Грециядә мәгариф
Грециядә мәгариф - 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге барлык балалар өчен дә мәҗбүри булып тора. Ул үз эченә ала башлангыч (грек. Δημοτικό Σχολείο) — 6 сыйныф, һәм тулы булмаган урта (грек. Γυμνάσιο) - гимназия, 3 сыйныф, мәгарифне. Бар мәктәпкәчә оешмалар: ясли-бакчалары (грек. Παιδικός σταθμός) 2,5 яшькә җиткән балалар өчен.
Грециядә укыту
үзгәртүТөп фәннәр
үзгәртү- Яңагрек теле (атнага 7 сәгать)
- Математика (атнага 5 сәгать)
- Җәмгыять белеме (атнага 2-4 сәгать)
- Физкультура (атнага 4 сәгать)
- Музыка (атнага 1 сәгать)
- Сәнгать (атнага 1 сәгать)
- Театр сәнгате (атнага 1 сәгать)
- Мөстәкыйль эш (атнага 1-2 сәгать)
- Инглиз теле (2-4 сәгать)
(Атнага сәгать саны укытучыдан тора)
Өстәмә фәннәр
үзгәртү- Физика (атнага 3 сәгать, бары тик 5 һәм 6 сыйныфлар өчен генә)
- География (атнага 2 сәгать, бары тик 5 һәм 6 сыйныфлар өчен генә)
- Тарих (атнага 2 сәгать, бары тик 3-6 сыйныфлар өчен генә)
- Дин гыйлеме (атнага 1 сәгать, бары тик 3-6 сыйныфлар өчен генә)
- Социология һәм политология (атнага 1 сәгать, бары тик 5 һәм 6 сыйныфлар өчен генә)
- Икенче чит тел (атнага 2 сәгать, бары тик 5 һәм 6 сыйныфлар өчен генә)
Бәяләү системасы
үзгәртү- 1 сыйныф: бәя юк
- 2 сыйныф: бәя юк
- 3 сыйныф: А-C (һәм сирәк D)
- 4 сыйныф: А-C (һәм сирәк D)
- 5 сыйныф: 1-10
- 6 сыйныф: 1-10
Өстәмә урта белем бирү
үзгәртү1997 нче елның белем бирү ислахы нигезендә өстәмә урта белем бирүне ике типта белем алырга мөмкин: гомуми лицей( 1997 елда грек. Ενιαίο Λύκειο атала иде, ә 2006 елны ул узенең исемен грек. Γενικό Λύκειο үзгәртте) һәм һөнәри-техник белем бирү йортлары(грек. Τεχνικό Επαγγελματικό Εκπαιδευτήριο — техникумнар). Гомуми лицейда уку 2 яки 3 ел, ә техникумда 3 ел дәвам итә. Гомуми лицей аттестаты урта белем бирү курсының тәмамлануын гына раслый, техникум аттестаты белгечлек буенча эшкә урнашу хокукын бирә. Шул ук вакытта укучыларның бер бинадан икенчесенә күчү мөмкинлеге саклана. Өстәмә урта белем бирү оешмаларына шулай ук һөнәри әзерлек институтлары да керә (грек. Ινστιτούτο Επαγγελματικής Κατάρτισης).
Шәхси мәктәпләр
үзгәртүГрециядә бик күп шәхси мәктәпләр эшли, аларда укый 6 % башлангыч һәм урта мәктәп укучылары (иң югары процент Евросоюзда). Шәхси мәктәптә укыту бәясе елына 1500 евро тәшкил итә[1][2].
Югары белем
үзгәртүГреция Конституциясе (ст 16.8) нигезендә, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары булдыру илдә тыела. Дәүләт югары белемне университетларда һәм техник белем бирү институтларында алырга мөмкин(грек. Τεχνολογικό Εκπαιδευτικό Ίδρυμα). Аларга лицейның икенче яки өченче классыннан соң имтихан нәтиҗәләре буенча керергә мөмкин. Греция университетларында уку елы 1 сентябрьдән 21 июньгә кадәр дәвам итә, ә укыту 11 сентябрьдән башлана һәм 15 июньне тәмамлана. Ел дәвамында Раштуа һәм Пасхага багышланган озын каникуллар бар, аларның гомуми озынлыгы 4 атнадан артмый.
Ислахлар
үзгәртү2008 елда Грециядә башлангыч белем алуга дәүләт чыгымнары-2 097 154 000 евро тәшкил иткән, уртача белем алуга-2 523 807 650 евро; югары белем алуга-1 078 554 000 евро һәм техник белем алуга-409 576 000 евро сарыф ителгән. Мәгарифкә еллык чыгымнар тулаем эчке продуктның 4,4 % тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча Греция дөньяда 92 урынны били[3].
2010 елда Греция Хөкүмәте югары уку йортларының ачыклыгына һәм интернационализациясенә ярдәм итүгә, укучылар һәм студентлар үзидарәсенең мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендә радикаль ислахлар башлануын игълан итте. Моннан тыш, 2013-2014 нче уку елына озайтылган көннең беренче мәктәпләре һәм онлайн-мәктәпләр ачу планлаштырылган иде.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Κέντρο Εκπαιδευτικής Έρευνας, Το Ελληνικό Εκπαιδευτικό Σύστημα Συνοπτική εικόνα σε αριθμούς, Αθήνα, 2003. (ISBN 960-541-108-3) (грек.)
- ↑ Marseilles, Makki. GREECE: An expensive free education, University World News (2006-01-24). 7 октябрь 2015 тикшерелде. (ингл.)
- ↑ CIA Fact Book. Greece overview, archived from the original on 2016-08-25, retrieved 2019-05-27