Төп менюны ачу

Казан кирхасы, Изге Екатеринаның лютеран гыйбадәтханәсе, алман. Sankt-Katharinen-KircheТатарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Карл Маркс урамы, 26 йортта урнашкан лютераннар гыйбадәтханәсе. «Изге Екатеринаның Инҗил-лютеран чиркәве» җирле дини оешмасы карамагында.
1767 елда Казанга килгән Русия патшабикәсе Екатерина II хөрмәтенә аталган[1] .

Кирха
Казан кирхасы
алман. Sankt-Katharinen-Kirche
Kazan luther.JPG
Ил Русия
шәһәр Казан
Дин Христиан дине
Кайсы дини агымга карый протестантлык
Бина төре кирха
Төп даталар:
1767, 1863, 1990 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт Официальный сайт

ТарихҮзгәртү

 
Казан кирхасы. 1916 елгы фото
 
Казан кирхасы. Гыйбадәт залы
 
Казан кирхасы. Гыйбадәт бара

Казанда лютеранлык тарафдарларының беренче агымы барлыкка килү Ливон сугышы (1558-1582) белән бәйле. Әлеге сугышта әсир төшкән алманнарны һәм шотландларны, үз диннәрен тоту иреге биреп, Русия шәһәрләре буйлап меңәрләп-меңәрләп тараталар.

БинаҮзгәртү

  • Казанда лютеран гыйбадәтханәсе төзү 1767 елда башлана. Әлеге елда Казанга патшабикә Екатерина II (24.04.1729–6.11.1796; 28.06.1762дән патшабикә) килә.
  • 1771 елда Покрау урамында (хәзерге К. Маркс урамы, 26) Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе (Sankt-Katharinen-Kirche) ачыла.
  • Ике катлы таштан салынган бина 1774 елның июлендә Казанны Емельян Пугачёв гаскәре камаганда янып бетә.
  • 1777 елда диндарлар акчасына лютераннар гыйбадәтханәсе яңадан төзелә. Әлеге дин йорты Казандагы лютеран динендәге гарнизон гаскәриләренә, хәрби һәм гражданнар оешмалары хезмәткәрләренә, хәрби укуханә, резерв гаскәрләре, гарнизон батальоны, хәрби шифаханә, дары кярханәсе, җандар һәм полиция командаларында, арестант ротасында, төрмәдә, гражданнар казаматында, 1- һәм 2- санлы гимназияләрдә, Родионов институтында, Мария хатын-кыз укуханәсендә хезмәт итүче лютераннар өчен хезмәт итә.
  • 1863 елда Казанның Покрау урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) мигъмар Л.К. Хрщонович проекты буенча готик эклектика стилендә кирпечтән Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе төзелә. Лютеран җәмгыятенә Арча кырындагы лютеран зияраты һәм чәсәүнә карый[4].

Кызыклы фактҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. – Казан: «Эйдос», 1993. 142 б.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Е. Е. Князева, Г. Ф. Соколова «Лютеранские церкви и приходы России XVIII—XX вв.», СПб, «Литера», 2001, ISBN 5-89319-048-3

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү