Ндре Мьеда

(Мьеда Ндре битеннән юнәлтелде)

Ндре Мьеда (алб. Ndre Mjeda; 19 ноябрь 1866 ел, Шкодер - 1937 ел 1 август, Шкодер) — албан шагыйре, лиригы, лингвисты, католик рухание.

Ндре Мьеда
алб. Ndre Mjeda

100 еллыгына Албания почта маркасы
Туу датасы: 19 ноябрь 1866(1866-11-19)
Туу урыны: Госманлы империясе, Шкодер
Үлем датасы: 1 август 1937(1937-08-01) (70 яшь)
Үлем урыны: Албания, Шкодер
Ватандашлык: Төркия байрагы Госманлы империясе
Албания байрагы Албания
Эшчәнлек төре: шагыйрь, рухани
Иҗат итү еллары: 1887-1937
Юнәлеш: реализм
Жанр: поэма, шигырь
Иҗат итү теле: албан теле
Имза: Култамга

Биография үзгәртү

Ндре Мьеда —крестьян гаиләсендә туа . 1880 елдан алып 1887 елга кадәр Валенсиядә (Испания) Картузиан монастырендә әдәбиятне өйрәнә. Риторика һәм Итальян телләрен Иезуит коллеждасында , Римдагы папа Григориан югары уку йортында һәм Кьери (Италия) Григориан көллиятендә өйрәнә. Уку вакытында шигырьләр яза башлый.

1887 елдан алып 1891 елга кадәр "Marco Girolamo Vida "көллиятендә Кремонда музыка укыта. Шул ук вакытта албан теленә католик дини әдәбиятны күчерү белән шөгыльләнә. Соңрак Краковка китә, иезуит колледжында фәлсәфәне һәм филологияне өйрәнә. Шуннан соң Далмациягә китә һәм Кральевице шәһәрендә китапханәче булып эшли. Шул ук көллияттә логика һәм метафизика укыта. 1898 елда Австро-Венгрия һәм Ватикан арасындагы низагтан соң, профессор составыннан чыгарыла.

1887 елда «Agimi» (Ут) әдәби журналын төзи.

Шкодерга күчкәч, Австро-Венгрия администрациясендә әдәби комиссиядә эшләгән. Бәйсезлек алгач, илнең сәяси тормышында актив катнаша, албан парламенты әгъзасы була (19211924). Аның беренче поэмасында булган патриотик мотивлар өчен, ул Төркия хакимияте тарафыннан кулга алына. Хөкүмәт җиңелгәннән соң ,Ноли сәяси эшчәнлектән китеп, Күкель торак пунктында католик мәхәлләсендә рухани булып хезмәт итә ,иезуит колледжында албан теле һәм әдәбияты укыта башлый.


Иҗаты үзгәртү

1917 елда «Пача соловья» дан тыш, «Истощенный», «Мечта жизни», «Тоска по Родине», «Могила Скандербега» һ.б. аның «Лисус», «Скутари» (законсыз), «Свобода» поэмалары да билгеле. Шулай ук Ндре «Албан теленең артикуллары турында искәрмәләр» (1934)дигән кыйммәтле Лингвистика хезмәт тәкъдим итә.


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү