Мешари (алб.  Meshari) — албан телендә беренче басма китапның исеме. Хәзерге вакытта бердәнбер нөсхәдә бар.

Мешариның бите

Тарих үзгәртү

Китап якынча 1555 елда Венециядә католик епискобы Гён Бузуку тарафыннан бастырыла. Мешари 1740 елда табыла, бераздан аның турында мәгълүматлар югала. 1910 елда китапның күчермәсе католик епископ Лузи Скирои тарафыннан табыла. 1930 елда китап фотокопиясе ясала һәм 1968 елда китап галимнәр шәрехләре белән бастырыла.

Хәзерге вакытта китапның төп нөсхәсе Ватикан китапханәсендә саклана. Ватиканның нөсхәсе китапның титулы һәм беренче 16 бите юк.

Тасвирламасы үзгәртү

Китап католик литургиясенә таянып, албан теленән тәрҗемә ителә, шуңа күрә китапның албанча исеме латинча гыйбадәт китабы Missale сүзеннән барлыкка килгән. Китапта шулай ук төп католик бәйрәмнәре Исемлеге, догалар, изге китаптан өзекләр һәм тридент катехизисыннан өзекләр бар. Китап күләме 188 бит тәшкил итә, аларның һәркайсы ике баганага бүленгән.

Китап албанның Төньяк (ГЕГ) диалектында Ћ [1]- кириллица хәрефен кулланып язылган.

Басмалар үзгәртү

  • Gjon Buzuku, Il Messale Giovanni di Buzuku. Riproduzione, traduzione trascrizione e a cura di Namik Ressuli. Città del Vaticano : Biblioteca Apostolica Vaticana, 1958
  • Gjon Buzuku, Meshari I Gjon Buzukut : (1555). Botim kritik punuar nga Eqrem Cabej. Tirane : Universiteti shteteror. Instituti i historise e i gjuhesise, 1968.

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • 2005 елда Македония Республикасы почтасы Мешаригә 450 ел тулу истәлегенә почта маркасы чыгарды[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганак үзгәртү

  • Giuseppe Schirò, «Il Messale», in Dizionario Bompiani delle opere e dei personaggi, vol. V Isc-Mia, p. 5526, Corriere della Sera, 2005, ISSN 1825-78870
  • Eqrem Çabej, Gjon Buzuku dhe gjuha e tij. Prishtine : Rilindja, 1977
  • Martin Camaj, Il Messale di Gjon Buzuku : contributi linguistici allo studio della genesi. Roma : Shejzat, 1960
  • Buzuku dhe gjuha e tij. Redaksia Enver Hysa et al. Tirane : Akademia e shkencave e shqiperise. Institut i gjuhesise dhe i letersise, 2005

Сылтамалар үзгәртү