7 август
(7 avgust битеннән юнәлтелде)
7 август — Милади тәкъвимендә сигезенче айның җиденче көне. Ел ахырына кадәр 146 көн кала.
← август → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | ||||
4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
2025 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар
үзгәртү- Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы — Бөтендөнья күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыруга багышланган атналыгының җиденче һәм соңгы көне (фр. Septième et dernière journée internationale de la Semaine mondiale de l’allaitement maternel).[1]
- Колумбия — Милли бәйрәм (исп. Fiesta nacional).
- Кот-д’Ивуар — Бәйсезлек көне (фр. Fête de l'Indépendance)..
- Сент-Китс һәм Невис — Эмансипация көне (ингл. Emancipation Day).
- Ассириялылар (ru) — Җәфа чигүчеләр көне / Милли хәтер көне (ингл. Martyrs Day/National Day of Mourning, рус. День Мучеников/День траура).
- Боливия — Милли хәрби көчләр көне (исп. Aniversario de las Fuerzas Armadas).
- Колумбия — Милли хәрби көчләр көне (исп. Día del Ejército Nacional).[2]
- 1858 — Инглиз патшабикәсе Виктория Канада башкаласы булып Оттава шәһәрен сайлый.
- 1960 — Кот-д’Ивуарның Франциядән бәйсезлеге игълан ителә.
- 1968 — Лондонда демонстрантлар төркеме ССРБ вәкиллегенә ташлар ыргытканнар.
- 1993 — Лондонның Букингем сарае өлешчә туристлар өчен ачыла.
Шулай ук карагыз: Төркем:7 август көнне туганнар
- 1836 — Никанор Хржонщевский, гистолог, патофизиолог.
- 1858 — Федор Казин, җәмәгать эшлеклесе, депутат.
- 1871 — Александр Фёдоров, крестьянин, депутат.
- 1873 — Дмитрий Абрамович, әдәбият белгече.
- 1875 — Шәехгаттар Иманаев, тел галиме, хокук белгече.
- 1878 — Владимир Адоратский, тарихчы.
- 1882 — Франц Баллод, археолог, сәнгать белгече.
- 1898 — Валериан Пономарёв, инженер-конструктор.
- 1904 — Ральф Банч, дипломат, хокук яклаучысы, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
- 1906 — Габделхак Бәдыйгов, фирка һәм профсоюз эшлеклесе.
- 1923 — Борис Макшанцев, педагог.
- 1929 — Габдулла Фәйзуллин, тракторист.
- 1931 — Евгений Романов, инженер-химик.
- 1933 — Элинор Остром, сәясәт һәм икътисад белгече, икътисад өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты.
- 1939 — Марс Җәләтов, нефтьче.
- 1942 — Юрий Монаков, химия галиме, профессор.
- 1946 — Җон Мәзер, астроном, астрофизик, физика өлкәсендә Нобель премиясе иясе.
- 1947 — София Ротару, җырчы.
- 1948 — Владимир Белицкий, архитектор.
- 1948 — Җеймс Патрик Әллисон, иммунолог, физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе иясе.
- 1958 — Морат Гаделшин, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, депутат.
- 1965 — Илдар Әхмәрев, РФ хәрби флот капитаны.
- 1965 — Лилия Маврина, муниципаль эшлеклесе, депутат.
- 1966 — Джимми Уэйлс, Википедия нигезләүчесе.
- 1978 — Игорь Габдерәззаков, футболчы.
- 1997 — Гөлназ Йосыпова, драма актрисасы.
Шулай ук карагыз: Төркем:7 август көнне вафатлар
- 1897 — Иосиф Готвальд, шәркыятьче, профессор.
- 1912 — Галиәсгар Сыртланов, адвокат, сәясәтче, депутат.
- 1913 — Әкрам Галимов, татар шагыйре.
- 1918 — Мартын Межлаук, инкыйлабчы, юстиция комиссары.
- 1921 — Александр Блок, рус шагыйре.
- 1930 — Константин Запрудский, яңарыш чиркәве эшлеклесе, епископ.
- 1936 — Хәсәнгата Габәши, татар мөгаллиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе.
- 1938 — Екатерина Габашвили, гөрҗи язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе.
- 1938 — Нота Клячкин, сәламәтлек саклау эшлеклесе.
- 1941 — Александру Балтагы, дин эшлеклесе, педагог.
- 1941 — Николай Буш, ботаника профессоры, академик.
- 1941 — Рабиндранат Тагор, һинд шагыйре, язучы, рәссам, композитор, җәмәгать эшлеклесе.
- 1978 — Андрей Перевозчиков, инженер-конструктор.
- 1993 — Владимир Иванов, административ-хуҗалык һәм фирка эшлеклесе.
- 2000 — Геральд Матюшин, археология галиме, профессор.
- 2008 — Диләрә Бәширева, йогышлы авырулар белгече, профессор.
- 2010 — Анатолий Басов, юрист, фирка эшлеклесе.
- 2013 — Әлмир Каюмов, футболчы, хәким.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ (фр.) Événement de l'OMS
- ↑ (исп.) Día del Ejército Nacional