Россия Федерациясе татарлары

Россия Федерациясе татарлары (Россия татарлары) — күпмилләтле Россия байрагы Россия Федерациясе илендә яшәүче милли азчылык, татар милләтенең төп өлеше.

2010 елгы җанисәп күрсәткәненчә, сан буенча руслардан кала — икенче урында (~3,7 %), күпчелеге илнең Идел-Урал тирәләрендә урнашкан.

Россия татарларының 36 % Татарстан Республикасында яши. Мондагы халыкның 53,24 % татар милләтле булып тора һәм бу регионның конституциясендә татар теленең статусы Россия байрагы Россия Федерациясенең рәсми теле булган рус теле белән бер дәрәҗәдә дип билгеләнгән.

Башкортстан Республикасы, Свердловск өлкәсе, Сембер өлкәсе, Ырынбур өлкәсе, Мәскәү, һ. б. кебек компакт урнашу регионнарында, татарлар җирле халыкның зур өлешен тәшкил итәләр.

Татарларның эре субэтнослары — казан татарлары, мишәрләр, әстерхан татарлары, себер татарлары һ. б.

Түбәндә Россиянең утыз төбәге анда яши торган татар халкы саны буенча урнаштырылган исемлеге тәкъдим ителгән (2010 елгы халык санын алу буенча):

Төбәк Татарларның гомуми саны Халыктан %
Татарстан 2 012 571 53,15
Башкортстан 1 009 295 24,78
Төмән өлкәсе 239 995 7,07
Чиләбе өлкәсе 180 913 5,2
Ырынбур өлкәсе 151 492 7,45
Сембер өлкәсе 149 873 11,59
Мәскәү 149 043 1,3
Свердловск өлкәсе 143 803 3,35
Самар өлкәсе 126 124 3,92
Пермь крае 115 544 4,38
Хант-Манси — Югра автономияле округы 108 899 7,1
Удмуртия 98 831 6,5
Пенза өлкәсе 86 431 6,24
Әстерхан өлкәсе 60 523 5,99
Мәскәү өлкәсе 56 202 0,79
Сарытау өлкәсе 52 884 2,1
Түбән Новгород өлкәсе 44 103 1,33
Мордовия 43 392 5,2
Омск өлкәсе 41 870 2,12
Кемерово өлкәсе 40 229 1,46
Мари Ил 38 357 5,51
Киров өлкәсе 36 457 2,72
Красноярск крае 34 828 1,23
Чуашстан 34 214 2,73
Петербург 30 857 0,63
Ямал-Ненец автономияле округы 28 509 5,45
Краснодар крае 24 840 0,48
Волгоград өлкәсе 24 557 0,94
Новосибирск өлкәсе 24 158 0,91
Иркутск өлкәсе 22 882 0,94
Татар мәдәни үзәге Мәскәүдә
 
Рәсәй төбәкләрендә татарларның өлеше, 2010
 
Татар халкының Россиядә урнашуы ареалы. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу күрсәткечләре буенча

XX гасырда татарлар саны ике тапкыр арткан. Өстәвенә, төрле төркемнәрдә үсеш төрле булган. Мәсәлән, Идел-Урал татарлары саны 11,2 тапкыр арткан, ә себер татарлары — 3,3 тапкыр гына. XIX гасырның икенче яртысында татарлар арасында урбанизация процесслары интенсив рәвештә үсә башлады. XVIIIXX гасырларда Идел-Урал төбәгендә татар-шәһәрлеләр саны 77 тапкыр арткан. Аларның күп өлеше Казан, Уфа, Ырынбур, Самар, Сембер, Сарытау, Түбән Новгород, Кострома, Пенза, Екатеринбур, Пермь, Чиләбе, Троицк һ. б. эре шәһәрләрдә яшәгән.

19201930 елларда татарларның абсолют күпчелеге РСФСР-да яши. Халык саны буенча иң эре татар төркеме 1926 елда Казакъстанда һәм Урта Азиядә 991,2 мең һәм 1937 елда 129 мең яшәгән). 1959 елга бу төбәктә татарлар саны 780 меңгә кадәр, ә 1979 елга 1154 мең тәшкил итә.[1]

Идел буе округы

үзгәртү

Идел буе федераль округында татарлар 4 513,7 мең кеше яши, бу округ халкының 14,92 %-ын тәшкил итә. Саны буенча бу округта руслардан соң икенче халык. Урта Идел буе татарларның төп яшәү урыны булып тора. Әлеге территориядә Казан ханлыгы тарихи дәүләте урнашкан булган.

Татарстан

үзгәртү

Татарстанда 2 миллионнан артык татарлар яши, бу республика халкының 52,92 %-ын тәшкил итә.

Башкортстан

үзгәртү
 

Башкортстанда 990,7 мең татарлар яши, бу республика халкының 24,14 %-ын тәшкил итә (2010 елгы халык санын алу буенча 1 009 295 татарлар — 24,78 %). Башкортстанда 357 мәктәптә татар теле укытыла, 3 татар гимназиясе (Уфа, Бәләбәй, Октябрьски) бар, Башкорт университетында, Башкорт, Бөре, Стәрлетамак педагогия институтларында татар бүлекләре бар. Татар иҗтимагый үзәге (Уфа, 1989 елдан), «Мирас» татар иҗтимагый үзәге (Стәрлетамак, 1990 елдан), «Идел-Урал» татар демократик партиясе (1991 елдан), «Азатлык» татар яшьләре берлеге (1990 елдан), Татар морзлары Мәҗлесе (1993 елдан), Башкортстан Республикасының татар телле язучылар берлеге. «Кызыл таң», «Умид», «Азатлык нуры» (1997), «Җидегән» гәҗитләре, «Тулпар» журналы (1995) чыгалар. «Нур» татар театры (Уфа), Татар дәүләт драма театры (Туймазы) эшли[2].

Самар өлкәсе

үзгәртү

Иделнең Самара Дугасында татарларның ата-бабалары яшәгән урыннар Идел буе Болгары чорыннан мәгълүм. Соңрак бу җирләр Алтын Урдага керә. 16 гасырның 2 нче яртысыннан монда йомышлы татарлар урнаша башлый.

Сембер өлкәсе

үзгәртү
 

Сембер өлкәсендә 168,8 мең татарлар яши, бу өлкә халкының 12,20 %-ын тәшкил итә. Татарлар гомум алганда Сембердә, Мәләкәстә һәм җыйнак кына Иске Кулаткы (иң иске җирлекләрдә), Мәләкәс, Яңа Малыклы (XVIII гасырдан), Чардаклы (аттан) районнарында яшиләр. Татарлар өстенлек итә торган 102 торак пункт бар. Татар телен укыткан 99 мәктәп бар. 1994 елга 44 мәчет һәм 4 мәдрәсә бар иде. «Туган тел» татар мәдәни үзәге[3] (Сембер, 1990), татар иҗтимагый үзәге, «Мәдәният»[4] һәм «Мөслимә» җәмгыятләре, «Мирас» дигән яшьләр клубы (Сембер), «Өмет» дигән мәгърифәтчелек җәмгыяте (Мәләкәс) эшлиләр иде. «Өмет»[5] (Сембер, 1989), «Күмәк көч»[5] (1930 елдан) гәҗитләре нәшер ителә. «Чишмә» телетапшыруы (1989 елдан)[5]. 2 халык театры (Урта Сантимир һәм Иске Кулаткы), 30 үзешчән татар театрлары һәм коллективлар, «Сембер» ансамбле[6] (Сембер).

Урал федераль округы

үзгәртү

Урал федераль округында 636,5 мең татарлар яши, бу округ халкының 5,14 %-ын тәшкил итә. Саны буенча бу округта руслардан соң икенче халык. Урал —татарларның тарихи яшәү урыны булып тора.

Свердловск өлкәсе

үзгәртү

Свердловск өлкәсендә 168,1 мең татарлар яши, бу өлкә халкының 3,75 %-ын тәшкил итә. Свердловск өлкәсе җирләрендә татар халкы Алтын Урда заманыннан ук яши. XVIII гасыр урталарында төбәк җирләренең бер өлеше Ырынбур казак гаскәрендәге татарларга кайтарыла. XIX гасырда монда Уфа һәм Ырынбур губерналарындагы татарлар да күчеп килә.

Хант-Манси — Югра автономияле округы

үзгәртү

Хант-Манси — Югра автономияле округында 107,6 мең татарлар яши, бу округ халкының 7,5 %-ын тәшкил итә.

Төмән өлкәсе

үзгәртү

Төмән өлкәсендә 107,0 мең татарлар яши, бу өлкә халкының 8,07 %-ын тәшкил итә. Төмән өлкәсенең көньягында 70 татар авылы hәм 49 татар мәктәбе (2018 елның сентябре). Татарлар Төмән, Тубыл (16 %) шәһәрләрендә, шулай ук Вагай (41 %), Тубыл (36 %), Яркәү (33 %), Яулы Тура (26 %), Төмән (15 %), Түбән Тәүде (15 %) районнарында җыйнак кына яши.

Шулай ук карагыз Себер татарлары

Ямал-Ненец автономияле округы

үзгәртү

Татарлар — 27,7 мең кеше (5,47 %).

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Исхаков Д. М. Татары (популярный очерк этнической истории и демографии) // Татары. — Наб. Челны: КАМАЗ, 1993. — С. 3—50.
  2. Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
  3. Татарские общественные объединения в России и за рубежом
  4. mukcbs.ru, 28 февраля 2005, archived from the original on 2008-06-01, retrieved 2018-10-29 
  5. 5,0 5,1 5,2 СМИ национальных меньшинств Ульяновской области
  6. Ульяновский литературно-краеведческий журнал «Мономах» № 3(42)-2005(үле сылтама)