Геральд Матюшин (14 ноябрь 1927(1927-11-14), Уфа, Өфә кантуны, БАССР, РСФСР, СССР — 7 август 2000, Мәскәү, Россия) — советт һәм русия археологы. Тарих фәннәре докторы, РФА археология институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Россия тәбигать фәннәре акадмиясе мөхбир әгъзасы (1992); Россия археология көллиятенең рәисе һәм ректоры, Россия халык фәннәр академиясе вице-президенты, Америка археология җәмгыяте әгъзасы.

Геральд Матюшин
Туган 14 ноябрь 1927(1927-11-14)
Уфа, Өфә кантуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 7 август 2000(2000-08-07) (72 яшь)
Мәскәү, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре археолог
Эш бирүче РФА археология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: археология[d]
Эш урыны: РФА археология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Матюшин Геральд Николаевич 1927 елның 14 ноябрендә Башкорт АССР ның Уфа шәһәрендә туа. Төньяк флотның Соловецкий утравындагы юнгалар мәктәбен тәмамлагач, Бөек Ватан сугышында катнаша.

К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында югары һөнәри белем алганнан соң (1952), Уфа мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1961 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Археология институтында эшли. Фәнни тикшеренүләре антропогенез һәм Көньяк Уралда таш гасыр проблемаларына багышланган.

1964 елда «Башкортстанда мезолит һәм неолит» темасына кандидатлык диссертациясе, 1987 елда — «Таш гасырда Көньяк Урал алды. Җитештерү хуҗалыгының үсеш проблемалары» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Башкортстанда палеолит (Урта түбә [1]), мезолит (Янгел), неолит (Ташбулат I) һәм энеолит (VIII Суртанды) торулыкларын таба.

Агыйдел, Агыйдел буе, Суртанды, Ташбулат һәм Янгел мәдәниятләрен ача. 300-дән ашу фәнни эшләр авторы.

Урта түбә палеонтология торулыгы Зур совет энциклопедиясенә кертелгән [2]

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • У колыбели истории. М., 1972;
  • Мезолит Южного Урала. М., 1976;
  • Яшмовый пояс Урала. М., 1977;
  • Энеолит Южного Урала. М., 1982;
  • У истоков человечества. М., 1982;
  • Три миллиона лет до нашей эры. М., 1986;
  • Nguon gos loaoi ngioi. Ha noi, 1986;
  • Историческое краеведение. М., 1987;
  • У истоков цивилизации. М., 1992;
  • On the Bound of History // Antiquity RAS. Issue 5. Moscow, 1993;
  • Каменный век Южного Урала. М., 1994;
  • Смена культур, цивилизации и экологические кризисы. М., 1994;
  • Неолит Южного Урала: Предуралье. М., 1996;
  • Археологический словарь. М., 1996[3][4];
  • Общество и власть. М., 1997;
  • Тайны цивилизаций: История Древнего мира / Матюшин, Геральд Николаевич. — М.: АСТ-ПРЕСС КНИГА, 2002. — 350 с.: ил. — (Историческое расследование).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Урта-Тубе
  2. Урта-Тубе//// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  3. Матюшин Г. Н. Археологический словарь // Київська міська бібліотека
  4. Матюшин Г. Н. Археологический словарь. Москва: «Просвещение», 1996. (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-03-29, retrieved 2020-08-29 

Әдәбият үзгәртү

  • Урта-Тубе//// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Матюшин Геральд Николаевич: (1927—2000) // Археологические статьи и материалы. — Тула, 2002. — С. 6.
  • Бурханов А. А. Г. Н. Матюшин и некоторые вопросы деятельности Волго-Уральского центра РАО: (памяти выдающегося ученого) // Древности. — М., 2003. — Вып. 36. — С. 11—26.
  • Петренко А. Г. Г. Н. Матюшин и проблемы становления производящего хозяйства // Древности. — М., 2003. — Вып. 36. — С. 26—30.

Сылтамалар үзгәртү