Мөнир Хәсән улы Мазунов - мәшһүр татар шагыйре, журналист. Мөнир Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туган.

Мөнир Мазунов
Туган телдә исем Мөнир Хәсән улы Мазунов
Туган 1 апрель 1918(1918-04-01)
Пенза өлкәсе Лопатин районы Иске Карлыган авылы
Үлгән 31 март 1987(1987-03-31) (68 яшь)
Казан
Яшәгән урын Ярминкә урамы[1]
Гагарин урамы[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Әлма-матер Әстерхан татар педагогия укуханәсе
Һөнәре шагыйрь
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биография үзгәртү

Мөнир Хәсән улы Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1935—1938 елларда Әстерхан педагогия техникумында белем ала, аннан бер ел Удмурт АССРның башкаласы Ижау шәһәрендәге урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Армиядә чагында (1943) КПСС сафларына член итеп алына.

1946 елда М. Мазунов Казанга килә һәм 1949 елга кадәр Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. Бер үк вакытта ул Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала.

1949-1953 елларда М. Мазуноз яңадан хәрби хезмәттә: совет гаскәрләренең Төньяк группасы составында Польшада чыга торган газета редакциясендә өлкән әдәби сотрудник булып эшли. М. Мазунов сугышчан хезмәтләре өчен сигез тапкыр хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Армиядән кайтканнан соң, М. Мазунов Татарстан радиокомитетында (1953-1959) редактор һәм радиокомитет начальнигы урынбасары, аннары Начальнигы, Татарстан китап нәшриятында (1960-1963) өлкән редактор, Республика газета-журналлар нәшриятында (19Б4-1967) тәрҗемәче һәм 1967 елдан 1971 елга кадәр рус һәм татар телләрендә чыга торган «Татарчаң кооператоры» газетасының җаваплы редакторы булып эшли. 1971 елдан бирле М. Мазунов - язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Иҗаты үзгәртү

М. Мазуновның беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәрге елларда Әстерхан һәм Ижевск шәһәрләрендә чыга торган татарча газеталарда басыла. Бөек Ватан сугышы чорында фронт газеталарында, ә 1944-1945 еллардан башлап Татарстан республика көндәлек матбугатында, альманах һәм җыентыкларда М. Мазуновның исеме бик еш күренә башлый. 1948 елда шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга ("Елда унике ай"). Хәзерге көндә ул - ике дистәгә якын китап авторы. Аларның күбесе балаларга багышланганган.

Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе нәниләр өчен язган ширьләрендә һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның Ленинга, партиягә, туган җиргә багышлап язган «Илһамчым, юлбашчым - партия» (А. Ключарев музыкасы), «Гасырлар кешесе» (Б. Мулюков музыкасы), «Туган як» (М. Мозаффаров), «Язгы хисләр» (Р. Яхин музыкасы), «Яшьләр (Ә. Бакиров музыкасы), лирик характердагы «Әниемнең җылы кочагы» (Ә. Бакиров музыкасы) кебек җырлары, халык арасында популярлык казанып, үзешчән һәм профессиональ башкаручылар репертуарыннан төшмичә, озак еллар буе даими җырланып килә.

М. Мазунов шигъри тәрҗемә өлкәсендә дә каләм тибрәтә. Ул Дж. Родари, М. Нагнибеда, Н. Хикмәт, С. Маршак, П. Хузангай һәм башка чит милләт әдипләренең аерым әсәрләрен, Н. Некрасовның «Суык, борыны кызыл куык» («Мороз, Красный нос») һәм А. Прокофьевның «Яшьлек» поэмаларын татар теленә тәрҗемә итте.

М. Мазунов - 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Күп китаплар авторы:

  • "Елда унике ай" 1948 ел
  • "Безнең тавыш" 1951 ел
  • "Яшьләр җыры" 1954 ел
  • "Син дә белергә тиеш" 1955 ел
  • "Йөрәк җырлый" 1958 ел
  • "Энесенә ул апа" 1960 ел
  • "Урал улы" 1962 ел
  • "Нәни төзүчеләр" 1967 ел
  • "Ул кайтмады" 1968 ел
  • "Ак күгәрченнәр" 1973 ел
  • "Туган як" 1975 ел
  • "Ихлас күңелдән" 1980 ел
  • "Офыклар" 1988 ел.

Мөнир Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе нәниләр өчен язган шигырьләрендә һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның “Туган як” (Мансур Мозафаров көе), “Язгы хисләр” (Рөстәм Яхин көе), “Яшьләр җыры”, “Әниемнең җылы кочагы” (Ә.Бакиров көйләре) кебек популяр җырлары бар.

Мөнир Мазунов Джанни Родари, М.Нагнибеда, Самуил Маршак, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов кебек олы талантларның һәм башка әдипләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзен тәрҗемәче буларак та таныта.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 ----
  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
  2. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.