Фронт газеталары
Фронт газеталары (рус. Фронтовые газеты) — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Көнбатыш фронтта һәм Ерак Көнчыгышта фронт сәяси идарәләре тарафыннан татар телендә чыгарылган гәҗитләр. Кагыйдә буларак, әлеге гәҗитләрнең редакцияләре фронтларда рус телендә чыгарылган гәҗитләрнең редакцияләренә буйсынган.
Тарих
үзгәртүКызыл гаскәр баш сәяси идарәсенең 1942 елның 8 июнендәге махсус карары буенча, 1942 елдан башлап, фронтларда милли телләрдә — азәрбайҗан, гөрҗи, казакъ, украин, үзбәк, татар һ. б. телләрдә фронт газеталары чыгарыла башлый. Аларның гомуми бурычы — дошманны җиңү эшенә хезмәт итү, совет сугышчылары алып бара торган сугышның гадел сугыш икәненә төшендерү. Фронт газеталары, үзләренең битләре аша, гаскәриләрне Ватан өчен яңадан-яңа батырлыклар, каһарманлыклар күрсәтергә, көрәштә кыюлыкка, чыдамлыкка, тапкырлыкка чакыра. Сугышчыларны һәм офицерларны хәрби осталыкка өйрәтү, сугыш тәҗрибәсен туплау, гомумиләштерү һәм өйрәнү буенча зур эш алып бара. Батырлык үрнәге күрсәткән гаскәриләрнең сугыш тәҗрибәсе газеталар битләре аша барлык сугышчыларга җиткерелә. Газеталар баш сәргаскәр Сталинның, башка хәрби җитәкчеләрнең приказларын, докладларын, чыгышларын тәрҗемәдә вакытында җиткереп тора.
Татар телендә хәрби вакытлы матбугат
үзгәртүXX гасыр башында (1916 — 1937 елларда) Россиядә (РИ, Россия республикасы, РСФСР, ССРБ) татар телендә 31 исемдә хәрби вакытлы матбугат (28 газета һәм 3 журнал) нәшер ителгән[1].
Татар телендә фронт газеталары
үзгәртүБөек Ватан сугышы елларында (1941 — 1945 елларда) татар телендә 16 фронт газетасы чыгарылган[2]. Аларны чыгаруда татар язучылары һәм журналистларының иң яхшы көчләре катнаша.
Исемлеккә газета, алфавит тәртибендә түгел, газета чыга башлау датасына карап урнаштырыла.
Чыганак
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской Энциклопедии, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Г. Камилов. Фронт газеталары. «Совет әдәбияты», 1947 ел, № 5 (яңадан басылган: «Казан утлары», 2017 ел, май, 164-166нчы бит).
- Горбачев А. Н. Военные газеты периода 1900-2018 гг. из фондов Российской Государственной библиотеки и архивов РФ: Краткий справочник. М., Infogans, 2019.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сафаров Р. Т. Военная лексика татарского языка.(үле сылтама) К.: ИЯЛИ АН РТ, 2015, стр. 190 — 195. ISBN 978-5-93091-185-5 (рус.)
- ↑ Рабит Батулла. Скандал в мастерской. «Звезда Поволжья» (1) , 7 — 13 июня 2018 года, № 21 (892), стр. 4
- ↑ 1944 елның февралендә Фронт правдасы белән берләштерелә
- ↑ Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре башланганчы, 1944 елның июненнән 1945 елның 1 гыйнварына кадәр Хабаровскида басыла