«Һиндукуш», рәсми исеме «Һиндукуш» сугышчан дан музее (рус. Музей боевой славы «Гиндукуш») — Татарстанның Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан иҗтимагый-патриотик музей, муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы. Әфганстан сугышына багышланган музей буларак ачылган.
Музейны нигезләүче ― Тукай районы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе ― ветеран-әфганчы Айбулат Мөнир улы Якупов, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән)[1].
Музей директоры — Резеда Гарипова (Якупова).
Музей адресы — 423882 Татарстан, Тукай районы, Иске Абдул авылы, Үзәк урам, 16.

Һиндукуш
Дәүләт  Россия
Урын Татарстан
Әлеге административ-территориаль берәмлеккә керүче авыллар Иске Абдул
Рәсми ачылу датасы 15 февраль 2009
Карта

«Һиндукуш»
Нигезләү датасы 2009
Урын 423882 ТР, Тукай районы, Үзәк ур., 16.
Директор Резеда Гарипова (Якупова)
Сайт Музейның ВКонтакте төркеме

Тарих үзгәртү

Музей 2009 елның 15 февралендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 20 еллыгы көнендә ачыла. 2011 елдан муниципаль музей статусында. Беренче директоры — Әбүзәр Габдрахманов. Музей шурасына әфганчылар Нәкыйп Хафизов, Илдус Насыйров, Марсель Ситдыйков, Айбулат Якупов сайлана.

Алтарих үзгәртү

2004 елның 23 февралендә Тукай районы Иске Абдул авылы Әфганстан сугышы ветераннары әледән-әле очрашып тору өчен хәрби-патриотик клуб төзергә килешәләр. Моның өчен авыл китапханәсенең фойесын бүлеп бирәләр. Тиздән әлеге клуб эшендә, аның үткәргән чараларында Сәмәкәй, Мерәс, Теләнче Тамак, Сәет, Яңа Бүләк, Октябрь-Бүләк, Иске Дөреш, Казаклар авыллары әфганчылары (барлыгы 40 кеше) катнаша.

Башта Әфганстан сугышына багышланган музей буларак оеша башлый. Ләкин Бөек Ватан сугышы, Беренче һәм Икенче чечен сугышларына, Россия армиясе тормышы турында экспонатлар да килгәч, «иҗтимагый-патриотик музей» статусын ала һәм Әфганстан сугышында катнашканнарның барысына да билгеле исем ― Әфганстан территориясенең 80 % ын алып торган тау массивы исеме ― Һиндукуш исеме белән атала.

Музейны бизәү, беренче экспонатларны табу һәм урнаштыруны Тукай районы әфганчылары үз хисапларына эшлиләр. Тукай районы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы әгъзалары Габдрахманов Әбүзәр, Насыйров Илдус, Хафизов Нәкыйп, Ситдыйков Марсель, Фазлеев Бәһзәр, Шәйхетдинов Наис, Гыйнимятуллин Әсгар, Харитонов Николай, Зиннәтуллин Илгиз, Насыйбуллин Айдар, Хаҗиев Фәнис һ.б. зур финанс һәм методик ярдәм күрсәтә[1].

2008 елда музей (клуб) Татарстан мәдәният министрлыгыннан 125 меңлек грант ота, һәм ул акчага пыяла шкафлар, стеллажлар сатып алына. Спонсорлар табып, хәрби кораллар (макетлары) алына. Район башлыгы музей алдындагы мәйданчыкны һәм андагы Бөек Ватан өчен корбан булганнар истәлегенә ачылган һәйкәлгә килү юлларын асфальтлауда ярдәм күрсәтә.[2]

2009 елның 22 февралендә Әфган сугышы ветераннары көче белән Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 20 еллыгы хөрмәтенә «Һиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее (рус. Общественно-политический музей «Гиндукуш») буларак тантаналы рәвештә ачыла. Музейга районның сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнир улы нигез салган, ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән[1].

2010 елның 15 маенда «Хәрби дан залы» (рус. «Зал воинской славы») ачыла, ул Бөек Ватан сугышына (1941―1945), Әфган сугышына (1979―1989) һәм Беренче (1994―1996) һәм Икенче (1999―2009) чечен сугышларына багышланган өч экспозициядән тора.

2012 елның 15 маенда «Ату кораллары күргәзмә залы» (рус. Выставочный зал стрелкового оружия) ачыла. Анда Кызыл Армиянең (1917―1945 еллар), Совет Армиясенең (1945―1991 еллар) һәм Россия Армиясенең (1991―-2024 еллар) ату кораллары макетлары куелган. Төрле заманнар һәм халыкларның корал ясаучылары турында мәгълүматлар бар[1].

2014 елда музей каршындагы мәйданда сугыш хәрәкәтләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Тукай районында туганнарга багышланган «Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә» (рус. Памяти павших за Отечество) мемориал-һәйкәле төзелә[1].

