Төп менюны ачу

Индус Шәкүров (Индус Шәкүр улы Шәкүров) — легендар табиб (хирург), Татарстан АССРның атказанган табибы (1975).

Индус Шәкүров
И.Шәкүров.jpg
Туган телдә исем Индус Шәкүр улы Шәкүров
Туган 4 август 1935(1935-08-04)
ТАССР Ворошилов районы Мерәс авылы
Үлгән 26 сентябрь 1996(1996-09-26) (61 яшь)
Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Җефет Мәдинә, табибә
Балалар кызы Фирая, табибә;
улы Фердинанд, мөһәндис.
Ата-ана
  • Шәкүр Сафа улы (әти)
  • Гыйльмениса (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1935 елның 4 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Мерәс авылында туган. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Минзәлә медицина укуханәсен (кызыл дипломга), Казан дәүләт медицина институтының (КДМИ) хирургия бүлеген тәмамлаган.

Хезмәт юлыҮзгәртү

  • КДМИ ны тәмамлагач, Теләнче-Тамак хастаханәсендә баш табиб һәм хирург була.
  • Урыссу хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире.
  • 1971-1982, 1985-1996 Яр Чаллының 2- санлы хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире.
  • 1982-1985 Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибының хирургия буенча урынбасары.

Халык хәтереҮзгәртү

Индус Шәкүр улы йөзләрчә, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калды, гомерен озайтты, чирен җиңеләйтте. Дөрес диагноз куюы белән дан алгач, «аның бармаклары күрә икән» дигән легенда туа, үзара сөйләшкәндә, кешеләр «хирург от Бога», «профессор» дип әйтәләр. Урыссу хастаханәсендә эшләгәндә инде аның оста табиб даны еракларга тарала. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Сембер, Ырынбур, Самара өлкәләреннән дә Урыссуга йөзләгән пациент килә. Чаллыда эшли башлагач, ССРБның төрле республикаларыннан килә башлыйлар, ул бер кешене дә кире бормый.

Индус Шәкүр улы, үзе каты авырый башлагач, Америкага барып операция ясата, ләкин савыгып бетә алмый, 1996 елда вафат була. Бу Яр Чаллы өчен генә түгел, янәшә-тирә өлкәләр өчен дә зур югалту була. Үзенең терелмәс авыру икәнен белгәч тә, операцияләр ясавын дәвам итә. Иртәнге 9 дан көндезге 14 сәгатькә кадәр, аяк өсте, көн дә 5-6 операция ясый. Соңгы операцияләрен инде утырып ясый башлый. Халык хөрмәте белән «Яр Чаллы шәһәре тарихында иң күренекле 5 шәхес» исемлегенә кертелә: Евгений Батенчук, Рәис Беляев, Марат Бибишев, Лев Васильев, Кадыйр Сибгатуллин һәм Индус Шәкүров[1].

Исемен мәңгеләштерү өчен, Чаллының ул эшләгән 2- санлы хастаханәсенә аның исемен бирү тәкъдиме була, ләкин хастаханәнең хезмәт коллективы җыены уңай карар кабул итми («Шәкүров әйбәт врач иде, ә әйбәт врачлар күп, кемнең генә исемен биреп бетерергә кирәк»).

  • Исеме бирелмәсә дә, халык әлеге хастаханәне озак вакытлар «Шәкүров больницасы» дип атап йөртә.
  • Иске Абдул авылында урамга исеме бирелә.


  Ул минем иремне машина җыйган кебек яңадан сүтеп җыйды. Аның йөк машинасы таптап чәрдәкләнгән гәүдәсенә ике ел дәвамында 5 мәртәбә операция ясап, яңадан кеше итте. Бүгенге көндә ирем эшли. Әгәр шулай яраса, мин аңа (табибка) үз гомеремне дә жәлләмәс идем.  

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

Кызыклы фактҮзгәртү

Хастаханәдә палата саннарын, бигрәк тә операция ясалучы бүлмә саннарын 13 саны белән тамгалауга каршы булган, «трискаидекафобия (13 саныннан курку чире) булмаса, авырулар тизрәк савыга», дигән[2].

ЧыганакларҮзгәртү

  1. З. Дәүләтшин. Авылым-горурлыгым (1 китап, 2003); Тормыш дулкыннары (2 китап, 2007), Яр Чаллы. (350 еллык тарихлы Иске Абдул авылы белешмәлеге).

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү