Татарстан язучылар берлеге
Татарстан профессиональ язучылар оешмасы
(Татарстан язучылары берлеге битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Татарстан язучылар берлеге — Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек 1936 елда оеша. Бүгенге көндә берлектә 336 язучы бар.
Татарстан язучылар берлеге | |
Нигезләнү датасы | 1936 |
---|---|
Кыскача исем | СП РТ |
Нигезләүче | РСФСР язучылар берлеге[d] |
Җитәкче | Ркаил Зәйдулла |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Урам | Мөштәри урамы |
Урын | Оконишников йорты |
Әгъзалар саны | 336 |
Бәйле оешмалар | Әлмәт язучылар оешмасы һәм Чаллы язучылар оешмасы |
Штаб-фатирының урнашуы | Вахитов районы, Казан, Россия |
Адрес | Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт |
Рәсми веб-сайт | sptatar.com |
Әгъзалары төркеме | Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары |
Татарстан язучылар берлеге Викиҗыентыкта |
Максатлары
үзгәртүЯзучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.
Тарих
үзгәртүБөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән.
Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пенсия яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе.
Бүлекчәләре
үзгәртүТатарстан Язучылар берлегенең съездлары
үзгәртү- I съезд - (25-29 июль 1934 ел) Берлек идәрәсе рәисе итеп Кави Нәҗми сайлана.[3]
- XV съезд -
- XVI съезд -
- XVII съезд ― 2012 елда үткәрелә, съездда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп Рәфис Корбан сайлана.
- XVIII съезд ― 2016 елда күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп Данил Салихов сайлана.
- XIX съезд ― 2021 елда күпчелек тавыш белән (231 язучының 122се аңа тавыш биргән) яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайлана[4].
Шәхесләр
үзгәртүБерлек рәисләре
үзгәртү- 1934-1937 Кави Нәҗми
- 1937 Ләбиб Гыйльми
- 1937 Мирсәй Әмир
- 1938-1939 И. Вахитов
- 1939-1942 Муса Җәлил
- 1942-1944 Таҗи Гыйззәт
- 1945-1950 Әхмәт Ерикәй
- 1950-1953 Гариф Гобәй
- 1953-1958 Гомәр Бәширов
- 1958-1961 Афзал Шамов
- 1961-1968 Мирсәй Әмир
- 1968-1971 Ибраһим Гази
- 1971-1974 Зәки Нури
- 1974-1984 Гариф Ахунов
- 1984-1989 Туфан Миңнуллин
- 1989-1999 Ринат Мөхәммәдиев
- 1999-2005 Фоат Галимуллин
- 2005-2012 Илфак Ибраһимов
- 2012-2016 Рафис Корбан
- 2016-2021 Данил Салихов
- 2021 елдан Ркаил Зәйдулла[5].
Аерым танылган әгъзалары
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары һәм Төркем:Татарстан язучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ «Милләттәшләр» сайтында
- ↑ Совет Татарстаны язучылары. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1986.
- ↑ Татарстан Язучылар берлегенең XIX Корылтае бара. ТР язучылар берлеге сайты, 03.03.2021
- ↑ Ркаил Зәйдулла Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Азатлык радиосы, 3.03.2021
Сылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|