Кытай татарлары

Кытай татарлары (塔塔尔族 /塔塔爾族 Tǎtǎěrzú) — Кытай Халык Республикасындагы 56 рәсми этник төркемнең берсе. Кытай татарлары татар теленең бер вариантында сөйләшәләр һәм гарәп графикасын кулланалар.

Тарихы

үзгәртү

Хәзерге Кытай татарларының ата-бабалары Себер һәм Идел буе татарлары. XIX гасырга, беренче чиратта, татар сәүдәгәрләре ярдәмендә Урта Азиядә шактый азчылык формалаша.[1] Алга таба татар сәүдәгәрләре Урта Азиядән Цин империясенә караган Көнчыгыш Төркестанга күчеп килә башлыйлар, күбесенчә төбәкнең төньягын — Күлҗә, Чугучак һәм Өремче кебек шәһәрләрне үз итәләр. XIX гасыр ахырында Кытайда күчеп килгән татар балалары өчен татар мәктәпләре барлыкка килә башлый, тик соңрак ябылып бетәләр.[2][3] Хәзер Кытайда мәктәпләрдә һәм университетларда татар теле укытылмый. Тел гаиләләрдә генә саклана.[4] Алай да Кытайның бердәнбер татар авылы — Чишмәдә хакимия татарларның башлангычларын хуплый һәм мәдәни традицияләрен саклап калырга ярдәм итә. Авылда татар милли бәйрәмнәре — Сабантуй һәм Нәүрүз уздырыла.[5]

XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Маньчжуриядә дә татарлар күренә башлый. Мао Цзэдун идарә иткән чорда аның зур сикереш сәясәте һәм мәдәни инкыйлабы нәтиҗәсендә күп кенә татарлар Кытайдан китәргә һәм СССРга һәм көнбатышка күченергә мәҗбүр булалар.[6] Соңрак татарларның маньчжур җәмгыяте тулысынча юкка чыга, аның вәкилләре зур шәһәрләргә яки башка илләргә таралган, Синьцзян җәмгыяте дә кими бара.[7]

Көнчыгыш чит илләрдә татар диаспорасы теленең үсеш үзенчәлекләрен Кытай, Синьцзян-Уйгыр автоном районы, шулай ук татар-уйгыр һәм татар-Кытай икетеллелеге мисалында аз гына булса да өйрәнелгән.[1]

Татар көнчыгыш чит илләренең үзәге Кытайның Көлҗә, Өрнмче һәм Чавучак шәһәрләре булган. Нәкъ менә аларны Көнчыгыш эмиграциядәге татар тормышының үзәге һәм асылының чагылышы итеп карарга мөмкин. Бу шәһәрләрдә татарлар туган илләрендәге кебек уникаль мәдәни мохит, үзенчәлекле «татар цивилизациясе» булдырганнар.[1]

Татар теле иң элек белем бирү теле буларак эшләгән: татар телендә башлангыч, урта уку йортларында (татар мәктәбендә, кызлар мәктәбендә, «Нур» мәктәбендә, Гөләндәм ханым мәктәбендә, «Максудия» мәктәбендә, Гомәрия мәктәбендә, Чанышев мәктәбендә, Өрнмче татар мәктәбендә, Аялар һөнәр мәктәбендә) өйрәнелгән. Татар мәктәпләренә татарлар гына түгел, уйгырлар, казакълар, үзбәкләр, дунганнар һәм кытайлар да йөргән. Татар теле эшлекле аралашу һәм эшлекле язышу теле булып торган, хезмәт күрсәтү өлкәсендә киң кулланылган: татар эшкуарларының 60 кибетендә сәүдә алып барылган, көнкүреш, транспорт, юридик хезмәтләр күрсәтелгән. Татар мәдәнияте һәм татар сүзе татар эмигрантлары өчен татар китапханәләре фондлары аша җиткерелеп торган. Китапханәләрдә татар язучыларының әсәрләреннән һәркем файдалана алган. Татар телендә «Мөкәммәәл хисап», «Гомуми тарих», «Халык тарихы», «Татарча әлифба китабы» дәреслекләре басылып чыкан. Ә 1947 елда Күлҗәдә Г. Тукайның шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Татар теле дини, конфессиональ тел булган. Күлҗә һәм Өремчедә татар мәчетләре (татар мәчете, нугай мәчете) эшләгән, мөселман календаре сакланган. Мәчетләрдә гыйбадәт кылу гарәп телендә, ә рәсми булмаган аралашу татар телендә алып барылган. Шулай ук татар телендә дини әдәбият, вакытлы мөселман басмалары чыга. Моннан тыш, татар телендә дини жанрлардагы әсәрләр (вәгазь, тәүбә) язылган.[1]

Татарларның Кытайда таралышы

үзгәртү

Кытай татарларының бабалары — Кытайга күчкән Идел буе татарлары. Алар күпчелектә Шеңҗан-Уйгыр автономияле районына кергән Дацюань-Татар милли волостендә яшиләр. Аларның саны якынча 3556 кеше[8], шул исәптә Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында — 3242 кеше (2010).

Төбәк Кешеләр саны
Пекин 23
Тиәнҗин 4
Хебей 17
Шәнси 1
Эчке Монголия 6
Ляониң 14
Җилин 5
Һейлоңҗаң 3
Шаңхай 12
Җаңсу 19
Җеҗаң 9
Әнхой 9
Фуҗән 17
Җаңши 4
Шәндун 11
Хенән 4
Хубей 10
Хүнән 15
Гуандун 55
Гуанси 24
Хайнань
Чуңчиң 1
Сичүән 15
Гуйҗоу 3
Юннән 10
Тибәт
Шинши 1
Гәнсу 18
Чиңхәй 2
Ниңша-Хуэй автономияле районы 2
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында 3242
Бөтен Кытай 3556

Шәхесләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү