Төп менюны ачу


Гданьск (пол. Gdańsk  [ˈgdaɲsk], кашуб. Gduńsk, лат. Gedanum, Dantiscum, 13081466 һәм 17931945 елларда Да́нциг, алман. Danzig) — Польша шәһәре, Поморье воеводалыгының административ үзәге.

Гданьск
Collage of views of Gdansk.jpg
POL Gdańsk COA.svg
Шигарь Nec temere, nec timide Edit this on Wikidata
Халык саны 464 254 (31 декабрь 2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 997 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Дулькевич, Александра Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, Үзәк Аурупа вакыты
Кардәш шәһәрләр Нур-Солтан[1], Бремен[1], Бытув[d], Кливленд[1], Калининград[2][3], Марсель[1], Ницца[1], Әдис[1], Роттердам[1], Сефтон[d][1], Питырбур[1], Вилнүс[1], Турку[1], Барселона[4], Һелсиңөр[4], Руан[4], Ньюкәсл-апон-Тайн[4], Шаңхай[4], Палермо[4], Омск[4][5][6], Гент[4], Кальмар[d], Наваполатск[4] һәм Риека[4]
Җәгърафия
Ил Пүлшә
Мәйдан 262 дүрткел километр
ДДӨБ 180 ±1 метр Edit this on Wikidata
Сулык Гданьский политехнический университет
Координатлар 54.37°N 18.63°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 80-008–80-958, 80-008, 80-958 Edit this on Wikidata
Телефон коды 58 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Дулькевич, Александра Edit this on Wikidata

Халык саны — 460 517 кеше (2011), Польшаның халык саны буенча алтынчы шәһәре, Сопот һәм Гдыня шәһәрләре белән Труймясто (ягъни Өч шәһәр) агломерациясене тәшкил итә.

ГеографияҮзгәртү

Гданьск Балтыйк диңгезе (Гданьск култыгы) буенда урнашкан.

Гданьск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 11,2 12,8 19,7 25,8 29,3 32,1 34,9 34,2 30,2 24,3 16,6 14,0 34,9
Уртача максимум, °C 1,5 1,9 6,8 12,5 17,9 18,8 20,4 20,1 16,4 11,8 6,0 2,9 11,4
Уртача минимум, °C −3,5 −2,5 −0,1 4,1 8,1 12,0 13,6 12,7 11,0 6,6 2,4 −0,9 5,3
Абсолют минимум, °C −23,8 −23 −17,5 −6,9 −2 0,9 4,1 2,0 −2,9 −5,8 −12,4 −16,6 −23,8
Чыганак: http://www.stat.gov.pl/cps/rde/xchg/gus

ТарихҮзгәртү

Шәһәр 997 елда беренче тапкыр телгә алынган. 10—13 гасырларда Көнчыгыш Помор кензәлегенең үзәге. 1793—1918 елларда Пруссия кулы астында, соңрак Алмания составында булган. 1919 елда Версаль килешүе буенча "Азат шәһәр" дип игълан ителде.

1939 елда Алмания Польшадан Гданьскны кире кайтарырга һәм Көнчыгыш Пруссия белән элемтә өчен юлларны бирергә таләп итте. Польшаның баш тартуы Икенче бөтендөнья сугышының башлануына сәбәп булган. 1939-1945 елларда алман оккупациясе астында.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җитди зыян күргән. Сугыштан соң шәһәрдә яңа торак урыннар һәм җәмәгать биналары пәйда булганнар.

ИкътисадҮзгәртү

Гданьск портының еллык йөк әйләнеше якынча 20 млн. т. тәшкил итә. Гданьск аша күмер, урман һ.б. нәрсәләр читкә чыгарыла; читтән руда, фосфатлар һ.б. китерелә. Сәнәгатьтә машиналар төзү, аеруча көмәләр төзү, электротехника алдынгы урыннарда. Химия (лак, буяулар), азык-төлек, нефть эшкәртү, тегүчелек сәнәгатьләре дә үсеш алганнар.

МәдәниятҮзгәртү

 
Польшада Татар уланына һәйкәл.2010.Гданьск

Гданьск — мөһим мәдәният үзәге. Униерситет, политехника, педагогия, табибият, диңгезчелек институтлари, һ.б. уку йортлары, опера һәм драма театрлары бар.

Мигъмарият һәйкәлләре: Рәтүш (14—15 гасырлар), Изге Мәрьям костёлы (14—16 гасырлар), Олы арсенал (17 гасыр башы) һ.б.

Татар уланы һәйкәлеҮзгәртү

2010 елда Гданьск шәһәрендә «Речь Посполитая (Польша) татарына һәйкәл» ачылды.[7]

ГалереяҮзгәртү

Танылган шәхесләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү