Википедия:Кызыклы фактлар/2015 ел
- Казанда беренче балалар бакчасы алман гыйбадәтханәсе каршында ачылган.
- Киемнәр тегү өчен ясалма ефәкне үзагачтан ясыйлар.
- Укыта белмәүдә, сихерчелектә гаепләп, 32 мулла мәгърифәтче шагыйрь өстеннән Диния нәзарәтенә әләк язалар.
- Измаил Фирдәүс инкыйлабтан соң, яшь чагында укырга керә алмаган институтка җитәкче итеп билгеләнә.
- Бөре якларына бәрәңгене иң беренче Гали Чокрый алып кайтканга күрә, аны «хәзрәт алмасы» дип йөрткәннәр.
- Зәйтүн агачы уртача 500 ел яши.
- Татар тарихчысының 29 яшьтә докторлык диссертациясен яклавы Русия тарих фәнендә рекорд санала.
- XX гасыр башында Һомерның «Илиада» эпик поэмасы чынбарлык белән бәйләнмәгән әдәби әсәр буларак каралган.
- Исәпләүләр буенча XIX гасыр ахырында Русия империясендә чабата үрү өчен ел саен 1,5 млрд юкә каезланган.
- Резин галошлар кию модасын Перуның төп халкы керткән.
- 1949 елның августында Көнчыгыш Төркистан хөкүмәте башлыгы утырган совет очкычы Байкал тирәсендә шикле рәвештә һәлакәткә очрый.
- 1978 елда Тарих институты (Мәскәү) татар галименең Казан ханлыгы яулану турындагы докторлык эшен үткәрми.
- Бөек Татарстанның борыңгы символлары: Зилант Казанның гербында, ә Ябалак Чирмешәннең гербында саклана.
- Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендәге Әҗәлне мари язучысы һәм актеры да уйнаган.
- Алтын Урда ханнары суккан тәңкәләрдә, тамгаларда XIII гасырдан бирле ике башлы бөркет сурәтләнгән.
- Спортчы Әгъла Кучумовның 61 яшендә экваторны ике урарлык араны җәяү йөрү буенча куйган дөнья рекорды инде 15 ел саклана.
- Сәмәркандтагы мәшһүр Регистан мигъмарият ансамбле Әстерхан ханлыгынан чыккан Бохара ханы Имамкули идарә иткән чорда төзеп бетерелгән.
- Татарстанның бер авылында 2009 елда 40 әфганчы үз акчаларына музей ачкан.
- Трискаидекафобия дигән авыруны (13 саныннан курку чире) дәвалый торган татар табибы Чаллыда яшәгән.
- Польша башкаласы Варшавада Винни-Пух урамы бар.
- Минзәлә өязе мөселманнары шәһәрдә дә мәчет булдыру өчен 29 ел көрәшә.
- Легендар гвардияче Абдулла Шаһиев — мәхкәмә тәртибендә тартып алынган Советлар Берлеге Каһарманы исемен кайтара алган бердәнбер шәхес.
- Мәңгелек ут саклау йоласы Борынгы Иранның зәрдөштлек культыннан килеп чыккан, дип санала.
- Булачак журналист Шиһап Нигъмәти өчен 1939 яңа уку елы, башка меңләгән мәктәп укытучысы өчен кебек үк, ССРБ Югары Шурасы Президиумының яшерен боерыгы буенча Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакыру кәгазен алудан башлана.
- Русиянең дөньяви уку йортларында беренче тапкыр русларга татар телен Сәгыйть Хәлфин 1767 елда укыта башлый.
- Татарстанда дәүләт бәйрәме итеп билгеләнә торган рус фольклор бәйрәме 1955 елдан православ дини йоласы буларак тыела.
- 2015 елның июлендә узачак Су спорт төрләре буенча 16нчы FINA дөнья чемпионатында татар теле чараның рәсми телләренең берсе булачак.
- 1917 елда башка төбәкләрдәгечә, Минзәлә өязендә дворяннар утарларын талау башлана, бер Теләнче-Тамак авылындагы Хәлфиннәр утары гына исән кала.
- Дошманның ут ноктасын гәүдәсе белән каплаган 470 сугышчыдан 134-е Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек булган.
- Татар милли Сабантуеның 2015 ел календаре белән танышкач, бәйрәмнең бөтен җирдә билгеле бер көнгә туры китереп уздыру — Татарстанга гына хас әйбер икәнлеге билгеле була.
- Археология белән кызыксынучан рәссам Иван Айвазовский Кырымда Мамай-бәкләрибәкнең каберен таба.
- Аурупада зәңгелә эпидемияләре XVIII гасыр урталарында, C витаминына бай бәрәңге игелә башлагач туктый.
- Быел Третьяков галереясенең 160 еллык тарихында икенче тапкыр хатын-кыз җитәкче билгеләнгән.
- Габдрахман Кадыйров (рәсемдә) — боз өстендәге мотоузышар тарихында бүгенгәчә иң мәшһүр һәм уңышлы спортчыларның берсе.
- Бер альпинист инде 14 ел рәттән Яңа ел бәйрәме алдыннан иң биек тау башларына менеп кача.
- Мәшһүр галим Дмитрий Менделеевның фәнни диссертациясе аракы ясауга багышланган.
- К. Симонов язган «Дни и ночи» повесте һәм шул исемле фильмның (1944) төп каһарманы Сабуров исеме астында капитан Гайнан Әмири сурәтләнгән.
- ССРБ фәннәр академиясе үзенең башлангыч елларында башка халыкара фәнни оешмаларга караганда әлеге оешма эшендә катнашуны хуп күрә.
- Татарстанның укытучылар әзерләүче уку йорты 2010 елдан каһарман шагыйрь исемен йөртә.
- Татарстанның ярминкәле тарихи Минзәлә шәһәрендә салынган тимер юл күпереннән бер поезд та узган булмады.
- Инкыйлабтан соң Советлар илендә беренче ярминкә Татарстанда ачыла.
- Кэтрин Һепбөрн — дөнья тарихында Оскар бүләгенә иң күп тапкыр лаек булган актриса.
- Алабуга эшмәкәре — «Унике урындык» каһарманнарының берсе Киса Воробьянинов образына прототип була.
- Күзәтелә торган Галәмнең массасын 74% кара энергия, 22% кара матдә, 3,6% галактикалар арасындагы газ һәм 0,4% йолдызлар һәм планеталар тәшкил итә.
- 2010 елда бу шәһәрдә татар хәрбиләренә һәйкәл ачар өчен илнең иң югары җитәкчелеге килгән.
- Бавыр — кеше организмының иң авыр эчке органы.
- Сугыш башлану сәбәпле өзелгән «Шүрәле» балеты премьерасында төп хатын-кыз партиясен Ленинград кызы Нәгыймә башкарырга тиеш була.
- Русиянең шәраб ясаучылары үзләре ясаган эчемлекләргә коньяк һәм шампан исемнәренең кирил язулысын гына вакытлыча урнаштыра ала.
- Казан рәссамы Гиннесс рекордлар китабына космоста шәхси күргәзмәсен оештырган өчен кертелгән.