Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге

Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (рус. Республиканский медицинский библиотечно-информационный центр, РМБИЦ; ингл. Republican Medical Library and Informational Center, RMLIC) — Казан шәһәрендә урнашкан, үз нәшрият-полиграфия комплексы булган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының тармак китапханәсе. Татарстанның үзәкләштерелгән медицина китапханәләре челтәренең фәнни-методик үзәге булып тора. Биология, медицина, фармация, бихевиораль фәннәр буенча рус, татар һәм чит телләрдәге әдәбиятны саклау, эзләү, сайлау, тапшыру һәм аз тиражлы басмада махсуслаша. Сәламәтлек саклауның фәнни һәм практик хезмәткәрләренә, биомедицина лабораторияләренең хезмәткәрләренә, медицина уку йортларының студентларына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра[1].

Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге
Сурәт
Дәүләт  Россия
Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге
Файл:РМБИЦ IMG-20200522-WA0000.jpg
Адрес Казан шәһәре байрагыКазан, Һади Такташ урамы, 33.
Җитәкче Диләрә Швецова
Төр җөмһүрият китапханәсе
Нигезләнү 1920
Хәләте гамәлдә
Телефон +7 (843) 570-22-82
сайт https://rmbic.tatarstan.ru/

Архив документлары мәгълүматлары буенча, 1920 елда Татарстанның Халык сәламәтлек саклау комиссариаты каршында әлеге комиссариат хезмәткәрләренә хезмәт күрсәткән китапханә төзелә. 1921 елда сәламәтлек саклау халык комиссариаты һәм Казан клиник институты коллегиясе утырышында «...рус һәм чит ил медицина әдәбияты белән тәэмин итү өчен» Үзәк медицина китапханәсен оештыру турында карар кабул ителә. Башта китапханә Сәламәтлек саклау Халык комитеты тарафыннан бүлеп бирелгән бүлмәдә җиһазсыз, яктырту һәм җылытусыз урнаша. Ул вакытта штатта бер мөдир булган.

Медицина китапханәсе фондына травматология институты һәм профессор Роман Альберт улы Лурия (Лурье) бүләк иткән 450 китап нигез салган. Китапханәнең 1930—1940 еллардагы эшчәнлеге турында аз билгеле. Төп функция — әдәбият бирүдән тыш, китапханә хезмәткәрләре тәкъдим итү исемлекләрен һәм медицина әдәбиятын төзү, китап күргәзмәләрен, күчмә китапханәләрне оештыру белән дә актив шөгыльләнәләр, китаплар төзү белән дә шөгыльләнәләр.

Бөек Ватан сугышы елларында китапханәнең эшчәнлеге туктатылмый. 1945 елда учреждение Республика фәнни медицина китапханәсе (РФМК) итеп үзгәртелә. РФМКнең китапханәчеләре дәвалау оешмалары каршындагы китапханәләрне оештыруда медикларга ярдәм күрсәтү өчен Татарстан АССРның авыл районнарына баралар. Фәнни әдәбият сатып алу өчен акчаны Сәламәтлек саклау халык комиссариаты бүлеп биргән.

1960 еллар уртасында РФМК фондларының күләме 23 мең саклау берәмлек тәшкил итә, штат дүрт кешедән тора. Зурайган фонд өчен урын җитмәү, картотекалар һәм китап укучылар саны арту сәбәпле, 1964 елда РФМК Казан Кремле биналарының берсенә күчерелә.

1980 ел башына РФМК фонды күләме 40 меңнән артык саклау берәмлегенә җиткән. Китапханә янәдән мәйдан җитмәү проблемасы белән очраша. Китапларның бер өлеше идәндә стопкаларда ята. 1986 елда китапханәгә Казан үзәгендәге Кремль урамы (ул вакытта Ленин урамы) буенча урнашкан 13 нче номерлы йорт бүлеп бирелә. Бу чорда РФМКнең хезмәткәрләре ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәүче белгечләренә индивидуаль рәвештә мәгълүмат бирә башлыйлар.

1983 елдан РФМК белән педагогия фәннәре докторы Юлия Николаевна Дрешер идарә итә. 1989 елда хезмәткәрләр штаты 11 кеше тәшкил итә. 1980 еллар азагы — 1990 еллар башында хастаханәләрдә РФМК филиаллары ачыла башлый, ә китапханәнең уңайлы урнашу сәбәпле китап укучылар саны кискен арта.

1990 елның августында бер хәл була: РФМК бинасының дивары җимерелә. Китапларның бер өлешен тиз арада эвакуацияләргә туры килә. 4 айдан соң РФМК янәдән күченә: 1937 елда Такташ урамы, 125 адресы буенча төзелгән элеккеге бала йортының иске бинасына.

1990 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча РФМК һәм аның медицина учреждениеләре һәм уку йортлары каршындагы филиалларыннан тармак үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ҮКС) оештырыла, аның нигезендә 1992 елда Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (РМКМҮ) оештырыла. Шул ук 1992 елда РМКМҮ составына, моңа кадәр Таткниготорг системасына кергән, «Медицина китабы» китап сәүдә кибете дә кертелә.

1994 елда РМКМҮ нигезендә оператив полиграфия бүлеге булган «Медицина» нәшрияты оештырыла, аның ярдәмендә Татарстан медицина белгечләренең үз фәнни хезмәтләрен бастырып чыгару өчен мөмкинлекләре күбрәк була, ә үзәк китапханә һәм аның филиалларының фондларны тулыландыруның өстәмә чыганагы барлыкка килә.

1995 елда үзәктә сәламәтлек саклау һәм социаль эшчәнлеккә кагылышлы юридик һәм норматив документлар архивы төзелә. Бер елдан соң архив Республика норматив документлар бүлеге итеп үзгәртелә[1][2][3].

2018 елдан РМКМҮн Диләрә Камил кызы Швецова җитәкли[4].

Электрон каталоглар

үзгәртү

РМКМҮнең электрон каталогларын алып бару ДИТ-ИБИС (АБИС) автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын куллана башлау белән 1993 елда башлана. 2005 елда ДИТ-ИБИС яңарак ИРБИС системасына алыштырыла, ул үз чиратында 2011 елда 32 разрядлы версиядән 64 разрядлы версия белән яңартыла.

Вакытлар узу белән, РМКМҮнең электрон каталоглары (ЭК) китапханәнең документ фондын тулысынча диярлек чагылдыра башладыйлар. РМКМҮдә кулланыла торган кайбер электрон каталоглар мөстәкыйль яки чит медицина китапханәләренең мөстәкыйль продукциясе булып торалар[5].

Электрон каталог исеме Аңлатма Язмалар саны (2020 елга)
Периодик булмаган, серияле һәм дәвам итүче басмаларның ЭК
IBIS — Милли китап 1993 елдан алып барыла > 74000
INOST — Чит ил китабы 1995 елдан алып барыла > 3700
DISSM — Авторефератлар 1998—2002 (Мәскәү) биомедицина фәннәре буенча диссертацияләр авторефератлары > 120000
DISS — Диссертацияләр авторефератлары биомедицина фәннәре буенча > 30500
URIST — Норматив документлар нигездә, сәламәтлек саклау белән бәйле > 15200
Периодик басмаларның ЭК
JOURN — Милли журналларның периодикасы һәм мәкаләләр исемлеге журналларның һәм андагы мәкаләләрнең библиографик тасвирламасы > 147800
ANIN — Чит ил журналларының мәкаләләр исемлеге журналларның һәм андагы мәкаләләрнең библиографик тасвирламасы > 8400
ZDRAV — Татарстанның сәламәтлек саклау РФ периодик басмаларындагы Татарстан табибларының басмаларын теркәү > 5000
GAZ — ТР һәм РФ медицина [һәм даруханә] турында мәкаләләр исемлеге мәкаләнең авторы һәм исеме, газета исеме, датасы, саны, аннотация > 195000
SPAM — 2000—2010 аналитикасының җыелма каталогы Медицина вакытлы матбугаттан EC мәкаләләре > 360000
Башка ЭК
GCNMB — Россия медицинасы 1988—2002 Үзәк фәнни медицина китапханәсеннән сатып алынган > 468400
ATHRM — «Татарстан табиблары» авторитетлы файлы ТР медицина галимнәренең кыскача биографиясе ЭК > 900
BIBLT — Библиотерапия библиотерапия буенча басмаларны теркәү > 210
PKVAL Китапханә-библиография белгечләренең профессиональ белеме турындагы әдәбиятның ЭК > 1800
TSOTR — РМКМҮ хезмәткәрләре эшләре китапханә һәм библиографик эшчәнлек, эш башкару, медицина хезмәткәрләрен мәгълүмат белән түэмин итү һәм библиотерапия > 400
CD-ROM — Электрон басмалар компакт-дисклар > 90

Оештыру структурасы

үзгәртү
Китапханә бүлекләре:
  • Фондларны саклау һәм хезмәт күрсәтү бүлеге;
  • Комплектлау бүлеге;
  • Оештыру-методик бүлеге;
  • Китапханә һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге.

Библиографик бүлекләр:

  • Фәнни-медицина мәгълүматының республика бүлеге;
  • Норматив документларның республика бүлеге;
  • Каталоглаштыру бүлеге;
  • Фәнни-библиография бүлеге;
  • ТР медицина һәм сәламәтлек саклау тарихы буенча фондларны формалаштыру бүлекчәсе.

Басма продукцияне тормышка ашыру бүлеге:

  • «Медицина» нәшрияты;
  • Оператив полиграфия бүлеге;
  • Маркетинг бүлеге.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Республиканский медицинский библиотечно-информационный центр Министерства здравоохранения Республики Татарстан [Текст] / отв. за вып. Ю. Н. Дрешер. — Казань: «Медицина», 2002. — 51 с.
  2. Казанская государственная медицинская академия
  3. История РМБИЦ. әлеге чыганактан 2016-11-12 архивланды. 2021-01-30 тикшерелгән.
  4. История. әлеге чыганактан 2021-01-25 архивланды. 2021-01-30 тикшерелгән.
  5. Характеристика электронного каталога РМБИЦ. әлеге чыганактан 2015-06-09 архивланды. 2021-01-30 тикшерелгән.

Чыганаклар

үзгәртү

• Дрешер Ю. Н. Роль и место специализированных (медицинских) библиотек в создании единого информационного пространства

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү