Гариф Гобәй

татар язучысы, тәрҗемәче

Гариф Шакир улы Гобәйдуллин — күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (1950-1953).

Гариф Гобәй
Туган телдә исем Гариф Шакир улы Гобәйдуллин
Туган 26 август 1907(1907-08-26)
РИ, Казан губернасы, Казан, Бишбалта
Үлгән 27 апрель 1983(1983-04-27) (75 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Катанов тыкрыгы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыОктябрь Инкыйлабы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Ул 1907 елның 26 августында Казанның Бишбалта бистәсендә һөнәрче гаиләсендә туа. Гариф бик яшьли белем мәктәбе белән хезмәт мәктәбен бергә үтә: типографиядә хәреф җыючы, трамвай йөртүче, соңрак балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927-1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан педагогика институтына укырга керә. Институтны 1936 елда тәмамлап, берничә ел мәктәптә балалар укыта. Аннары Татиздатта, "Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында һәм 1941-1946 елларда радиокомитетының рәисе булып эшли. 1950-1953 елларда ул — Татарстан Язучылар берлеге рәисе. 1953 елдан башлап Гариф Гобәй – профессиональ язучы.

Гариф Гобәй утызынчы еллардан алып балалар әдәбияты өлкәсендә актив иҗат итә. Аның сыйнфый көрәш темасын яктырткан “Каланча” (1934), Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен тасвирлаган “Без әле очрашырбыз”(1935), гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдырган “Маякчы кызы” (1938) һәм “Ялгыз йортта” (1939) исемле повестьлары языла. Аеруча “Маякчы кызы” повесте әдипкә зур популярлык китерә.

Ватан сугышы алдыннан Гариф Гобәй драматургия жанрына да мөрәҗәгать итә. Гражданнар сугышы темасын яктырткан “Аклар лагеренда” (1937), уяулык, туган илгә тугрылык һәм патриотизм темасы белән сугарылган “Өч бөркет” (1941) исемле пьесаларын яза.

Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгын яктырткан “Замана балалары” (1946-1947), “Маратның язмышы” (1953-1955) повестьлары, тәрбия мәсьәләсен күтәргән "Ләйсән яңгыр” (1957-1960) һәм тарихи-революцион темага багышланган “Без үскәндә” (1956-1962) повестьлары татар балалар әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора.

Гариф Гобәй – әдәби тәрҗемә өлкәсендә, татар әдәбиятын дөнья әдәбияты җәүһәрләре белән баетуда да актив эшләгән әдип. Аның аерым әсәрләре рус, чуаш, уйгыр, казакъ телләренә тәрҗемә ителеп, Казан һәм Мәскәү нәшриятларында басыла.

Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләрен югары бәяләп, Гариф Гобәй хөкүмәт тарафыннан ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1957), Октябрь революциясе (1977), “Почет Билгесе” орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Ул 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.