Әсгать Исхаков (Әсгать Тимергали улы Исхаков, кыт. 艾斯海提·伊斯哈科夫/Àisīhǎití Yīsīhākēfū/Айсһайти Исиһакыфу, 1 декабрь 1921(1921-12-01), Дүрбелҗин[d], Шеңҗаң[d], Кытай Республикасы[d] — 7 гыйнвар 1976(1976-01-07) (54 яшь), Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы, Кытай) — Кытай милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе, Синьцзянда актив булган Кытай коммунистик сәясәтчесе.

Әсгать Исхаков
Туган 1 декабрь 1921(1921-12-01)
Дүрбелҗин[d], Шеңҗаң[d], Кытай Республикасы[d]
Үлгән 7 гыйнвар 1976(1976-01-07) (54 яшь)
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы, Кытай
Күмү урыны Өремче
Ватандашлыгы  Кытай
Әлма-матер Кытай коммунистлар фиркасенең үзәк фирка мәктәбе[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Кытай камунислар фиркасе[d]

 Әсгать Исхаков Викиҗыентыкта

Татар милләтеннән.[1] 1942—1944 елларда Голҗа татар мәктәбендә укыткан. 1944—1949 елларда баш күтәрүчеләрнең баш штабы башлыгы, Көнбатыш Төркистан халык җөмһүрияте халык армисенедә оператив бүлеге башлыгы. 1949 елда Кытай Халык Республикасына Синьцзян кушылганнан соң Кытай Коммунистик партиясенә кушыла. 1950 елдан ШУАР коммунстик фиркасенең ҮК сәркәтибе. Беренче чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы әгъзасы.

1954 елда ул Беренче Милли Халык Конгрессына сайлана. Ул 1956 елның августыннан 1968 елның сентябренә кадәр Синьцзян автономияле хакимияте вице-председателе булып эшли. Айсихаити 1968 елда югалган һәм, мөгаен, 1968 елгы «Мәдәни инкыйлаб» вакытында репрессияләнгән һәм үтерелгән дип уйланыла.[2][3] Соңрак акланган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://baike.baidu.com/item/艾斯海提·伊斯哈科夫
  2. Bartke, Wolfgang (1997). Who was Who in the People's Republic of China: With more than 3100 Portraits. Hamburg: Institute of Asian Affairs. p. 5. ISBN 3110968231. 
  3. Millward, James (2007). Eurasian Crossroads: A History of Xinjiang. Columbia University Press. p. 272. ISBN 0231139241.