия, Сербия, Эстония | Архитектура |
Атна 5 | 15 апрель – 21 апрель | Беларус, Төньяк Македония, Словакия | Табигать һәм география |
Атна 6 | 22 апрель – 28 апрель | Латвия, Польша, Греция | Мәгариф |
Атна 7 | 29 апрель – 5 май | Болгария, Дон төбәге, Татарстан | Тарих |
Атна 8 | 6 май – 12 май | Грузия, Косово Җөмһүрияте, Төркия | Фән |
Атна 9 | 13 май – 19 май | Литва, Әрмәнстан, Эсперанто | Музыка / Евровидение |
Атна 10 | 20 май – 26 май | Албания, Маҗарстан, Эрзә | Әдәбият |
Атна 11 | 27 май – 31 май | Соң кушылганнар | Мәдәният |
Бәйге катнашучыларыҮзгәртү
Мәкаләне булдыргач, автор аны түбәндәге төзмәгә кертә. Бәйгедә фәкать түбәндәге таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Вики-яз 2019}} калыбын һәм мәкаләгә Төркем:«Вики-яз — 2019» бәйгесе мәкаләләре төркемен урнаштыру сорала.
Җирле оештыручылары һәм жюри әгъзаларыҮзгәртү
Җирле оештыручы — Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары бәйгедә фәкать башкаларга үрнәк күрсәтү өчен катнаша ала.
- Тимерхан – җаваплы сәркәтип.
- Хабиль Сәхәбиев – администратор.
- Frhdkazan – казый.
НәтиҗәләрҮзгәртү
- Шулай ук карагыз: Төркем:Бәяләнү өчен әзер Вики-яз — 2019 бәйгесе мәкаләләре һәм Проект:Вики-яз — 2019/Бәяләү.
Урын | Кулланучы |
---|---|
1 нче урын | Шайдуллина Айсылу |
2 нче урын | Фәнзил |
3 нче урын | Шарафутдинова Рәзилә |