Шәехгаттар Иманаев

Шәехгаттар Иманаев, Шәехгаттар Хәсән улы Иманаев (1875-1939) — тел галиме, хокук белгече. «Хокук вә хәят» журналы [2] нәшире һәм мөхәррире (1913-1914), «Бәянелхак» газетасы мөхәррире. Казан университетының хокук җәмгыяте әгъзасы. Россия империясенең дәүләт Думасы әгъзасы.

Шәехгаттар Иманаев
Туган телдә исем Шәехгаттар Хәсән улы Иманаев
Туган 7 август 1875(1875-08-07)
Вятка губернасы, Алабуга өязе Тирсә авылы
Үлгән 8 гыйнвар 1939(1939-01-08) (63 яшь)
Казан
Яшәгән урын Галиәсгар Камал урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре хокук һәм тел белгече, мөхәррир

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1875 елның 7 августында Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Әгерҗе районы) Тирсә авылында ахун гаиләсендә туган. Уфада гимназия, соңрак Казан гимназиясен (1897), Казан университетының юридик факультетын (1901) тәмамлаган[3] . 1901-1902 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында да белем ала.

1901 елдан адвокат[4]. Озак еллар Казанда казый булып эшли, коллежский асессор дәрәҗәсендә отставкага чыга.

1913-1914 елларда «Хокук вә хәят» исемле журнал чыгара[5][6].

1906-1914 елларда чыккан «Бәянелхак» газетасының соңгы мөхәррире була.

Казан университетында ислам хокукыннан лекцияләр укырга тели, ләкин комиссия үткәрми [7].

1936 елдан, сөргеннән кайткач, Казанның 13 нче мәктәбендә рус һәм алман теле укыта.

Хезмәтләре

үзгәртү

Ш. Иманаев — ХХ гасыр башында татар телен өйрәнүгә багышланган беренче фәнни хезмәт язучы, татар теле фонетикасын фәнни өйрәнә башлауга үзеннән зур өлеш керткән, бик күп закончалыклар турында башлап сүз әйтүче. 1910 елда «Бәянелхак» газетасы басмаханәсендә «Татар теленең нәхүе вә сарыфы» исемле китабын бастыра, ләкин китап үз вакытында тел белгечләренең бәясен алмаган. Шактый еллардан соң гына Шәрыкъ телләре белгече Н.Ф. Катановның югары бәясен алган.

Татар теленең нәхүе вә сарыфы

үзгәртү

Китапның күләме 102 бит. Ул Мөкаддимәдән (Кереш) һәм 3 бүлектән тора: фонетика, морфология, синтаксис. Галим татар телчеләреннән беренче буларак, авазларның барлыкка килүен, үзгәрешләрен физика законнарына, сөйләм органнары, үзәк нерв системасы эшчәнлегенә нигезләп аңлата. Ш. Иманаев татар телендә (гарәп әлифбасында) 9 сузык, 34 тартык аваз саный. Татар телчеләреннән беренче булып, татар телендә сингармонизмның бер төре — рәт гармониясе булуын таный.

1926 елда Казанда «Мусульманский гражданский юридический строй как результат общественности» китабын чыгара.

Сәяси золым

үзгәртү

1933 елда кулга алына. 1935 елда «Бөтенсоюз социал-фашистлар фиркасенең актив әгъзасы булуда, Казанда фирканең филиалын җитәкләүдә» гаепләнә. 3 елга Себергә (Тум) сөрелә.

1938 елда янәдән кулга алына. 1939 елда Казанда төрмә хастаханәсендә вафат була[8]. 1998 елда ТР прокуратурасы карары белән исеме аклана.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.
  2. Мәшһүр татар галимнәре. Казан: ТКН, 2011.ISBN 978-5-298-02090-9

Искәрмәләр

үзгәртү