Сәлим Хазбиевич, Сәлим Әмир улы Хазбиевич (пол. Selim Chazbijewicz) — тарихчы, шагыйрь, Польшаның татар җәмгыяте активисты, сәясәт белгече, фәлсәфә фәннәре докторы, Ольштындагы Вармия-Мазурия университетының сәяси фәннәр институты профессоры, Польша ФА Көнчыгыш фәннәре комитеты әгъзасы, Польшаның Казакъстан һәм Кыргызстандагы илчесе (2017 елдан).
Шигъри җыентыклар авторы. Польша язучылары берлеге әгъзасы.
Бөтендөнья Кырым татарлары конгрессы делегаты.

Сәлим Хазбиевич
Туган телдә исем Сәлим Әмир улы Хазбиевич
Туган 17 ноябрь 1955(1955-11-17) (68 яшь)
Польша, Гданьск
Милләт польша-литва татары
Ватандашлыгы Польша Польша
Әлма-матер Гданьск университеты[d]
Һөнәре тарихчы, язучы, илче
Сәяси фирка Движение польской реконструкции[d]
Ата-ана
  • Әмир Иван улы Хазбиевич (әти)
  • Зуля Александр кызы Смайкевич (әни)
Бүләк һәм премияләре Хезмәтләр бронза хачы
Гыйльми дәрәҗә: профессор, һабилитация[d][1] (16 декабрь 2002) һәм докторлык дәрәҗәсе[d][1] (1 гыйнвар 1992)

 Сәлим Хазбиевич Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
С. Ә. Хазбиевич

1955 елның 17 ноябрендә Гданьск шәһәрендә туган. Польша-Литва татарлары морзалары нәселеннән[2]. Әтисе Әмир Иван улы Хазбиевич чыгышы белән (хәзерге Беларусиянең Минск өлкәсе) Клецк районы Орда авылыннан, әнисе Зуля Александр кызы Смайкевич Вильнодан. Әнисе ягыннан бабасы Александр Ибраһим улы Смайкевич сугыштан соң Вильнодан Польшаның көнбатышына күченә, Гданьск мәчете имамы булып тора, әбисе София Гази кызы Смайкевич (Байрашевская) чыгышы белән (хәзерге Беларусиянең Гродно өлкәсе) Слоним шәһәреннән[3].

Гданьскида Николай Коперник исемендәге лицейны[4], 1980 елда Гданьск университетында поляк филологиясе бүлеген тәмамлаган. 1991 елда Познаньда Адам Мицкевич университетының социаль фәннәр факультетында һуманитар фәннәр докторы дәрәҗәсе ала. «XX гасыр Польша мөселманнарының идеологиясе» темасына фәлсәфә докторлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе Яцек Мечислав Собчак). 2002 елда Адам Мицкевич университетында сәясәт турында фәннәр өлкәсендә һуманитар фәннәр докторы дәрәҗәсе ала. Хезмәте: «Адвет яки кире кайту. Кырым татарларының Икенче бөтендөнья сугышыннан соң милли үзбилгеләнүне саклау һәм дәүләт бәйсезлеге өчен сәяси көрәше».

Хезмәт юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Ольштындагы Вармия-Мазурия университетының сәяси фәннәр институты адъюнкт-профессоры, Эльблонг һуманитар-икътисад вузы профессоры. Польша Фәннәр академиясенең Көнчыгыш фәннәр комитеты әгъзасы итеп билгеләнә.

1999 елда «Польша татарлары берлеге»н оештыручы һәм 2007 елга кадәр берлекнең рәисе.

2003 елга кадәр Гданьскида мөселман җәмгыяте имамы. 1998-2008 елларда католиклар һәм мөселманнарның бердәм шурасы рәистәше.

1986-1991 ел ларда квартал саен чыгучы «Życie Muzułmańskie» (тат. Мөселманнар тормышы) журналының баш мөхәррире.

1995 ел - 2006 ел һәм 2014 ел - 2016 ел Польша татарларының еллык «Rocznik Tatarów Polskich» журналы баш мөхәррире.

2009 ел- 2018 ел дан квартал саен чыгучы «Przegląd Tatarski» (тат. Татар хәбәрләре) редакция коллективы председателе.

2010 ел- 2012 ел дан Польша мөселманнарының «Muzułmanie Rzeczypospolitej» (тат. Җөмһүрият мөселманнары) редакция коллективы председателе.

2017 елның 10 маеннан (2015 елда билгеләнгән Мачей Ланг урынына) Польша Республикасының Казакъстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе (Кыргызстанда да аккредитация белән) вазифасына билгеләнә[5][6].

1997 елда Гданьск воеводалыгы сенатына сайлауларда «Польшаны торгызу хәрәкәте»ннән кандидат буларак катнаша, соңрак «Хокук һәм Гаделлек» фиркасенә күчеп, 2011 елда сенатка[7], 2015 елда Польша сеймына сайлауларда, 2010 һәм 2014 елларда Вармия-Мазурия воеводалыгы сенатына сайлауларда катнашып, оттыра.

Иҗаты үзгәртү

Күп санлы шигъри җыентыклар авторы буларак Польша язучылары берлегенә кабул ителгән. Шигырьләре шулай ук Польша татарларының «Бу минем мирасым» (пол. Oto moje dziedzictwo) (2010) антологиясенә кертелгән. Кырым татарлары, Польша татарлары, Липка татарлары турында күп санлы фәнни хезмәтләр бастырган.


  Минем эчемдә поляк һәм татар тора,
Берсе бүрек, икенчесе түбәтәй кия.
Сәлим Хазбиевич
 

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү