Оконишников йорты
Оконишников йорты (рус. Оконишникова дом)[1] ― Татарстан язучылар берлеге йорты ― Казан шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан бина, җөмһүрият күләмендәге әһәмияткә ия архитектура һәйкәле. Мөштәри урамы, 14 йорт адресы буенча теркәлгән. Бинада Татарстан язучылар берлеге идарәсе, Әдәби фонд, Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) аппаратлары, «Чын мирас» журналы мөхтәрияте урнашкан.
архитектура һәйкәле | |
Оконишников йорты
| |
Шәһәр | Казан |
Лаихә авторы | К. С. Олешкевич |
Төзелеш | 1907—1910 еллар |
[[:commons:Category: Okonishnikov house Викиҗыентыкта|Оконишников йорты]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртү1907 елда фабрикант М. И. Оконишников өчен төзелгән. Михаил Иван улы Оконишников – Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы. «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты Казанда сортлы он тарту тегермәне, Печище (хәзерге Югары Ослан районы) һәм Каймар (хәзерге Биектау районы) авылларында бу тегермәннәре[2] тоткан.
1920 елларда 16 санлы балалар йорты булып хезмәт итә. Соңрак 2 санлы балалар хастаханәсе (баш табиб Ефим Лепский) урнаштырыла. Күп вакытлар үткәч, Лепский исемендәге шәһәр клиникасының балалар бүлеге итеп үзгәртелә.
Соңгы елларда Татарстан язучылар берлеге, «Идел» журналы мөхтәрияте урнашкан иде.
2006-2008 елларда, яңа проект буенча 2011-2012 елларда Татарстан язучылар берлеге йортын үзгәртеп коруга Татарстан хөкүмәте 100 млн сум акча тотты.[3]
Бина
үзгәртүКазан шәһәренең Мөштәри урамында, аның Щапов һәм Бутлеров урамнары белән чикләнгән өлешендә, шәһәр архитектураының (шәһәр особнягы) матур үрнәге булып тора.
Бина урамның кызыл сызыгыннан эчкәрәк кертеп салынган. Урамнан бинаны чуеннан коелган[5] челтәрле капка һәм койма аера. Чуеннан челтәрле коймалар һәм капка ясауны җирле Чабакса осталары башкарганы билгеле. Бина барокко һәм рококо стильләрен дә кулланып, соңгы классицизм стилендә салынган. Мөштәри урамы 14а адресы буенча теркәлгән янкорма-бинаны (хәзерге вакытта сүтеп алынган) 1844 елда архитектор Х. Крамп төзегәне мәгълүм.
Бина ике катлы, аның гомуми мәйданы 1 672 м² (562 м² – ярдәмче бүлмәләр)
Чыганак
үзгәртү- Казань в памятниках истории и культуры . Казан, Татарстан китап нәшрияты,1982.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Оконишников йорты. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Печище тегермәнендә Янка Купала эшләгән һәм музее оештырылган
- ↑ ТР президенты матбугат хезмәте хәбәре
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Язучылар берлеге подвалында томалап калдырылган бүлмә табылган. [Татар-информ], 12.11.2022
- ↑ «Казан тимер коюы» дип аталган стиль
Сылтамалар
үзгәртү- Оконишников йорты. Татарская энциклопедия TATARICA
- Рөстәм Ахунов сайты. Фотосурәтләр
- Татарстан язучылар берлеге сайты(үле сылтама)
Моны да карагыз
үзгәртү- ТР президенты Язучылар йортын карады 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Бинага янаган куркыныч турында
Казанның истәлекле урыннары | ||