Лилия Николаевна Маврина (1965 елның 7 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. IV, V һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Икътисад фәннәре кандидаты.

Лилия Маврина
Туган 7 август 1965(1965-08-07) (58 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Яшәгән урын Павлюхин урамы[1]
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан авиация институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Россия

Тормыш юлы үзгәртү

Лилия Маврина 1965 елның 7 августында Казанда туа[2]. 1988 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын «Инженер-системотехник» белгечлеге буенча тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, Казан авиация институтында оештыру эшләре буенча сәркатип урынбасары (1988—1989), ЭВМ кафедрасының ассистенты, өлкән укытучысы (1989—1995) булып эшли.

1995—1998 елларда — Казан шәһәре администрациясенең аз керемле халык катламнарын социаль яклау идарәсе баш белгече, башлыгы урынбасары. 1998 елдан — «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгы префектурасында аппарат җитәкчесе — префект урынбасары. 2000 елдан Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, 2003 елдан-башлыгы. 2004 елдан Казан администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары, аппаратның оештыру-аналитика идарәсе башлыгы. 2006 елдан — Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – оештыру идарәсе башлыгы. 2007—2009 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе рәисе.

2009 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV нче чакырылыш, 2014 елда V нче чакырылыш, 2019 елда VI нче чакырылыш депутаты итеп сайлана[3]. Дәүләт Советы Президиумы һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы[4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү