Азнакай районы
Азнакай районы (рус. Азнакаевский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. 2020 ел башына районда 60 129 кеше яши. Шуларның 42 647 се — шәһәр, 17 482 се — авыл халкы[2].
Азнакай районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 30 октябрь 1931 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Азнакай |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 58 966 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 301 метр |
Мәйдан | 2143,3 км² |
Рәсми веб-сайт | aznakayevo.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Азнакай районы Викиҗыентыкта |
1931 елның 30 октябрендә барлыкка килә, 1963 елның 1 февралендә территориясе Әлмәт районына бирелә һәм район бетерелә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССР составында административ берәмлек буларак кабат торгызыла[3][4].
Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнаша. Монда машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, нефть-газ комплексы предприятиеләре эшли. Район территориясендә Ромашкино нефть ятмасының Азнакай мәйданы урнаша[5].
Азнакай районында Татарстанның иң югары ноктасы — Чатыр-Тау (диңгез өсте биеклегеннән 321,7 м), ул шундый ук исемле табигать тыюлыгында урнаша[6][7].
География
үзгәртүТөньякта Мөслим, төньяк-көнбатышта — Сарман, көнбатышта — Әлмәт, көньякта — Бөгелмә һәм Ютазы районнары белән, ә көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары белән чиктәш[7].
Район республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. Табигый яктан бу көнчыгыш Кама аръягының урман-дала зоналарының бер өлеше. Регионның рельефы — калкулыклы тигезлек, берничә ярус һәм кискен борылышлар асимметриясе белән тасвирлана. Тигезлек Урал таулары алдының Бөгелмә платосында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгышында урнаша (Чатыр-Тау — төбәкнең истәлекле урыны һәм Татарстанның иң биек ноктасы) һәм Ык-Зәй субүленешендәге Ык буеның киң сул ягын үз эченә ала[8].
Район мәйданы — 2143,3 км2, биләгән территория буенча ул республикада Мамадыш, Әлмәт, Лаеш һәм Нурлат районнарыннан кала бишенче урынны алып тора[8].
Герб һәм әләм
үзгәртүГерб идеясе һәм авторлыгы Тимкин Рафыйк Әнәс улыныкы. Гербтагы төп фигура — лачын, ул энергия, очыш, максатчанлык һәм ирекне чагылдыра. Лачын район һәм аның халкын, югары күтәрелгән канатлары районның икътисади нигезе булган нефтьне, районның динамик үсешен, киләчәккә омтылышын, иртәгәсе көнгә ышанычны гәүдәләндерә. Шул ук вакытта очучы кош җирле халыкның мәдәни традицияләрен һәм рухи дәвамчанлыгын ассызыклый. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Төбәк икътисадының аграр өлеше алтын сызык белән күрсәтелә. Яшел төс табигатьне, сәламәтлекне, экологияне, тормыш үсешен символлаштыра. Кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлык һәм бәйрәмне, Азнакай районын Татарстанның алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе буларак күрсәтә[9].
Азнакай муниципаль районы әләме район гербы нигезендә эшләнә һәм горизонталь буенча тигез булмаган өч өлешкә бүленә 2:3 чагыштырмалы турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: киң кызыл, тар гына сары һәм яшел төсләр, герб сурәте кабатлана, әмма җир дугаланып килмәгән. Әләмне төзүдә Россия геральдистлар берлеге белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Геральдика советы шөгыльләнә[10].
Тарих
үзгәртүЭтимология
үзгәртүАзнакай — Азнакай районының административ үзәге. Сүзнең беренче өлеше«Азна-» — башкорт «Аҙна» сыннан («ҙ» сакау [ з ] авазы) —«атна, атналык» дигәнне аңлата, шулай ук «җомга» мәгънәсен югалганткан булырга тиеш. Икенче «-кай» өлеше — башкорт, татар һәм чуаш телләрендә ягымлылык өстәүче суффикс[11].
Борынгы һәм Урта гасырлар
үзгәртүАзнакай районының хәзерге территориясендә элек-электән башкортлар урнашкан була. Биредә XIV гасыр археологиясенең җирләү өлкәсендә уникаль истәлекле төркем урнаша. Бу — гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташлары һәм мөселман традицияле, тирән чокырлы каберле зур булмаган мөселман зиратлары. Алар әлеге җирлектәге башка каберлекләргә бик нык аерылып тора, чөнки калган каберлекләр мәҗүси йолаларга хас сай чокырлары, үлгән кешенең башы көньяк-көнбатыш якка юнәлүе, кабер язуларының булмавы белән билгеле. Мондый каберлекләр XIV гасырда бу төбәктә утрак тормышлы этник төркемнәр булганын күрсәтә ала, ләкин каберлекләр тирәсендә торак пункт эзләре табылмаган[12].
Советлар Союзы составында
үзгәртү1918 елда Совет хакимияте урнашканнан соң район территориясендә авыл советлары һәм волость башкарма комитетлары барлыкка килә. 1920 елга кадәр алар Самара губернасының Бөгелмә өязе һәм Уфа губернасының Минзәлә өязенә керәләр. 1920-1930 елларда территория Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны составында була[7].
1930 елның 23 июлендә ТАССРның барлык кантоннары бетерелә, алар урынына районнар төзелә. 1931 елның 30 октябрендә Азнакай районы дип үзгәртелә[3][4]. Дүрт елдан соң төбәктә районнар үзгәртеп корыла, 17 се арасында Тымытык районы барлыкка килә. 1958 елда район бетерелә, ә территориясе Азнакай районына кушыла[3][13]. Әмма 1963 елда Азнакай территориясен Әлмәткә кушалар һәм район ике елга бетеп тора. Соңгы тапкыр 1965 елның 12 гыйнварында район тулысынча торгызыла һәм шул чикләр белән хәзергәчә сакланып кала[4].
1950 елның октябрендә, бер өлеше Азнакай мәйданына туры килгән Ромашкино нефть ятмалары эшкәртелә башлагач, районның актив индустриализациясе башлана. 1951 елның 7 августында җир бораулау өчен Азнакай бораулау конторасы төзелә. Ноябрь аенда план буенча нефть таба башлыйлар[8].
Хәзерге заман
үзгәртү1992 елдан 2005 елга кадәр Татарстанның халык депутаты Әнәс Исхаков район һәм шәһәр хакимияте башлыгы була[14][15]. 2005 елдан бу вазифаны Республика Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе буенча билгеләнгән Мансур Хәйретдинов алып тора, моңа кадәр Хәйретдинов озак вакытлар Азнакай районы кулланучылар җәмгыятен җитәкли[16].
2008 елда район башлыгы итеп Рафис Галиев билгеләнә[17], ул 2011 елның декабрендә, «Татнефть» компаниясенә күчү сәбәпле, вакытыннан алда эштән китә. Вакытлыча район башлыгы вазифаларын үтәүне Марсель Шәйдуллинга тапшыралар, 2012 елның октябрендә ул район башлыгы итеп билгеләнә һәм хәзерге көнгә кадәр шушы урында эшли[18][19].
Халык
үзгәртүХалык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2002[20] | 2005[21] | 2006[22] | 2007[23] | 2008[24] | 2009[24] | 2010[25] | 2011[26] | 2012[27] | 2013[28] |
31 273 | ↘30 618 | ↘30 304 | ↘30 033 | ↗64 405 | ↘64 274 | ↗64 547 | ↘64 428 | ↘63 835 | ↘63 548 |
2014[29] | 2015[30] | ||||||||
↘63 544 | ↘63 271 |
Милли состав
үзгәртүМилләт | 1970[31] | 1979[31] | 1989[31] | 2002[32] | 2010[33] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 82,0 % | 82,7 % | 81,2 % | 80,9 % | 86,1 % |
руслар | 15,0 % | 14,2 % | 15,3 % | 14,9 % | 11,2 % |
Күренекле шәхесләр
үзгәртүАзнакай җирлегенең зур хөрмәткә лаек булган игенче һәм нефтьчеләре, укытучы һәм табиблары, инженер һәм төзүчеләре бар.
Танылган язучылар:
Габдулла Тукай премиясе лауреатлары:
Россия һәм Татарстанның халык артистлары:
Күренекле җырчылар:
- Миргаяз Шәрәфиев;
- Зәйнәп Фәрхетдинова;
- Равил Галиев .
Бу шәхесләр районның данын еракларга танытты[34].
Азнакайдан Бөек Ватан сугышына 16 241 кеше китә. Шуларның 8192 се сугышта һәлак була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Каһарманы, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән горурлана.
- Нур Әхмәдиев (1946—2021), язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (Әсәй авылыннан).
- Рафис Галиев (1961, Азнакай), 2008-2011 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы.
- Фәрит Галимов (08.01.1962) — галим-радиофизик (Мачаклыбаш авылы).
- Ягъфәр Гарипов (1941―2023), социология фәннәре докторы (2017), философия фәннәре кандидаты (1978).
- Мирсәй Гариф (01.05.1946), язучы, тарихчы (Зур Сукаеш авылыннан).
- Гафифә Гаффарова (1948), шагыйрә.
- Илдус Гыйләҗев — язучы, шагыйрь (Чалпы авылы).
- Рәмзия Закирҗанова (1961), Кариев театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
- Рөстәм Зәкуан (1957–2018), язучы, Тукай премиясе (2018) иясе.
- Мәгъсүм Латыйфуллин (1925―1995), Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, язучы.
- Ниһат Мозаффаров (1937, Кәкре Елга), төбәк тарихчысы, КПСС райкомы беренче секретаре (1991), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).
- Фәндәс Сафиуллин (1936, Мәлбагыш―2021), сәясәтче, татар милли хәрәкәте әһеле, ТР ДШ һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты.
- Илсур Хәертдинов (1990), 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрының драма артисты. ТР атказанган артисты (2024).
- Ифрат Хисамов — татар композиторы (Сарлы авылы).
- Айрат Шаммазов (1947; атасы Азнакай районыннан) — галим, профессор, Уфа нефть институты ректоры.
- Әнвәр Шәрәфиев (1935―2024), композитор (Урсай авылы).
Муниципаль-территориаль бүленеш
үзгәртүАзнакай муниципаль районында 2 шәһәр, 26 авыл җирлеге һәм аларга кергән 78 торак пункт бар[35]. Шәһәр шартларында (Азнакай шәһәре һәм Актүбә ш.т.б.) район халкының 69,83% ы яши.
Ерак яки бару кыен булган урыннарда урнашкан торак пунктлар: Балан-Бүләк, Банки-Сукаеш, Бүләк, Ирекле, Камышлы, Камышлы Күл, Карамалы Елга, Кәтем, Мөслим, Мәндәй, Түбән Сукаеш, Октябрь Бүләге, Таллы Бүләк[36].
Икътисад
үзгәртүСәнәгать
үзгәртүӨлкә | Предприятие исеме |
---|---|
Нефть һәм газ | «Азнакаевскнефть», Азнакай цехы, «Бурение», «Татнефть-АзнакаевскРемСервис», АНПС, «Геология», «ННК-Геофизика», «Азнакай горизонты», «Геотех» |
Машина җитештерү һәм металл эшкәртү | «Нефтемаш» заводы, «Перекрыватель», «Техкомплект» |
Азык-төлек сәнәгате | «Азнакай май заводы» («Витамин» филиалы), «Азнакай икмәге», «Азнакай азык комбинаты» |
Җиңел сәнәгать | «Азнакай киемнәре» тегү фабрикасы |
Азнакай районында Ромашкино нефть ятмасының шактый өлеше урнаша, ул мөстәкыйль эшкәртү объекты — Азнакай мәйданы булып тора. Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнаша. Анда нефть-газ комплексы, машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре эшли.
Авыл хуҗалыгы
үзгәртүОешма категориясе | Оешмалар саны | Оешма атамасы | Алып торган территориясе |
---|---|---|---|
Эре инвесторлар | 2 | «Агросила — групп» («Азнакай» агрофирмасы) | 35 % |
«Союз Агро» (Актүбә җирле җитештерү комплексы) | 14 % | ||
Мөстәкыйль хуҗалыклар | 12 % | «Агро ТНГС И», «Марс», «Х.Мустакимов ис. җәмгыять», «Тукай», «Туйкино», «Чалпы», «Таллы Бүләк», «Эстәрле», Ф. Р. Каримов хуҗалыгы | 37 % |
Крестьян-фермер хуҗалыклары | >50 | 14 % |
Район ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык, умартачылык кебек авыл хуҗалыгы тармакларына йөз тота. Шулай ук биредә бодай, көзге арыш, арпа, карабодай, борчак, шикәр чөгендере игелә[5]. Районның гомуми мәйданы 165 500 га, шуның 137 300 га — авыл хуҗалыгы җирләре, 112 000 га җир эшкәртелә[37].
2007 елда Азнакай районы Татарстанда карабодай җитештерү һәм аның икътисади күрсәткечләре буенча беренче урында тора. 2020 елның октябрь аена районда 23 мең гектарга якын көзге культуралар чәчелә[38]. 2020 елда район шулай ук рапс үстерү күләме буенча Татарстанда лидер булып тора, бу культураның мәйданы 10 мең гектарны тәшкил итә[39].
Азнакай районы республикада сөт җитештерү буенча алтынчы урында тора: 2020 елның ноябрендә районда көнгә 142,7 тонна сөт савыла (бер сыерга уртача 18,4 кг) — бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,7 тоннага артыграк[40].
Инвестицион потенциал
үзгәртүТатарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында Азнакай районының капиталына инвестицияләр күләме якынча 1,8 млрд. сум тәшкил итә, бу Татарстандагы гомуми инвестицияләр күләменең 0,8% ы[41].
Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисабы нигезендә, 2019 елда Азнакай районына 4,3 млрд. сум инвестиция җәлеп ителә (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан кергән табышлардан тыш), бу Татарстанның гомуми өлешенең 1,2% ын тәшкил итә. 2018 елда сумма шул ук диярлек — 4,2 млрд[42].
Инвестицияләр буенча файдалы казылмалар чыгару (1 млрд. сумга якын), төзелеш (46 млн. сумга якын), электр энергиясе (9,5 млн.), авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту (7,8 млн.), эшкәртү өлкәсе (4,5 млн.), сәламәтлек саклау (4,2 млн.), сәүдә (3,5 млн.) өлкәләре алда бара[41][42].
Торак фонд
үзгәртү2018 ел | 2019 ел | 2020 ел (гыйнвар-июнь) | ||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
м² | % | ТР да | м² | % | ТР да | м² | % | ТР да | ||||
м² | Район % ы | м² | Район % ы | м² | Район % ы | |||||||
Барлыгы | 21 912 | 100 | 2 409 949 | 0,91 | 22 362 | 100 | 2 675 529 | 0,84 | 10 614 | 100 | 1 353 428 | 0,78 |
Шул исәптән, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан | 9 443 | 43,1 | 1 301 195 | 0,73 | 1294 | 5,79 | 1 569 808 | 0,08 | - | - | 551 485 | - |
Шул исәптән, халык тарафыннан | 12 469 | 56,9 | 1 108 754 | 1,12 | 21 068 | 94,21 | 1 105 721 | 1,91 | 10 614 | 100 | 801 943 | 1,32 |
Транспорт
үзгәртүРайонның төп автомобиль юллары: Яр Чаллы (М7) — Азнакай — Октябрьский (М5), 16К-0077 «Азнакай — Әлмәт», 16К-0078 «Азнакай — Бөгелмә».
Районда тимер юллар юк. Көньяк-көнбатыш чигеннән ерак түгел Бөгелмә аэропорты урнашкан.
Экология
үзгәртүРайон территориясе буйлап агучы елгаларның гомуми озынлыгы — 780 км. Төбәкнең иң зур һәм төп елгасы — Кама кушылдыгы булган Ык елгасы, район эчендәге озынлыгы — 65 км, аның кушылдыклары — Стәрле (54 км) һәм Мәллә (36 км) елгалары. Ык һәм Стәрле төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәрләренә керәләр. Ык тугайларында күлләр бар, карст системасы буенча барлыкка килгән күлләр дә очрый, мәсәлән, Зур Кизай күле[43].
Район территориясе урман-дала зонасында урнашкан. Монда киң яфраклы урманнар дала һәм болыннар белән чиратлаша. Кама Аръягы өчен гадәти өрәңге, юкә, имән, шулай ук киң яфраклы токымлы усак һәм каен урманнары өстенлек итә. Төп урман массивлары районның көнбатышында Мәллә елгасының сул һәм Ык елгасының уң як ярында районның көньяк-көнчыгыш чиге янында урнашкан. Урманнар гомуми территориянең 16,8 % тәшкил итә. Дала үсемлекләреннән кылган, солыча нечкә сабак һәм башка күптөрле үләннәр бар. Районның хайваннар дөньясы урман, дала һәм җир астын биләүчеләрдән тора. Кошлардан иң еш чыпчык, сарытүш, тургайлар, сиртмәкойрык, имезүчеләрдән — соры тычкан, куян, төлке, байбак, поши, ас, кабан, сусар очрый[7].
Азнакай районында иң зур саклана торган табигый территория булып 4149 га мәйданлы, диңгез биеклегеннән 321,7 м биеклектәге профильле «Чатыр-Тау» дәүләт табигый заказнигы санала[6][7].
Районда шулай ук Чекан табигый ядкәре урнашкан. Бу — Ык елгасының уң як ярында 2073 га мәйдандагы нарат урманы, монда шулай ук дала чиясе һәм гөлҗимеш куаклары үсә. Биредә бөҗәкләрнең сирәк төрләре очрый: агач бал корты, дала уракчы кырмыскасы, адмирал; кошлар: каракош, торымтай, лачын кош, сары карга[7].
Икенче «Владимир авышлыгы» дәүләт табигый заказнигы Ямаш елгасының уң як ярында урнашкан, анда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән болын, дала үсемлекләре һәм бөҗәкләр җыелмасы бар, шулай ук утчәчәкнең республикадагы иң зур популяциясе үсә[7][8].
1978 елда байбакны(сөркәне) саклау өчен 30 мең га мәйданлы Азнакай аучылык заказнигы төзелә. Байбактан кала анда поши, кабан, суер һәм көртлекләр очрый[7].
2020 елның сентябрендә төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре дип шундый ук исемле авыл янындагы Мануяз үзәнен таныйлар. Үзән мәйданы — 9,7 гектар. Аның территориясендә Кызыл китапка кертелгән куян, дала көзәне, бүдәнә, каракошлар бар[44][45].
|
Социаль өлкә
үзгәртү2020 елда районда 57 балалар бакчасы, 32 мәктәп, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе, 13 филиаллы 13 гомуми белем бирү мәктәбе, шуларның унисигезе татар телендә, икесе рус-татар һәм уны рус телендә белем бирә. Районда гимназия, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле мәктәп һәм лицей бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике махсус мәктәп эшли[37].
Район мәдәният учреждениеләре челтәре 47 мәдәният йорты, 4 авыл клубы, район-шәһәр Мәдәният сарае, Актүбә бистәсендәге Гагарин исемендәге Мәдәният сарае, 33 китапханә, 2 балалар сәнгать мәктәбе, Тымытык балалар музыка мәктәбе, 2 автоклуб һәм мәдәни бригададан тора. Азнакайда туган якны өйрәнү музее эшли һәм нәфис иҗат белән шөгыльләнүче 11 халык коллективы исәпләнә[7][8]. Районда кырык биш мәчет һәм Актүбәдә изге Сергий Радонежский православие чиркәве урнашкан[7].
340 стационар урынга исәпләнгән Азнакай үзәк район хастаханәсе медицина хезмәте күрсәтә. Поликлиника рентген, флюорография һәм УЗИ кабинетлары, клиник, биохимик, цитологик, бактериологик лабораторияләр һ.б. белән җиһазландырылган[8].
Районда 1930 елдан башлап татар һәм рус телләрендә «Маяк» газетасы басыла (тарихи исеме — «Трактор», соңрак — «Коммуна»). Редакцияне 1962 ел башында ябалар, әмма 1965 елда ук кабат торгызалар[46].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Лев Жаржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Интернет-газета «Реальное время». әлеге чыганактан 2020-10-22 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Дулаева, 2002
- ↑ 5,0 5,1 Георесурсы, 2017
- ↑ 6,0 6,1 Роман Фандорин (2013-10-10). Чатыр-тау: самая высокая точка Татарстана. Сетевое издание «Газета Daily». 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 Лариса Айнутдинова, Булат Хамидуллин (2017-10-08). Азнакаевский район: самая высокая точка, татаро-башкирское пограничье и родина шерстистого носорога. Интернет-газета «Реальное время». әлеге чыганактан 2020-12-06 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 Азнакаевский район. Интернет-портал TatCenter.ru (2020). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Решение Азнакаевского районного Совета РТ от 19 мая 2006 г. N 47-8 «О гербе и флаге муниципального образования Азнакаевский муниципальный район» Приложение N 1. Положение о гербе муниципального образования Азнакаевский муниципальный район Республики Татарстан. Портал Гарант.ру (2006-05-19). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Решение Азнакаевского районного Совета РТ от 19 мая 2006 г. N 47-8 «О гербе и флаге муниципального образования Азнакаевский муниципальный район» Приложение N 2. Положение о флаге муниципального образования Азнакаевский муниципальный район Республики Татарстан. Портал ГАРАНТ.РУ (2006-05-19). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Вестник, 2005
- ↑ Гарустович, 2012
- ↑ Ведомости Верховного Совета СССР, 1958
- ↑ Умер бывший глава Азнакаевского района Анас Исхаков. Интернет-газета «Реальное время» (2019-10-22). әлеге чыганактан 2020-12-05 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ На 75-м году жизни скончался экс-глава Азнакаевского района. СМИ «aif.ru» (2019-10-22). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Минтимер Шаймиев на сессии Азнакаевского Совета народных депутатов представил нового руководителя города и района. Татар-информ (2005-06-16). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ В Азнакаевском районе – новый глава. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (2008-10-02). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Главой Азнакаевского района РТ избран Марсель Шайдуллин. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (2012-10-19). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Рафис Галиев досрочно покинул пост главы Азнакаевского района РТ. Газета «Вечерняя Казань» (2011-12-20). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ 24,0 24,1 Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ 30,00 30,01 30,02 30,03 30,04 30,05 30,06 30,07 30,08 30,09 30,10 30,11 30,12 30,13 30,14 30,15 30,16 30,17 30,18 30,19 30,20 30,21 30,22 30,23 30,24 30,25 30,26 30,27 30,28 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
- ↑ 31,0 31,1 31,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-10
- ↑ Национальный состав населения Республики Татарстан 2013 елның 29 октябрь көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-04-18, retrieved 2017-04-17
- ↑ Закон Республики Татарстан N 48-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Азнакаевский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе». АО «Кодекс» (2005-01-31). 2020-11-09 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан № 648 «Об утверждении перечня населённых пунктов, находящихся в отдалённых или труднодоступных местностях Республики Татарстан». АО «Кодекс» (2005-12-29). 2020-11-09 тикшерелгән.
- ↑ 37,0 37,1 37,2 37,3 История района. Азнакаевский муниципальный район (2020-01-22). әлеге чыганактан 2021-01-18 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Резеда Шарипова (2020-10-13). На полях Азнакаевского района завершаются осенние работы. Филиал АО «ТАТМЕДИА» "Редакция газеты «Маяк». 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Гулюза Ибрагимова (2020-10-13). Родственник капусты — рапс: техническая культура, требующая решительности. Сетевое издание «События». 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Резеда Шарипова (2020-10-13). В Азнакаевском районе ежедневно надаивают около 143 тонн молока. Филиал АО «ТАТМЕДИА» "Редакция газеты «Маяк». 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 41,0 41,1 41,2 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2020-11-28 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ 42,0 42,1 42,2 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2020-12-06 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан № 237 «Об утверждении положений о памятниках природы регионального значения Республики Татарстан». АО «Кодекс» (2019-03-29). 2020-11-09 тикшерелгән.
- ↑ «Долина Маняуз» и «Покш Пандо» — в Татарстане создали новые охраняемые природные зоны. «Государственный Интернет-Канал «Россия» (2020-11-05). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Об объявлении природных объектов «Долина Маняуз» на территории Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан, «Покш Пандо» на территории Лениногорского муниципального района Республики Татарстан памятниками природы регионального значения. Кабинет министров Республики Татарстан (2020-09-29). 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ «Маяк» — Азнакай районы елъязмасы. Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция газеты «Маяк» (2015-07-11). 2020-11-07 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Ведомости Верховного Совета СССР : Газета. — 1958. — 31 июля (№ 16 (911))
- Гарустович Г. Н. К вопросу об особом типе памятников археологии XIV века на территории исторического Башкортостана(кладбища с каменными надгробиями с исламскими эпитафиями) (рус.) // Проблемы востоковедения : Журнал. — 2012. — ISSN 2223-0564
- Дулаева Р. А. Татары на планете Земля. — Казань: Дом печати, 2002. — 156 с. — ISBN 5-94259-030-3.
- Корнилов Геннадий Емельянович. Топонимия республик Поволжья (Башкортостан, Коми, марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия) VII: А-анлаутные географические названия (рус.) // Вестник Чувашского университета : Журнал. — 2005. — ISSN 1810-1909
- Лощева Зоя Андреевна, Магдеев Марат Шамилевич, Агафонов Сергей Геннадьевич, Федотов Михаил Владимирович, Магдеева Ольга Васильевна. Новый взгляд на геологическое строение пашийского горизонта (D3ps) Азнакаевской площади Ромашкинского месторождения нефти (рус.) // Георесурсы : Журнал. — 2017. — Т. 19, № 1. — ISSN 1608-5078
- Шафиев Р. М., Михайлов А. Г. Перспективы государственной поддержки отечественного промышленного экспорта (рус.) // Достижения науки и техники АПК : Журнал. — 2007. — № 1. — ISSN 0235-2451
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |