Әгъла Кучумов
Әгъла Кучумов (Әгъла Җәмгытдин улы Кучумов) — спортчы (спорт йөрүе), ветераннар арасында спорт йөрүе буенча 7 тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа, Россия чемпионы. ССРБ спорт остасы. Галим Рәшит Кучумовның абыйсы.
Әгъла Кучумов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әгъла Җәмгытдин улы Кучумов |
Туган | 9 гыйнвар 1938 (86 яшь) БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылы |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | спортчы-ветеран |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1938 елның 9 гыйнварында БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган.
«Математика» белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач, БР статистика идарәсендә икътисадчы булып эшләгән. Башкорт дәүләт университетында эшләгән: лаборанттан уку бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә кадәр үсә. Лаеклы ялга киткәнче 7 ел Уфада Балалар иҗат йорты директоры була[1].
Спорт карьерасы
үзгәртүУфада укыганда сары авыруы белән авырый башлый. Табиблар аңа климатны алмаштырырга киңәш итәләр[2]
Дүшәнбедә яшәгәндә, халыкара класслы спорт остасы, спорт йөрүе буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы Григорий Панечкин белән таныша, аның кул астында тренировкалар башлый. Хәзер Ә. Кучумов – 100 медаль иясе.
Нәтиҗәләре
үзгәртү- 1993 дөнья чемпионы (М40) — Спорт йөрүе (20 км) — 5:13:02
- 2003 дөнья чемпионы (М65) — Спорт йөрүе (5 км) — 28:38:54
- 2003 дөнья чемпионы (М65) — Спорт йөрүе (20 км) — 2:03:40
- 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (5 км) — 31:22:97
- 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (10 км) — 1:06:58:00
- 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (10 км) (команда зачеты) — 3:52:42
- 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (20 км) (команда зачеты) — 2:18:42[3]
Кызыклы факт
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Истоки», 27.07.2011, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-07-28
- ↑ Люди сайтында
- ↑ Ветераны.Ру сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-28
- ↑ Вечерняя Уфа, 09.11.2013