Гыйз-әл-Габид (Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин) (1918-1955) — Бөек Ватан сугышы катнашучысы, татар шагыйре.

Гыйз-әл Габид
Туган телдә исем Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин
Туган 1 июль 1918(1918-07-01)
Ырынбур өлкәсе, Тук районы, Хөсәен
Үлгән 1955(1955)
Урта Азия
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь, хәрби

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Фронтовик шагыйрь Гыйз-әл-Габид (Гыйзәтулла Лотфулла улы Габидуллин) 1918 елның 7 гыйнварында Оренбур өлкәсенең Тук районы Хөсәен авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый. Укуын тәмамлагач, ике елга якын Башкортостанда укытучы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1939 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе-әфисәр сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1946 елдан армиядән кайткач, Гыйз-әл-Габид Урта Азиядә яши, балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган фронтовик 1955 елда вакытсыз вафат була.

Иҗат үзгәртү

Шагыйрьнең зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигыре) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак әһәмиятле. Аның шигырьләре окопта, сугыш тынып торган ял вакытларында, Төньякның кырыс таш-таулары арасында языла. Аларда сугыш чынбарлыгы, шагыйрь үзе кичергән, үзе күргән вакыйгалар тәэсирендә туган күңел кичерешләре, гадел сугыш алып барган солдатның җиңүгә булган ышанычы, ватандарлык хисләре поэтик чагылыш таба.

Гыйз-әл-Габид иҗат мирасыннан бер төркем шигырьләр “Алар сафта” (1961, 1985) һәм “Беренче карлыгачлар” (1968) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.

"Кызыма"

"Исемсез күл"

"Бу җыр..."

"Җәйге җилләр".

Сылтамалар үзгәртү

  • Әлфия Җамали “ЯВ”, 10/01/2013