«Илиа́да» (бор. грек. Ἰλιάς) — Борынгы Греция әдәбияты истәлекләренең иң борынгысы, Һомерга нисбәтләнә торган эпик поэма. Троя сугышы вакыйгаларын тасвирлый.

Илиада
Ιλιάδα

Автор:

Һомер

Жанр:

Эпос

Оригинал теле:

борынгы грек

Оригинал чыгу датасы:

б.э. кадәр 9-8 гасырлар

Цикл:

Эпический цикл[d]

Алдагы:

Киприи[d]

Киләсе:

Эфиопида[d] һәм Постгомерика[d]

Һомер

Грекларның иң атаклы легендалары “Илиада” – “Одиссея“ поэмаларында бәян ителгән. Боларның авторы, борынгы әкиятләргә караганда, бер сукыр җырчы, Кече Азия кешесе Һомер булган.

Грекларның җиде шәһәре Һомерның туган шәһәре булып исәпләнү хөрмәте өчен үзара бәхәс алып барганнар, ләкин аларның берсе дә Һомерның анда торуын исбат итә алмаган. „Илиада“ Троя сугышының соңгы, унынчы, елы вакыйгаларын тасвир итә. Бу елга кадәре булган вакыйгалар турында грекларның башка мифларында сөйләнелә.

Троя – кешелек тарихында үз эзен калдырган кала-дәүләт. Аның турында борынгы греклар һәм римлеләр язмаларында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Хәзерге вакытта Трояның хәрабәләре генә калган. Ул Кече Азиянең төньяк-көнбатышында, Эгей диңгезе буенда, Дарданелл бугазыннан көньяктарак җирдә урнашкан булган. Һомер аны тасвирлаганда «изге», «бөек», «бай», «якты», «бәхетле», «иркен» һәм башка эпитетлар куллана. Бу шәһәрне төзүдә Посейдон һәм Апон кебек аллалар үзләре катнашкан, имеш. Яңа эрага кадәр 1260 еллар тирәсендә ул дошманнар камавында калып, һәлакәткә дучар ителгән.

Сугышның килеп чыгуы сәбәпләре. Ызгыш-талаш алмасы

үзгәртү

Греклар, җир йөзендәге барлык зур вакыйгалар аллалар ихтыяры буенча була, дип уйлаганнар. Троя сугышы турында да алар аны аллалар үзләре китереп чыгарганнар дип сөйләгәннәр, алар хәтта аллаларның бер төрлесе грекларны яклап, икенчеләре Троя халкын яклап сугышка да катнашканнар дип уйлаганнар.

Фессалия патшасы Пелей диңгез алиһәсе, Фетидага өйләнгән, сый мәҗлесе булган, анда ызгыш-талаш алиһәсе — Эридадан башка бүтән барлык аллалар чакырылган булган. Ачуы чыккан Эрида мәҗлестәгеләр арасында талаш чыгарырга уйлаган һәм, ходайлар һәм алиһәләр табынга утырышканнан соң, алар арасына „Матурларның матурына“ дип язылган алма ташлаган. Алма кемгә булырга тиешлек турында алиһәләр арасында шул минутта ук бәхәс башланган. Бигрәк тә өч алиһә: Зевс хатыны Һера, акыл алиһәсе Афина, һәм матурлык алиһәсе Афродита үзара җиңешкәннәр.

Алар, үзләренең дауларын хәл кылуны сорап, Зевска мөрәҗәгать хөкем итәргә теләмәгән һәм аларнының улы Парис янына җибәргән, аларның һәркайсы аны, юмалап, үзенә каратырга уйлаган: Һера — әгәр Парис алманы аңа бирергә хөкем итсә, аны бөтен дөньяга хаким итеп куярга вәгъдә биргән; Афина — бөек герой һәм зур акыл иясе итәргә ышандырган; ә Афродита — дөньядагы иң гүзәл кызны аңа кияүгә бирергә вәгъдә иткән. Егет кеше Парис соңгы шартны сайлаган һәм алманы Афродитага дип хөкем иткән. Шул вакыттан башлап Афина һәм Һера Парисны, аның белән бергә шулай ук бөтен Троя халкын, дошман күрә башлаганнар. Афродита исә, үзенең бир¬гән вәгъдәсен җиренә җиткерү йөзеннән Спарта патшасы Менелайның сылу хатыны Еленаны урларга Париска ярдәм иткән.

Троя сугышының башланып китүе

үзгәртү

Менелай Еленаны кире кайтарып алырга һәм аны урлаган өчен үч алырга уйлаган. Бөтен грек патшалары анын яклы булганнар; алар Троя халкына каршы сугыш белән барырга карар иткәннәр, һәм Менелайнын туганы Агамемнонны (Микены патшасы) барлык гаскәриен баш житәкчесе иткәннәр. Бу сугыш ун ел буена сузылган; анда грекларның да, Троя халкының да күп геройлары катнашкан. Иң атаклы геройлардан: греклар ягыннан Пелейнын улы Ахилл, ә Троя ягыннан — Приамнын улы Һектор булган.

Башта, сугышта Ахилл катнашкан чакта, греклар Троя сугышчыларын кысрыклаганнар, һәм алар үзләренең шәһәр стеналарыннан читкә чыгарга кыймаганнар. Ләкин, Ахилл әсир алган кызны Агамемнон үзенә алып Ахиллның хәтерен калдырганнан соң ул сугышка катнашудан баш тарт¬кан. Трояннар батыраеп киткәннәр һәм грекларны җиңә башлаганнар. Алар инде грекларның корабльләре янына ук килеп җитеп, аларга ут төртү белән куркытсалар да, Ахилл, барлык үтенүләргә дә карамастан, Агамемнонга ачу саклап, аңа булышырга теләмәгән.

Ләкин шушы вакытта, грекларга Ахиллның якын дусты Патрокл ярдәм иткән. Ул Ахиллны үзенең сугыш киемнә¬рен бирергә күндергән һәм грекларга булышырга рөхсәт итүен сораган. Патрокл, Ахиллның сугыш киемнәрен киеп алып, грекларны үз артыннан алып киткән. Троя сугышчылары башта бу сугыш киемнәрен күреп, аны Ахилл дип белгәннәр һәм качканнар. Патрокл ул вакытта бик күп дошманнарны үтергән, ләкин нәкъ Троя шәһәренең капкасы янында Патроклга каршы Һектор чыккан һәм аны үтергән. Ләкин Патроклның үле гәүдәсен алып китә алмаган, шулай да Ахиллның киемнәрен Патроклдан салдырып алып аны үз, өстенә кигән.

Ахиллның греклар белән килешүе

үзгәртү

Ахилл, Патроклның үлүе турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, үзенең греклар белән ачуланышуы турында бик каты кайгырган һәм, тагын Трояга каршы сугышу өчен, греклар беләк килешергә уйлаган. Ахилл Троя сугышчыларыннан, бигрәк тә Һектордан, дустының үлеме өчен үч алырга уйлаган. Әмма Ахилл хәзер үк сугышка керешә алмаган, чөнки аның сугыш киеме булмаган. Бу эштә аңа аның анасы Фетида алиһә ярдәм иткән. Ул ут алласы һәм тимерчелек сәнгате алласы Гефест янына барган, һәм Гефест Ахиллга әле моңа кадәр һичбер герой да кимәгән бик яхшы сугыш киеме ясап биргән.

Ахиллның Һектор белән сугышуы

үзгәртү

Ахилл яңа сугыш киемнәренә киенеп алып, шул минутта ук сугышка ташланган. Ул ярсып сугышкан. Бик күп Троя сугышчыларын кырып салган, калганнары качып киткәннәр. Тик Һектор гына куркакларча качып китәргә теләмәгән һәм якынлашып мал үче Ахиллны көтеп калган. Шәһәр стенасыннан Һекторның атасы оелән анасы ана, шәпәргә кер дип пәм Ахилл белән көрәшмә дип, юкка гына ялынганнар. Һектор сүзеннән кире кайтмаган. Дөрес, коточкыч Ахилл, үзенен сугыш киемнәрен ялтыратып аңа якынлашкач, Һектор калтырап киткән, ләкин куркуын җиңеп, Ахиллны каршы алган.

Һектор Ахилл белән батырларча көрәшкән, ләкин аның, сөңгесе Ахиллның Гефест эшләп биргән сугыш киемнәрен тишеп керә алмаган. Озак көрәштән сон Ахилл Һекторны үтергән. Үләр алдыннан Һектор Ахиллдан үтенгән, тәнемне, мыскыл итмәсәң икән, дигән. Ләкин Ахилл рәхимсез булган. Дошманны үтереп, аның үлек гәүдәсен үзенең арбасы артына бәйләгән дә, сөйрәтеп, үз лагерьларына алып киткән. Һекторның атасы белән анасы һәм Троя халкы бу күренешне шәһәр стенасыннан карап торганнар һәм Һекторга ярдәм, итә алмаганлыктан кайгырып елаганнар.

Ахиллның үлеме

үзгәртү

Ләкин Ахилл да озак яшәмәгән. Һекторның энесе Парие Ахиллның бердәнбер җәрәхәтләнәторган урынына — үкчәсенә — ук белән атып аны үтергән. Ахиллны үтерү бик читен булган, чөнки әле ул бала чагында ук анасы аны җир асты патшалыгы чишмәсендә коендырган булган, бу су, грекларның ышануынча, кешенең тәнен җәрәхәтләнүдән саклый торган булган. Ләкин, Ахиллны коендырган вакытта анасы аның үкчәсеннән тотып коендырган, һәм бу урын тылсымлы су белән юылмый калган һәм җәрәхәтләнүдән имин булмаган[1].

Трояның җиңелүе

үзгәртү

Троя халкы Һектор үлгәннән соң инде греклар белән ачык мәйданда сугыш алып барырга батырчылык итмәгәннәр һәм шәһәргә кереп бикләнгәннәр. Шулай ук грекһар да Ахиллдан башка Трояны ала алмаганнар. Шуннан соң алар көч белән түгел, бәлки хәйлә белән эш итәргә уйлаганнар. Одиссейның киңәше буенча, бик зур агач ат ясап, аның эченә бик батыр грек геройларын, урнаштырып калдырганнар. Калган гаскәрләр исә, Троя сугышчыларын алдау өчен, корабльләренә утырып якындагы бер утрауга чигенгәннәр. Троя халкы, грекларның киткәннәрен күреп, камалу бетте дип уйлаганнар һәм теге агач атны шәһәр эченә алып кергәннәр. Троя эйфория кичерә – без җиңдек, имеш. Алар агач атны шәһәр эченә кертеп куя. Бөек жрец Лаокоон, халыкка мөрәҗәгать итеп, әлеге атны калага кертмәскә чакыра, әмма аның сүзенә колак салучы табылмый. Шулчак диңгездән ике елан чыгып, Лаокоонны һәм аның ике улын буа вә чага башлый. Бичаралар бик каты газаплар кичереп, мәлгуньнәргә каршы, бөтен көчләрен куеп, көрәшеп карый, ләкин яклаучы табылмагач, ахыр чиктә, һәлакәткә дучар ителә.

Караңгы белән, бөтен Троя халкы йоклаганнан соң, ат эчендәге ахейлар (греклар) чыгып, гамьсез сакчыларны кырып ташлый һәм кальга капкасын ача. Утраудан кире килгән бащка ахейларга шәһәр капкасын ачканнар. Алар шәһәргә төрле яктан ут төрткәннәр һәм Троя халкының барлыгын дип әйтерлек кырып бетергәннәр. Шулай итеп, ниһаять, сугышның унынчы елында бөек Троя җиңелгән.

Өйрәнелү тарихы

үзгәртү

Б.э.к. VI гасырда Афина шәһәре идарәчесе Писистрат ике поэманы да язып алырга боера һәм мәктәптә укучы балаларга аларны өйрәнүне мәҗбүри итә. Шул вакыттан башлап хәзерге көнгә кадәр Греция мәктәпләрендә белем алучылар бу поэмаларны мәктәптә өйрәнәләр. Үз вакытында, поэмаларны югары бәяләп, Платон да: «Һомер бөтен Грецияне тәрбияләде», – дип әйткән. Элекке Греция колонияләре булган Кара диңгезнең ярында археологлар «Илиада» поэмасы языла башлаган таш ватыкларына тап булалар. Алар фикеренчә, бу ташлар таш кисүченең өйрәнчегенеке, ул поэманы язу күнекмәләре алу өчен кулланган.

XX гасыр башында Борынгы Греция аерым дәүләт буларак бөтенләй өйрәнелмәгән. Хәтта Һомерның «Илиада» һәм «Одиссея» поэмалары да чынбарлык белән бәйләнмәгән әдәби әсәр буларак кына каралган. Шул чорның бөтен галимнәре бу поэмаларны төрле мифлардан торган катнаш әсәр буларак билгеләгәннәр. Бары тик күренекле археолог Генрих Шлиман гына бу әсәрләрнең гади мифлар җыелмасы түгел икәнен исбатлаган.

Галерея

үзгәртү
 
Менелай улы Патрокл җәсәде белән
Менелай улы Патрокл җәсәде белән  
 
Ахилл арбасына чәнчелгән Һектор җәсәден таккан
Ахилл арбасына чәнчелгән Һектор җәсәден таккан  
 
«Һекторның Андромаха белән хушлашуы», Сергей Постников, 1863
«Һекторның Андромаха белән хушлашуы», Сергей Постников, 1863  
 
«Илиада»ның V гасыр кулъязмасы
«Илиада»ның V гасыр кулъязмасы  
 
Елена һәм Парис
Елена һәм Парис  

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Шушыннан инде „Ахилл үкчәсе“ дигән гыйбарә калган, ягьни "җәрәхәтләнучән урын“ дигән сүз була

Чыганаклар

үзгәртү
  • Борынгы заман тарихы. Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.
  • [1](үле сылтама) Рашат Сафин: Лаокоон, яки Агач атка атланмыйк

Сылтамалар

үзгәртү