Морат Гаделшин
Морат Әсфәндәр улы Гаделшин (1958 елның 7 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[2].
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 7 август 1958 (66 яшь) |
Туу урыны | Казан, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Эшчәнлек өлкәсе | сәясәтче[d] |
Башкарган вазыйфа | РФ Дәүләт думасы депутаты[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Бердәм Русия[1] |
Әгъзалык | Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации VII созыва[d] |
Бүләкләр | |
Морат Гаделшин Викиҗыентыкта |
Биография
үзгәртүМорат Гаделшин 1958 елның 7 августында Казан шәһәрендә туа. 1980 елда Казан дәүләт университетын «математика» белгечлеге буенча тәмамлый. 1981 елда КПСС партиясенә керә. 1980 елдан 1983 елга кадәр стажер-укытучы, икътисади кибернетика кафедрасы ассистенты, Казан дәүләт университетының комсомол комитеты секретаре булып эшли. 1983 елда комсомол Татар өлкә комитетына оешма секретаре итеп билгеләнә. 1987 елдан 1988 елга кадәр комсомолның Үзәк комитеты инструкторы. 1988 елда комсомол Татар өлкә комитетының беренче секретаре итеп билгеләнә, анда 1993 елга кадәр эшли[3].
1993—1994 елларда Казан шәһәре администрациясенең Коммуналь милек комитетында рәис урынбасары вазыйфасында. 1994—1998 елларда Мәскәү шәһәрендә «Милләтара һәм төбәкара икътисадый проблемаларны өйрәнү үзәге»ндә генераль директор ярдәмчесе булып эшли. Шул ук вакытта Идел-Кама финанс берлегендә Президент вазифасында эшләгән. 1995 елда «Россия халыклары берлеге» оешманың Татарстан бүлеге рәисе булып эшли[4].
1998 елда Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары, «Казан посады» территориясе префекты итеп билгеләнә. 1998 елда Казан шәһәре администрациясендә эшли, 2005 елга кадәр администрация башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкара. 2006 елдан 2009 елга кадәр Республика премьер-министрының халыкара финанс оешмалары, шул исәптән Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе булып эшли. 2009 елда Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп сайлана, сайлаулар нәтиҗәләре буенча дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. 2010 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлек итү Советына керә.
2016 елның сентябрендә «Бердәм Россия»дән VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[5].
Закон чыгару эшчәнлеге
үзгәртү2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына карата 16 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була[6].
Бүләкләр
үзгәртү- «Дуслык» Ордены
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://rg.ru/2016/09/24/postanovlenie-dok.html
- ↑ Гадыльшин Мурад Асфандиарович. Государственная Дума. 2019-02-13 тикшерелгән.
- ↑ Гадыльшин Мурад Асфандиарович (рус.), Татцентр. 26 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Гадыльшин, Мурад Асфандиарович, ТАСС. 26 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Постановление Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7 г. Москва "Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации седьмого созыва". Российская газета. 2018-11-26 тикшерелгән.
- ↑ Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-03 тикшерелгән.