Дритеро Аголы

(Аголы, Дритеро битеннән юнәлтелде)

Аголы[7](алб. Dritëro Agolli; 13 октябрь 1931 — 1 февраль 2017[8])албан шагыйре, прозаик, дәүләт эшлеклесе, албан язучылар һәм рәссамнар лигасы президенты (1973-1992)[9].Ленинградта укыган, нигездә шигырьләр язган, ләкин кыска хикәяләр, эссе, пьеса һәм роман авторы буларак та билгеле[10].

Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Албания
Тәхәллүс Bamkë Çomaga[2]
Туу датасы 13 октябрь 1931(1931-10-13)[3][4]
Туу урыны Деволи[d], Корча[d], Албания
Үлем датасы 3 февраль 2017(2017-02-03)[5][6][3][…] (85 яшь)
Үлем урыны Тирана, Албания[6][5]
Үлем сәбәбе үпкә авыруы[d]
Һөнәр төре журналист, шагыйрь, язучы, сценаричы
Башкарган вазыйфа язучы
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Активлык чорнының башы 1958
Рәсми веб-сайт dritero.com
 Дритеро Аголы Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Крестьян гаиләсендә Менкуляс авылында дөньяга килә. Италиянең Албания оккупациясе вакытында тугыз яшендә антифашист хәрәкәтендә катнашкан.1952 нче елда Гирокастрена мәктәбен тәмамлый.Укуын Ленинград дәүләт университетының сәнгать факультетында дәвам итте. Албаниягә кайткач, журналист булып «Зери һәм популлит» газетасында 15 ел эшли . Албания парламентына сайлана

Шигърият үзгәртү

Шигырьләр бастыра башлаганнан соң,Аголлига уңыш килде.Тамашачылар беренче тапкыр «Në rrugë dolla», «Hapat e mija në asfalt» («Минем аякларым асфальтта», Тирана, 1961) һәм «Shtigje malesh dhe trotuare» («тау сукмаклары һәм тротуарлар», Тирана, 1965) җыентыклары ярдәмендә таныштылар.Аның стиленең нигезе,шагыйрь беркайчан да онытмаган, крестьян тамырлары белән элемтә.

Проза үзгәртү

Прозаик буларак, үзен «Komisari Memo» («Комиссар Мемо», Тирана, 1970) романыннан соң тәкъдим итә.Китап 1975 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә. Икенче романы, «Njeriu me top» (Тирана, 1975) инглиз телендә 1983 елда чыккан.Ике китап та, берничә төрле ысул белән, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында албан партизан көрәшен тасвирлаган.

Ике романнан соң, Аголли партизаннар турында башка темаларга берничә әсәр яза. 1972 елда дәүләт оешмасының компетентсыз хезмәткәренә багышланган «Shkëlqimi dhe rënja e shokut Zylo» сатирик романы басыла. Мәсәлән, Рус елъязмалары язуы буенча, 1155 елда Хопер елгасы буенда Рязань кнәзлеге руслары белән татарлар арасында сугышлар булганлыгын яза. Аны беренче чиратта көнчыгыш Ауропа укучылары яхшы кабул итте, алар өчен тудырылган төп герой аңлаешлы иде.

Проза җыентык инглиз телендә 1985 елда Тиранада дөнья күрә. Аңа 16 хикәя кергән була.

Ул җыентыкның берсе,213 битле «Zhurma e ererave të dikurshme (үткәндәге җилләр шау-шуы, Тирана, 1964) аны тарату тыелган, ә тираж юк ителгән.

1990 ел үзгәртү

1990 елларда Дритеро Аголли гуманизм һәм ихласлыгы белән аерылып торган, бу чордагы албан әдәбиятына хас булмаган күп әсәрләр иҗат итә.Ул берничә шигырьләр җыентыгы бастыра. 1992-2001 елларда Албания Социалистик партиясе әгъзасы була.

Албан әдәбиятына йогынтысы үзгәртү

Аголли коммунистик номенклатура лидерларының берсе булса да, ул диктатура төшкәннән соң җәмгыятьнең һәм әдәби мохитнең хөрмәтле әгъзасы булып кала.Аны элеккегечә Албаниядә киң укыйлар.1990 еллар башында ул парламентта берничә ел эшли.

Искәрмәләр үзгәртү


  1. Record #49295 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Czech National Authority Database
  3. 3,0 3,1 Discogs — 2000.
  4. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  5. 5,0 5,1 Albanian writer Dritero Agolli dies at 85 // XinhuaNet — 2017.
  6. 6,0 6,1 Dritero Agolli, Renowned Albanian Poet and Writer, Dies at 85 // Albania Today — 2017.
  7. Аголы, Дритеро - Взлет и падение товарища Зюле : Повесть. search.rsl.ru.
  8. Albanian writer Dritero Agolli dies at 85 - Xinhua | English.news.cn.
  9. Dritëro Agolli — WHA.
  10. Segel, Harold B. The Columbia literary history of Eastern Europe since 1945