Гагаузия флагы (гаг. Gagauz Yerin bayraa) — Молдова Республикасының Гагаузия (Гагауз Ери) территориаль-автоном оешмасының рәсми символы булып тора. Автономиянең Дәүләт флагы аның демократик башлангычларын чагылдыра, Гагауз халкының үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген символлаштыра, Гагаузиядә яшәүче барлык гражданнарның тигез хокуклылыгы, дуслык һәм бердәмлегенең тарихи традицияләрен раслый.

Гагаузия флагы
Гагаузия

Пропорция

1:2

Элеккеге бараклар


Байрак авторы

3:5

Флаг «Гагаузия флагы турында» 1995 елның 31 октябрендәге 2-IV/I номерлы җирле закон белән расланган[1].

Тасвирламасы үзгәртү

Гагаузия (Гагауз Ери) флагы өстән аска таба урнашкан төсле өч полосадан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: зәңгәр (лазурь төсе) — байракның 60 процентын, ак һәм кызыл төсләр байрак киңлегенең 20 шәр процентын алып тора.

Алтынсыман йолдызлар зәңгәр фонда тигезьянлы өчпочмак булып урнашкан. Беренче йолдыз үзәгеннән алып байрак сабына кадәр ераклык — 30 см, шушы ук йолдызның үзәгеннән зәңгәр полоса читенә кадәр ара һәм йолдызлар үзәкләреннән бер-берсенә карата арасы — 30 ар см. Йолдызның әйләнә диаметры 15 см. Байракның озынлыгы белән киңлеге арасындагы чагыштырма 1гә : 2 .

Тарих үзгәртү

Гагаузиянең беренче флагы СССР составында Гагауз ССРы барлыкка килү һәм Молдавия ССРдан бәйсезлек игълан итү турында декларация (Союз Хөкүмәте тарафыннан кабул ителмәгән) белән кабул ителде. 1992 елның 7 октябрендә Гагаузия янә Молдавия составыннан чыгу турында белдерә һәм хәзерге кебек (йолдызларсыз) яңа флаг кабул итә. 1993 елда флагка өч йолдыз өстәлә. Хәзерге флаг 1995 елда кабул ителә.

Гагаузия флагы турында Закон флагның гадиләштерелгән (йолдызлардан һәм ак төс полосасыннан башка) версиясен шәхси максатларда һәм коммерция өчен кулланырга рөхсәт итә. Хөкүмәт оешмалары Дәүләт флагын куллана.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Символика Гагаузии, archived from the original on 2019-01-17, retrieved 2019-05-28 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү