Калкулык
Калкулык, түбә, шулай ук уба (рус. холм, ингл. hill) — биеклеге чагыштырмача зур булмаган (200 метрга кадәр), сөзәк (30° тан ким), гадәттә битләүләре кәс белән капланган, түгәрәк яки оваль формадагы уңай рельеф формасы.
Ясалма калкулыклар
үзгәртүҖир йөзендә кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалма калкулыклар да булдырылган.
Дөньядагы иң эре ясалма калкулык — София тавы (de) — Төньяк Рейн-Вестфалиядә (Алмания) RWE Power АҖ тарафыннан чыгарылучы соры күмер шахтасыннан өскә чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килгән ясалма калкулык.
Беренче Цинь императоры төрбәсе (en) (Кытай). Әлеге төрбә безнең эрага кадәр 246—208 елларда 38 елдан артык төзелгән. 76 метрлы курган астында утыртылган пирамида формасында урнашкан.
Силбери-Һилл (en) — Бөекбританиядәге Уилтшир графлыгындагы 40 м биеклектәге ясалма калкулык, Яңа таш гасыр чоры корылмасы.
Монкс-Маунд (en) — АКШның Иллинойс штатында урнашкан балчык корылма. Безнең эраның 900-1100 еллары аралыгында корылган.
Калкулыклар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүМанзара
үзгәртү-
Израильдә калкулык
-
Ороси тавында кофе басулары, Коста-Рика.
-
Кырмыска оясы (калкулык)
-
Яһүд чүле калкулыгы. Якын Көнчыгыш
Әдәбият
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6