Тау массивы (рус. горный массив, ингл. massif) — геологиядә: тау иленең (тау системасының) аз телгәләнгән, озынлыгы һәм киңлеге бер чама зурлыкта булган, башкалардан аерымланып (аерылып) торган өлеше (мәсәлән, Һималай тауларында (Непалга карый) Аннапурна (иң биек ноктасы 8 091 м); Альп тауларында (Италия белән Франциягә карый) Монблан (4 810 м), Тянь-Шаньда (Кыргызстан белән Казакъстан чигендә) Хан Тәңре (6 995 м), Кырым тауларында Чатыр Тау массивлары).

Монблан массивы

Тарих үзгәртү

Сүз француз теленнән алынган (фр. massif — «көчле», «куәтле», «егәрле» дигәнне аңлата).

Тау массивлары планда дөрес булмаган сызыклар булып күренүче компактлы тау калкулыкларыннан тора. Алар, кагыйдә буларак, аз бүленгән, ачык чагылган морфологик бердәмлеккә ия, күрше тау системасы түбәләреннән киң һәм тирән үзәннәр белән аерылган була. Җир кабыгы хәрәкәт иткәндә, массив үзенең эчке структурасын, гомумән алганда, саклап калырга омтыла.

Су белән бәйләнешле (карстланучы) токымнары булган тау массивлары карст массивлары дип атала (мәсәлән, Монблан, Словак Карсты). Карст (алман. Karst), карст күренешләре — табигый суларның тау токымнарын (суда җиңел эри торган токымнар — известьташ, доломит, гипс, таштозлар) эретеп, үзенчәлекле рельеф формаларын, аларның комплексларын хасил итү күренеше.

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү