Тохтар Афузов

(Афузов, Тохтар битеннән юнәлтелде)

Тохтар Афузов ( кырымтат. Tohtar Afuzov, Тохтар Афузов ; 16 гыйнвар, 1901 ел) - кырымтатар рәссамы, кырымтатар сынлы сәнгатендә беренче профессионалларның берсе.

Тохтар Афузов
Туган телдә исем кырымтат. Toqtar Afuzov
Туган 16 гыйнвар 1901(1901-01-16)
Алупка[d], Ялта өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 1942
Акмәсҗит, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Госман империясе
РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Тохта́р Изма́йл улы Афу́зов 1901 елның 16 гыйнварында Таврия губернасы Ялта өязенең Алупка авылында туган. Сәнгать белемен 1936-1938 елларда Мәскәүдә В.Н.Мешковның сәнгать мәктәбендә алган. Аннары С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать һәм сәнәгать академиясендә укый.

Иҗаты үзгәртү

Тохтар Измайл улы Афузов ук төрле республика һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашкан. РАБИС берлеге әгъзасы, Кырым АССРның совет рәссамнары Берлеге әгъзаларына кандидат.

С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать һәм сәнәгать академиясен тәмамлаганнан соң, Алупкага кайта һәм Кырым пейзажларын ясый.

"Крымхудожник" ширкәтенең Ялта бүлекчәсендә эшли .

1930-1940 елларда «Дом в светлую ночь» (1937), «Вишни. Натюрморт» (1940), «Морской пейзаж» (1940) һ.б. картиналарын иҗат итә. Рәссамның картиналары хәзерге вакытта Симферополь сәнгать музеенда һәм Кырым Республикасының туган якны өйрәнү музеенда саклана.

1942 елда, партизан хәрәкәтендә катнашкан өчен, немец-фашист оккупантлары тарафыннан 1942 елда (кайбер чыганаклар буенча 1941 елда [1]) Симферопольдә атып үтерелә [1] [2] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 {{{башлык}}}.
  2. Черкезова Эльмира. . — ISBN 85 (4Укр-6Крм).