Рәшит Кучумов (Рәшит Җәмгытдин улы Кучумов) — галим, нефть-газ чыгару өлкәсендә яңа технологияләр куллану буенча белгеч, техник фәннәр докторы (1991), профессор (1992), БР атказанган фән эшлеклесе (1995), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (1998), В. Муравленко исемендәге премия лауреаты, Россия табигать фәннәре академиясе әгъзасы. Дөнья чемпионы Әгъла Кучумовның энесе.

Рәшит Кучумов
Туган телдә исем Рәшит Җәмгытдин улы Кучумов
Туган 8 октябрь 1946(1946-10-08) (77 яшь)
БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылы
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Таҗик милли университеты[d]
Һөнәре галим, профессор
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 8 октябрендә БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. «Математика» белгечлеге буенча Таҗик дәүләт университетының механика-математика факультетын (1969), ««Нефть һәм газ ятмаларын табу һәм файдалану»» белгечлеге буенча Уфа нефть институты аспирантурасын (1974) тәмамлаган. И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-газ институтында «Көпшәк тирәлеккә селкенү тәэсире нәтиҗәләрен билгеләүче факторларны тикшерү» темасына кандидатлык (1974), «Нефть промыселлары системаларының ышанычлы эшләвен тәэмин итү һәм оптимальләштерү» темасына докторлык (1991) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәтләре үзгәртү

Р.Җ. Кучумов — нефть-газ чыгару өлкәсендә яңа технологияләр куллану буенча зур белгеч. Нефть-газ табу өлкәсендә технологик эшләрне математика һәм компьютер ярдәмендә модельләштерү фәнни мәктәбенә нигез салган.

400 дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән 15 монография, 20 уку ярдәмлеге дөнья күргән. 30 фән докторы һәм фән кандидаты әзерләгән.

Фәнни эшкәртмәләре «Башнефть» АНК, «Татнефть» ААҖ, «Ямбурггаздобыча» ААҖ, «Нижневартовскнефтегаз» ААҖ, «Мегионнефтегаз» ААҖ , «Самотлорнефтегаз» ААҖ ширкәтләрендә киң кулланыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1995).
  • РФ югары мәгарифе атказанган хезмәткәре (1998).
  • Газ сәнәгатенең шәрәфле хезмәткәре (2003).
  • В.И. Муравленко исемендәге премия.

Фәнни эшләре үзгәртү

  1. Пустовалов М.Ф., Кучумов Р.Я. Моделирование эффективности гидравлического разрыва пластов в условиях Шаимской группы нефтяных месторождений. М.: ОАО ВНИИОЭНГ. 2004.
  2. Кучумов Р.Я., Пустовалов М.Ф., Гулевич О.Ю. Моделирование эффективности системы технического обслуживания при интенсификации добычи нефти. М.: ОАО ВНИИОЭНГ. 2005.
  3. Кучумов Р.Я., Пустовалов М.Ф., Кучумов Р.Р. Анализ моделирования эффективности эксплуатации скважин осложненных парафиносолеотложениями. М.: ОАО ВНИИОЭНГ. 2005.

Уку ярдәмлекләре үзгәртү

  1. Кучумов Р.Я., Кучумов Р.Р. Моделирование надежности функционирования нефтепромысловых систем. Төмән: Вектор Бук, 2004.
  2. Кучумов Р.Я., Кучумов Р.Р., Мусакаев Н.Г. Применение численных методов к решению задач нефтепромысловой механики. Төмән: Вектор Бук, 2004.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Бакалы җире: тарих һәм кешеләр. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6 (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү