Дацюань-Татар милли волосте

Дацюань-Татар милли вулысы (кытай. 大泉塔塔尔族乡, пиньинь: Dàquán Tǎtǎ'ěrzú xiāng, тат. Дацюань-Татар милли волосте, уйг. داچۈەن تاتار يېزىسى) — Кытайның Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы Санҗи һуэй автономияле округы Цитай өязенә керүче милли вулыс.

Дацюань-Татар милли волосте
Рәсми исем 大泉塔塔尔族乡
Рәсми тел татар теле һәм кытай теле
Дәүләт  Кытай
Административ-территориаль берәмлек Цитай өязе[d]
Сәгать поясы UTC+08:00
Халык саны 3726
Административ бүленеше Q14099687?, Q14099694?, Q14099698?, Q14099701?, Q14099705?, Maliantan, Daquan[d] һәм Q14099712?
Җирле телефон коды 994
Карта

Дацюань-Татар милли вулысында яшәүчеләр

Вулыс 1830нчы елларда Себердән күчеп килгән татарлар берләшеп яшәгән районда 1989 елның 25 июлендә[1] оештырыла.

Вулысның мәйданы — 1400 км2. Халкы 4108 кеше тәшкил итә, шуларның 1450 кеше (35 %) татар булып исәпләнә. Вулысның халкы нигездә, авыл хуҗалыгы һәм үсемлекчелек белән мәшгүл.

Дацюань-Татар милли вулысы Шаньдун департаментында Богда таулыгының төньягында, тауның авыш тигезлегенең аскы өлешендә грунт суларының субасар тугаенда урнашкан. Вулысның рельефы көньяктан биек, төньяктан диңгез кимәленнән 872 метрдан 772 метрга тиклем түбәнрәк. Чәчүлек мәйданы 1400 квадрат километр тәшкил итә, чәчүлекләр таулы һәм Лаквань күле буе тигезлегенә бүленә. 25760 гектарга якын мәйданны культивацияләнә, җан башына 6,2 гектар җир тура килә. Фермерлар бодай, кукуруз, шикәр чөгендере, арпа , тәмәке, җитен, люцерна һәм башка культуралар үстерәләр.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда,Кытай хакимияте Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче мөселманнарны кытайга әйләндерергә, барлык башка халыклардан котылып 100% кытайлардан торган җәмгыять булдырырга тели. Татар активистлары Кытай хакимиятен геноцид өчен хөкем итәргә чакырды[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү