Татарларның дөнья буенча таралышы

Төп мәкалә: Татарлар

Татарларның иң зур өлеше яшәгән ил — Россия. 2010 елгы җанисәбе буенча, Россия Федерациясе татарлары 5 310 649 кешене тәшкил итә, башка илләрдә исә төрле чыганаклар буенча татарлар саны 1,5 миллионнан башлап, 3 миллионга кадәр[1].

Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 211 119 кеше[2], Казакъстанда — 204 229[3], Украинада — 73 304[4] милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Россия составына керә.

Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШ-да, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге ССРБ-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).

Илләр буенча татар халкы саны

үзгәртү

Илләр буенча мәкаләләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874
  2. 2,0 2,1 Данные предоставлены Госкомстатом Республики Узбекистан автору статьи - Цыряпкина Ю.Н. Русские в Узбекистане: языковые практики и самоидентификации (на примере полевых исследований в Фергане) // Томский журнал лингвистических и антропологических исследований. - 2015. - № 3 (9). - С. 18
  3. 3,0 3,1 Итоги переписи населения Казахстана 2009 г., archived from the original on 2018-11-18, retrieved 2021-11-08 
  4. 4,0 4,1 http://www.azatliq.org/content/article/2136300.html
  5. 2010 ел җанисәпләре, archived from the original on 2021-12-23, retrieved 2012-01-21 
  6. 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 6,11 6,12 6,13 6,14 6,15 6,16 6,17 6,18 6,19 6,20 6,21 6,22 6,23 6,24 6,25 6,26 6,27 6,28 6,29 6,30 6,31 6,32 6,33 6,34 6,35 2010 ел җанисәпләре, archived from the original on 2017-10-20, retrieved 2012-01-21 
  7. Материалы заседания круглого стола, посвященного предварительным итогам Переписи населения в Крымском федеральном округе по национальному составу, родному языку и гражданству 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган. // Перепись населения в Крымском федеральном округе 2017 елның 11 август көнендә архивланган.

Сылтамалар

үзгәртү