2020 елда музей хезмәтләренең барлык төрләрендә (патриотик сәгатьләр, музей дәресләре, квест-уеннар, экскурсияләр (индивидуаль, төркем), мәдәни-мәгариф чаралары) 2920 кеше (шуларның 1600е ― балалар) катнашкан. Хәрби-патриотик һәм туган якны өйрәнү темаларына даими һәм күчмә күргәзмәләр оештырыла[1].

Экспонатлар үзгәртү

2017 ел ахырына музейда 606 (246сы төп фондта, 360сы фәнни-ярдәмче фондта), 2018 ел ахырына 1000нән артык саклау берәмлеге экспонат исәпләнә. Музей экспонатлары саны елдан-ел элекке хәрбиләр һәм әфган ветераннары бүләкләре хисабына арта бара[1]. Музейда раритетлар күрергә була. Мосин винтовкасы, Калашников автоматы, Шпагин пистолет-пулеметы, Дегтярев пехота пулеметы, «Максим» пулеметы, «Шмайсер» автоматы, Маузер пистолеты (үз зурлыгындагы макетлары) күрсәтелә. Сирәк экспонат — су астында ата торган коралның патроны.
Пуля тишкән солдат каскалары, ату коралы фрагментлары, төрле калибрдагы артиллерия снарядлары кыйпылчыклары һәм гильзалары, патроннар, флягалар, алман коралы детальләре, Әфган «дошман»нарының кораллары һәм киемнәре куелган. Экспозициядә — сугышчан юлны күрсәтүче зур дивар хариталары, фотодиварлар, документлар күргәзмәсе, ветераннарның истәлекләре, солдатларның хатлары, макетлар, альбомнар, сувенирлар, рәсемнәр урын алган.

Заллар үзгәртү

Хәзерге вакытта музейда экспозицияләр 3 залда урнаштырылган: «Сугышчан Дан залы», «Ату кораллары залы» һәм «Тере хәтер» мәгълүмати-күргәзмә залы (анда барлык мөмкин булган дәресләр, лекцияләр, очрашулар һәм тарихи фильмнар карау уздырыла)[1].

  • Сугышчан Дан залы (2009 елда ачыла).
  • «Һиндукуш» залы.
  • Хәрби хезмәткәрләр киемнәре залы. Кызыл Армия, Совет Армиясе, Россия армиясе солдатларының көндәлек һәм тантаналы хәрби киемнәре күрсәтелә.
  • Ату кораллары күргәзмә залы (2013 елда ачыла)[3]

Төп эш юнәлеше үзгәртү

  • Экскурсияләр үткәрү, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан сугышы, Чечня сугышы вакытындагы экспонатлар белән музей фондларын баету, егетләрне хәрби хезмәткә озату тантаналары уздыру. Елга музейга 4700 кеше килә (шуның эченнән 3340ы ― мәктәп укучылары).
  • «Музей ачылу тарихы», «Вставай, страна огромная…», «Этот День Победы!», «Күренекле кешеләр язмышы» , «Каһарманнар янәшәбездә яши», «Я – гражданин России» темасына экскурсияләр уздырыла.
  • Хәрби-патриотик айлыклар уздыру традициягә кергән: сентябрь-октябрь - «Хәрби дан чикләре» (Рубежи воинской славы), ноябрь-декабрь - «Синең саклаучыларың, Мәскәү !» (Твои защитники, Москва!), февраль - «Ватанга хезмәт итәм» (Служим Отечеству), апрель-май - «Коткарылган дөнья хәтерли!» (И помнит мир спасенный!).
  • Музей Казан, Чистай, Алабуга, Яр Чаллы иҗтимагый-патриотик оешмалары, Татарстан ветераннарының «Сугышчан туганлык» (Боевое братство) иҗтимагый хәрәкәте (җитәкчесе отставкадагы генерал-майор, ТР элекке хәрби комиссары Иван Данилович Стагнеев) белән даими бәйләнештә тора[4].

Уңышлары үзгәртү

  • 2009 ― муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективларына ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантына конкурс җиңүчесе. «Сугышчан Дан залы» проекты ― 125 мең сум.
  • 2013 ― «РИТЭК» ААҖ һәм «Лукойл» хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы. «Ватан өчен һәлак булганнарны искә алу» проектын гамәлгә ашыру өчен ― 200 мең сум.
  • 2014 ― Музей эше буенча «Туган як: тарих һәм хәзерге заман» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе (халыкара дәрәҗәдә) дипломанты Тема - «Патриотик тәрбия үзәге буларак музей».
  • 2015 ― «Россия патриотларын үстерәбез» конкурсының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
  • 2016 ― «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл музее» республика конкурсында җиңүче. Бүләк ― 100 мең сум.
  • 2016 ― муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына республика конкурсында җиңүче. «Җиңүчеләрнең Варислары» проектына 230 мең сум акча бүлеп бирелгән.
  • 2016 — хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Почет грамотасы белән бүләкләнә[1].

Галерея үзгәртү

 
 
 
 
 
Күргәзмә Хәрби кием залы Музей алды Солдат паёгы (2011) Музей алдында мемориал-һәйкәл

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү