Максим Шакиров (Максим Фатыйх улы Шакиров, рус. Максим Фатекович Шакиров) – «Красная звезда» (Мәскәү) газетасының спорт бүлеге хәбәрчесе[1], альпинист, тренер.

Максим Шакиров
Туган телдә исем Максим Фатыйх улы Шакиров
Туган 21 ноябрь 1967(1967-11-21) (56 яшь)
Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре альпинист, мөхбир
Җефет Елена Анатолий кызы Борзенкова, табиб
Балалар улы Кирилл (1993), кызы Варвара (2004).
Ата-ана
  • Фатыйх Габдулла улы, инженер-физик (әти)
  • Тамара Петр кызы, инженер-химик (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1967 елның 21 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә туган. Физик тәрбия институтының тренерлык факультетын «пятиборье буенча тренер» белгечлеге буенча (1990), тау чаңгысы спорты инструкторлары мәктәбен (1991) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1990 29- СКА йөзү буенча тренеры.
  • 1991-1993 Семашко исемендәге институтның физик тәрбия кафедрасында физик тәрбия укытучысы.
  • 1993-1996 «Гармония» лицеенда физик тәрбия укытучысы.
  • 1999 «Красная Звезда» газетасында хәбәрче, махсус хәбәрче. 100 дән артык мәкаләсе, спорт репортажы дөнья күргән.

Альпинизм үзгәртү

 
М. Шакиров (с) команда белән. 2012

1996 елдан альпинизм белән шөгыльләнә. Тауга менүләрне фото һәм видеога төшереп бара. Тау чаңгысы спорты нигезләренә өйрәтә. Яңа елларны дөньяның иң биек тау башларында каршылау идеясе авторы. Кыйтгаларның, илләрнең һәм тау массивларының абсолют биек тау башларында Яңа елны каршылау («New Year on the Summits») проекты җитәкчесе.[2]

Яулаган биеклекләре үзгәртү

Сочи шәһәрен Олимпиадага (2014) тәкъдим итү максаты белән Сочи флагын 5 кыйтганың иң биек тау башларына кадау белән шөгыльләнә:

Максаты үзгәртү

БМО әгъзасы булган 194 илнең һәркайсында булып, иң биек булган тау башына менү, шул исәптән өч 8 меңлеккә (Эверест, К2, Канченджанга). Соңыннан 194 3D панорама, 194 видеороликны берничә чит телдә аңлатмаларын язып, интернетка урнаштыру.[8]

Кызыклы факт үзгәртү

  • М. Шакиров – Яңа елларны 14 ел беррәттән иң биек тау башларында каршылаучы дөньяда бердәнбер кеше.
  • ССРБ, Россия, БДБ тарихында Эверестка менеп җиткән 143 нче кеше.
  • Эверестка бердән артык мәртәбә менеп җиткән 20 нче кеше.[9]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россиянең альпинизм буенча Беренче кубогы иясе (2012, команда эчендә)
  • Халыкара «7 Summits» программасын иң тиз үтү (293 көндә) буенча дөнья рекордсмены (2012, команда белән[10]
  • 1 нче тауга менүен American Alpen Journal билгеләгән.
  • 2004 елгы менүен Reuters агентлыгы яктыртып барган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү